Самара өлкәсе “Татар кызы-2014” конкурсы финалистлары (сулдан уңга) Кадрия БИКБАЕВА, Айгөл ГАЛИЕВА һәм Алия ГАЛИУЛЛИНА.
Бөтенроссия “Татар кызы-2014” матурлык фестивалендә катнашу өчен Самара өлкәсендә яшәүче татар кызларын сайлап алу кастинглары узачагы билгеле булгач, интернет челтәрендә кызу бәхәсләр башланды. Кемдер аның турында: “Бу бик кирәкле чара, татар кызларының матурлыгын күрергә тиешләр,” — дисә, икенчеләре: “Кәфер уены, татарны мыскыл итү”, — дип бәяләде.
Төрле фикерләргә карамастан, бәйгедә катнашырга теләк белдерүче туташлар байтак җыелды. Сайлап алу кастингларында кызларның чибәрлегенә генә түгел, ә талантына, иҗади сәләтенә, сәхнәдә үз-үзләрен тота белүенә өстенлек бирелде. Нәтиҗәдә утыз өч чибәр арасыннан уникесе финалга үтте. Бу туташлар 8 ноябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Тимерьюлчылар Мәдәният йортында Самара өлкәсенең “Татар кызы-2014” исемен яулау өчен көрәш башлады. Читать полностью →