Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировка — 80 яшь. Татар музыка мәдәниятенең тулы бер эпохасы аңа нисбәтле. Илһам аганың кабатланмас тавышы борынгы милли көйләребезнең бөтен моңын, хис тирәнлеген ачып бирергә сәләтле. Атаклы җырчының матур тембрлы баритон тавышы, башкару осталыгы, әсәрләрне сайлауда талымлы булуы, зур таланты тыңлаучыларны дистә еллар буе рухландырып, канатландырып торды.
Юбилей мөнәсәбәте белән Илһам ага авызыннан төрле елларда яңгыраган фикерләрне туплап укучыларыбызга тәкъдим итәбез.