Ислам дине бер мең ел буена татар халкын үз канаты астында саклап килгән. Рәсәйдә аны бөтенләй юк итәргә тырышсалар да, ул халык күңелендә кадерләп сакланган. Озак барган канлы сугышлардан соң, ил түрәләре татар милләте һәм ул тоткан Ислам дине белән санашырга мәҗбүр булганнар.
Хәзер Самар төбәгендә татар тарихының тирән эзләре ачыклана һәм күп кенә кыймәтле мәгълүматлар туплана бара. Ләкин бу әле бөек тарихыбызның ярчыклары, җимерелгән ватыклары гына. Аларны туплап торгызу өчен зур эшләр башкарасы бар. Читать полностью