Кеше олыгая башласа, яшәп үткән елларын сагынып, искә ала, артта калган гомеренә борылып карый башлый. Ә кайсыберәүләр: дөньялар үзгәрде, хәзер күршесе ян күршесенең ничек яшәгәнен дә белми, дип әйтергә дә мөмкиннәр. Ә бит гомер-гомергә әби-бабаларыбыз бер-берсе турында: “ул минем ут күршем”, дип горурланып, сөйләргә яратканнар, күрше хакы – Тәңре хакы, дип иртән-иртүк хәлләрен белергә ашыкканнар.
Тик хәзер дөнья үзгәрде, дип әйткән сүзгә мин, юк ул үзгәрмәде, дияр идем. Кояш элеккеге кебек көндә үз вакытында чыгып, билгеләнгән вакытында байый, табигатебезгә күз салсак, үз кануннарына буйсынып, салкын кышлар артыннан ямьле язлар килә, аннан соң чәчәкле, җиләкле җәйләр, тагын бераздан алтынсу көз тәрәзә кага, дип әйтер идем….
Бәлки, без, кешеләр, үзебез үзгәргәнбездер?! Ә моңа җавапны күпләр Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылы җирлеге башлыгы Сафиулла Насыйбулла улы Мәкъсутов сөйләгән сүзләрдән табарлар, дип уйлыйм. Читать полностью