Радик ГАЗИЗОВ,
Самараның «Яктылык» татар мәктәбе директоры:
- Яңа елга без “Россиянең йөз иң яхшы мәктәбе”нең берсе булып керәбез. Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты каршында эшләп килүче Бәйсез җәмәгать советы күптән түгел шундый карарга килгән иде. Бүген без котлаулар кабул итәбез һәм моның белән горурланабыз. Бу югарылыкка мәктәбебездәге укытучылар коллективының профессиональлеге, ата-аналарның, татар җәмәгать оешмаларының, өлкә мөселманнарының, Диния нәзарәтенең ярдәме, укучыларыбызның тырышлыгы күтәрде.Җавалылык тоеп, без барыбыз да балаларыбызны тәртипле, акыллы итеп тәрбияләү өчен көчебезне жәлләмибез. Читать полностью