Самараның “Чайка” Мәдәният йортында оештырылган татар рәссамнарының күргәзмәсе 16 декабрьга кадәр генә эшләячәк!
Танылган профессионал рәссам, Россия Рәссамнар берлегенең Самара бүлеге әгъзасы Нурхәтим Бикуловның бу күргәзмәгә 8 эше куелган иде. Аның хатын-кызлар портретларына сокланмыйча мөмкин түгел. Шулкадәр тере, җанлы булып күренәләр алар! Ә менә “Балачак хатирәләре” дип аталган рәсемдә атка атланган малайлар су буенда атларын коендыра. Аларга карап, балачакның күңелле мизгелләре искә төшә. Ат коендыру уен гына түгел, яшьләрне чыныктырган, зур тормышка әзерли торган мөһим чараларның берсе дә бит. Бикуловның “Яз килде” рәсеменә карагач, күңелдә шатлык хисләре туа, күңел күтәрелә. Җәйге матур көн, табигать һәм кешеләрнең бердәмлеге рәссамның тагын бер эшендә тасвирланган. Читать полностью