13 декабрьдә ТНВ каналында “Музыкаль дистә” хит-парады нәтиҗәләре буенча “Болгар радиосы”ның II милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уздырыла. Ул 13 декабрьдә «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» каналларында Самар вакыты белән 18.30 сәгатьтә башланачак.
Исегезгә төшереп үтәбез, якташыбыз, тумышы белән Шенталы районының Татар Әбдекие авылыннан булган Лилия Минголова үзенең “Ялгыз иттең” җыры белән «Музыкаль дистә» хит-парадының финалына чыккан иде һәм әлеге тантананың премиясенә дәгъва итә.