Әни — изге сүзләрнең берсе ул. Һәр кешенең үз әнисе матурлардан — матуры, назлылардан-назлысы.
Минем әнием, Брәйдә Фатыйх кызы Галимова, Шенталы районының Денис авылында туып, 92 ел буе шунда яши. Авыр сугыш елларын, ачлыкны, ялангачлыкны — барсын да күргән ул. Әтиебез үлеп киткәч, әни безне — сигез баланы, берүзе аякка бастырды. Бүген дә безне, балаларыбызны, оныкларыбызны кайгыртып яши ул.
Яраткан “Бердәмлек” газетасы аша әниебезгә шигъри юллар аша чиксез рәхмәтләремне белдерәсем килә. Әнием! Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек. Барсы өчен дә сиңа Аллаһының рәхмәте яусын! Читать полностью →