Иртәгәге көнгә өмет бар

Фирдавес

Фирдәвес Гыйләҗев

Колхозлар таркалгач, бү­генге көндә авылларыбыз­ны шәхси һәм фермер хуҗа­лык­лары гына саклап кала ала, дисәң, дөрес булыр, ми­немчә. Өлкәбезнең Камышлы районында гына да мондый хуҗалыклар берничә. Шуларның берсе — Дәүләткол авылында яшәүче Фәрит һәм Фәридә Гыйлаҗевларның фермер хуҗалыгы.

2007 елда Яңа Ярмәктән Дәү­ләтколга килеп урнашкан гаилә җиң сызганып эшкә керешә: йорт салып керә, мал-туар тотар өчен каралты төзи һәм мөгезле эре терлек сатып алып, үзенең гаилә фермасын булдыра.

- Ә өлкән улыбыз Фирдәвес тә, яшь фермер буларак,  грант алгач, хуҗалыгыбызны зурайтып җибәрдек, — ди гаилә башлыгы Фәрит әфәнде. — Бу акчага без трактор һәм 10 баш тана сатып алдык.

Бүген Гыйлаҗевлар хуҗа­лыгында 22 баш мөгезле эре терлек, байтак кына кош-корт, йорт куяннары да бар. Таң белән терлекләре, кош-кортлары янына чыгып, эш башлап, кичкә кадәр алар янында кайнашкан Фәридә ханым эш күплектән зарланмый, яраткан шөгылен күңел биреп башкаруы турында сөйли. Хуҗабикә сөт, ит,  сөттән май, каймак, катык ясап, халыкка сата. Гаилә фермерлыгын да, өй хуҗалыгын да тәртиптә тоткан Фәридә Гыйлаҗева 2012 елда “Авыл хуҗабикәсе” өлкә конкурсының “Фермер хатын-кыз” номинациясендә Камышлы районы буенча беренче урынны алган.

Фирдавес

Әлбәттә, мондый хуҗа­лыкны тоту өчен гаиләдәге ир-атларга да шактый тир түгәргә туры килә.  Биредә: “Эшче куллар җитешми”, — дип тормыйлар, арендага алынган 115 гектар мәйдандагы җирләрен Фәрит әфәнде улы Фирдәвес белән үзе эшкәртә. Кышкылыкка терлекләргә печән, салам да алар үзләре әзерли.

- Җаваплылар һәм тырышлар — нәрсәгә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкаралар, — диләр алар турында авылдашлары. Аларның  уңышларын күреп, күңелләрдә иртәгәге көнгә өмет туа. Авыл хуҗалыгында Гыйлаҗевлар гаиләсе кебек уңган, тырыш  кешеләр эшләгәндә, өстәл­ләребездән ипи дә, сөт-каймагы, бал-мае да өзелмәс.

 

Алия АРСЛАНОВА.

Фәния КӘРИМОВА фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1487

Комментирование запрещено