Уен кораллары арасында иң тирән тойгыларны бирә алган, тормыш сукмагының һәр мизгелендә кешегә юлдаш көмеш телле татар гармуннары халыкның тормышында аерым урын алып тора. Гармунчының урыны һәрчак түрдән: йөрәктә дә, туй мәҗлесендә дә, бәйрәмнәрдә дә.
22 февраль кичендә Иске Усман мәдәният йорты гөр килде. Ул кичне анда Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме үткәрелде. Читать полностью