Любовь Колесникова.
ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, киләсе йөз ел эчендә дөньядагы 6 мең телнең яртысына юкка чыгу куркынычы яный. Ана телебез шулар рәтенә кермәсен өчен без, татарлар, бүген күп көч куябыз: милли оешмалар булдырабыз, гореф-гадәтләребезне торгызабыз, балаларга милли тәрбия бирергә тырышабыз.
Башка халыклар да милләтләрен югалтмас өчен җиң сызганып көрәшә. Мәсәлән, фин-угор халыклары бу җитди мәсьәләне зур конгресс оештырып, төрле илләрдә яшәүче милләттәшләре белән очрашып, уртага салып хәл итәләр. “Самара өлкәсе халыклары берләшмәсе” региональ иҗтимагый оешма рәисе урынбасары Любовь Колесникова бу турыда журналистлар белән очрашуда сөйләде. Ул “Россия Федерациясе фин-угор халыклары ассоцияциясе” хәрәкәтенең Самара бүлеге җитәкчесе буларак күптән түгел Финляндиянең Лахти шәһәрендә үткәрелгән VII фин-угор халыкларының Бөтендөнья конгрессында катнашкан. Читать полностью →