Өлкә “Туган тел” татар оешмасы советы әгъзасы Фәһим Йосыпов.
21 февраль – Халыкара туган тел көне
Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.
Өлкәбездә татарлар күпләп яшәсә дә, бүген ана телен саклап калу, аны үстерү мәсьәләсе бик җитди тора. Мәсәлән, Камышлы авылы мәктәбендә ана телебез дәресләрен бетереп, аңа факультатив сәгатьләр генә калдырылган икән. Бу проблеманы өлкә “Туган тел” татар оешмасы берничә мәртәбә күтәреп чыгып, татар теле дәресләрен укыту программасына кайтарту буенча эшче төркем дә оештырылган иде. Аның җитәкчесе итеп билгеләнгән өлкә “Туган тел” татар оешмасы советы әгъзасы Фәһим Йосыпов өлкә милли-мәдәни автономиясе, өлкә “Туган тел” һәм Самара региональ иҗтимагый иҗади “Дуслык” оешмасы әгъзалары, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары катнашында күптән түгел бу мәсьәлә буенча җыелыш үткәрде. Читать полностью →