Казан Россиянең иң бәхетле шәһәрләре арасында Төмәннән соң икенче урынга чыккан.
“Росгосстрах” компаниясенең стратегик тикшеренүләр үзәге тарафыннан уздырылган сораштыру барышында Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең 85 проценты тормышыннан канәгать булуын белдергән. Респондентларның 69 проценты исә яңа туасы көнгә ышаныч белән карый. Иң бәхетсез кешеләр исә Тольятти (65 процент), Новокузнецк (68 процент) һәм Волгоград (69 процент) шәһәрләрендә яши. Читать полностью