Сызранның Декабристлар урамындагы гыйбадәтханә каршында төзелә башлаган яңа Җәмигъ мәчете нигезенә истәлекле таш салынды
Сызранның Җәмигъ мәчетенең сигез-кырлы нигезе инде салынып бетә. Проект буенча аның ике манарасы 28 метр биеклеккә күтәреләчәк, калган дүртесе — кечкенәрәк булып, уртасы яссы түгәрәк гөмбәз белән капланачак. Гомумән, 500 кеше сыешлы бу мәчет Казанның Кол Шәриф мәчете проектына таянып төзелә һәм шундый ук җиңел һәм мәһабәт булып Идел өстендә күтәрелер, дип көтелә. Читать полностью