Истәлекле нигез ташы

таш3

Сызран Җәмигъ мәчетенә нигез салганда.

Сызранның Декабристлар урамындагы гыйбадәтханә каршында төзелә башлаган яңа Җәмигъ мәчете нигезенә истәлекле таш салынды

Сызранның Җәмигъ мәчетенең сигез-кырлы нигезе инде салынып бетә. Проект буенча аның ике манарасы 28 метр биеклеккә күтәреләчәк, калган дүртесе — кечкенәрәк булып, уртасы яссы түгәрәк гөмбәз белән капланачак. Гомумән, 500 кеше сыешлы бу мәчет Казанның Кол Шәриф мәчете проектына таянып төзелә һәм шундый ук җиңел һәм мәһабәт булып Идел өстендә күтәрелер, дип көтелә. 

Сызран халкының биш процентын татарлар — 8905 кеше тәшкил итә. Ә Сыз­ранда яшәүче барлык мө­селманнарны санасаң, уналты мең чамасы булыр.

таш2

Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН һәм мөхтәрәм кунаклар истәлекле вакыйгада.

таш3

Сызран Җәмигъ мәчетенә нигез салганда.

Бүгенге көндә Сызранда өч мәчет эшләп торуына карамастан, бәйрәм көннәрендә халык ташкыны гыйбадәтханәләргә сыймыйча, урамнарга ташып чыга. Корбан бәйрәмендә корбан чалу өчен махсус урын булмавы да җайсыз. Җитмәсә, бу санитар норма таләпләренә дә сыешмый. Шуңа күрә, Декабристлар урамындагы мәчет заман таләпләренә җавап бирә алмый дип, аның янында зур Җәмигъ мәчете салу хаҗәте туган.

- Хәтерлисезме, өч ел элек без яңа  мә­чет төзү өчен ярдәм өмет итеп дога кылган идек? — дип җыелган халыкка мөрәҗә­гать итте Сызран, Октябрьски шәһәрләре һәм Шигон районы имам-мөхтәсибе Илги­зәр хәзрәт Сәгъдиев. — Бүген инде төзелешнең иң мөһим этапы тәмамланып килә. Яңа мәчетебез халыктан җыелган садака акчаларына төзелә. Ярдәм итүчеләр арасында “Сельмаш”, “Криста” оешмалары, шактый гына эшмәкәрләр бар. Вәлиулла Шабановка аерым рәхмәтләребез: шушы нигезнең яртысы — аның казанышы. Мәчет тө­зелешенә татарлардан гына түгел, әрмән, чуваш халкыннан да ярдәм килә. Ә микрорайоныбызның иҗтимагый Советы мораль яктан куәт биреп тора.

Региональ Диния нәзарәте һәм аның рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинга да зур ышанычлар баглыйбыз. Шулай, көн артыннан көн, мәчетебез үскән саен күңелләребез шатлык-сөенеч белән тула. Ләкин бер ай элек төзелеш башланганда ком төягән иң беренче машинаның килеп туктаган мизгелләрен онытырлык түгел. Иң бәхетле көннәремнең берсе шул булгандыр, мөгаен.

- Дингә ышану халыкны берләштерә, — дип, Сызран шәһәре башлыгы Николай Лядин да бу төзелешкә мөнәсәбәтен белдерде. — Сызранда күпмилләтле, төрле дин тотучы халыклар яши. Ләкин безнең арада ызгыш-талаш чыкканы юк, киресенчә, бер-беребезнең кадерен белеп яшибез һәм эшлибез.

Самара өлкәсе мөселманнарының региональ  Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм Россия мө­селманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие, Ислам университетының баш ректоры Ринат Раев та милләтара һәм динара дуслык мохитендә, тынычлыкта яшәвебез турында сөйләделәр.

Кайбер күзәтүчеләрнең фикерләренә караганда, этникара мөнәсәбәтләр буенча безнең регион бик уңышлы булып саналмый икән. Ләкин Урта Идел мөселманнары бу фикер белән һич кенә дә килешә алмый. Бу көнне чыгыш ясаган һәр кеше бу темага тукталып үтәргә тырышты: мәчетләребезгә төрле милләттәге мөселманнар йөри, кайчакта христианнар да кергәли, ләкин беркайчан да низаг яисә тавыш чыкканы юк. Чөнки Идел буе мөселманнары традицион ислам кануннарына таянып яшиләр.

Ринат Раев яңа Җәмигъ мәчетенең мәгариф һәм мәдәният үзәге булачагы турында белдерде. Моның белән Сызран шәһәре Думасы депутатлары Илдус Гыйльманов һәм Виктор Королюк та килештеләр.

Үткән шимбә быелгы көзнең беренче салкын һәм җилле көне булганлыктан, янымда басып торучы малайның куллары туңып, хәтта зәңгәрләнгән иде. Ләкин ул да, башкалар да нигезгә истәлекле таш салу тантанасы тәмамланганчы урыннарыннан кузгалмадылар, тәкъбир әйтеп, догалар укып тордылар. 

Елена КОСТИНА.

(Сызранның “Читай и думай” газетасы сайтыннан алынды).

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

В Сызрани построят мечеть, которая будет похожа на казанский Кул-Шариф / Сызранда Кол Шәриф мәчете стилендә гыйбадәтханә төзергә телиләр

news-wABT7BlUx716 ноября в Сызрани на улице Декабристов прошла символическая закладка «первого камня» на месте строительства новой Соборной мечети.

Читать полностью 

Просмотров: 1564

Комментирование запрещено