
Чараның мөхтәрәм кунагы — Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин ашка килүчеләр белән аралаша.
Өлкәннәр көне — якты һәм күңелгә ятышлы бәйрәм. Бу көнне без әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны аеруча зур игътибар белән уратып алабыз.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә Өлкәннәр көне хөрмәтенә Корбан ашы үткәрелде. Билгеләнгән вакытта мәктәп фойесы ак яулыклы апалар, әбиләр, түбәтәй кигән абзыйлар, бабайлар белән шыгрым тулган иде. Читать полностью