Казанда 5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр Халыкара мөселман киносы фестивале үтәчәк.
Оештыру комитеты гаризалар кабул итүне туктатты. Хәзерге вакытта комиссия җибәрелгән фильмнар белән таныша. Барлыгы 56 илдән 500 хезмәт тәкъдим ителгән. Әмма кызыклы дип табылган картиналар конкурстан тыш та кабул ителергә мөмкин. Шулай ук тамашачыга тематикага бәйле булмаган фильмнар да тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә intertat.ru.