“Бердәмлек”тә – котлаулар
“Бердәмлек”тә котлау өчен бер куплет шигырь белән котлау сүзләре – 350 сум, ике куплет белән – 400 сум тора. Фотосурәт өчен тагын 100 сум түләргә кирәк булачак.
Р/счет 40703810054400012004 в Самарском отделении № 6991 ПАО «Сбербанк России»
ИНН 6317008137 КПП 631901001, БИК 043601607 Корр.счет 30101810200000000607
в Поволжском Банке ПАО «Сбербанк России» г. Самара. ОКПО 11034373, ОКОНХ 87100, ОГРН 1026301420298, ОКВЭД 58.13
Акчаны почта аша, банк счетына күчерергә яки редакциягә килеп түләргә дә мөмкин. Адрес: 443009, г.Самара, Воронежская урамы, 9, ком. 305, 312. «Бердэмлек».
Автору и ведущей телепрограммы «Дом дружбы», выходящей на ТРК «Губерния», Лилии Фатиховне ВАЛЕЕВОЙ!
Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения. Пусть этот светлый праздник, который символизирует еще один пройденный этап жизненного пути, придаст Вам новых сил и вдохновения для осуществления задуманного и трудовых свершений.
Президент СОТО «Туган тел», председатель Правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области» И.Г.Шакуров.
Самар татарлары тормышы үзәгендә кайнаучы, аның тарихын барлаучы журналист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Шамил Хәйдәр улы ГАЛИМОВКА — 60 яшь!
Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм.
Без Сезне милли җанлы, үз халкыгыз өчен җан атучы кеше буларак беләбез.
Сез татар милләтенең телен, динен, гадәтләрен, тарихын саклап калу һәм үстерү юлында зур хезмәт башкарасыз.
Сез — матур холкыгыз, тырыш, акыллы булуыгыз белән Самар татарларының мәхәббәтен яулаган кеше.
Югары профессионал белгеч-тарихчы буларак, татарлар тарихы, өлкәбезнең татар авыллары турында язган китапларыгызны укып, күпме милләттәшләребез, бигрәк тә яшьләребез, халкыбызның тормышын яңабаштан өйрәнәләр.
Киләчәктә дә бу хезмәтегез дәвамлы, милләтебезне, гадәтләребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын.
Сезгә иминлек, уңышлар, игелекле ниятләрегезнең тормышка ашуын телим.
«Прогресс-В» компанияләр группасы президенты,
Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе
Вазыйх Гатович МӨХӘММӘТШИН.
8 декабрь, Самара шәһәре.
Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы, «Яктылык» мәктәбе укытучысы Сәгыйдә Минсәхи кызы НУРУЛЛИНАга!
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне күркәм бәйрәмегез – туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, «Яктылык» мәктәбендәге укыту һәм тәрбия эшендә уңышлар юлдаш булсын. Якыннарыгызның игътибарлы карашы һәм мәхәббәте күңелегезне җылытып торсын.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Председателю Самарской Губернской Думы Виктору Федоровичу САЗОНОВУ!
Уважаемый Виктор Федорович!
Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения.
Татарский народ, проживающий на территории нашей области, воспитанный на традициях дружбы с представителями других национальностей, испытывает с Вашей стороны уважение и получает всемерную поддержку во всех его добрых начинаниях.
Рад подтвердить своё неизменное глубокое уважение к Вам, Виктор Федорович! Отдать дань искреннего уважения Вашему жизненному опыту, мудрости, трудолюбию и жизнелюбию.
В этот знаменательный день от всего сердца желаю Вам крепкого здоровья, благополучия, семейного счастья, а в Вашей деятельности верных соратников и друзей, удачи и успехов во всех Ваших добрых начинаниях на благо людей.
президент СОТО «Туган тел»,
председатель Правления
НКО «Ассоциация содействия татарским
предпринимателям Самарской области»
“Самара өлкә автовокзалы һәм автостанцияләре” компаниясенең генераль директоры Фәния Фәйзулла кызы ХӘКИМОВАга!
Сезне «Туган тел» татар оешмасы, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоцияциясе һәм шәхсән үз исемемнән туган көнегез белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм.
Сез җәмәгать эшләренә битараф түгелсез, Самар өлкәсендә уздырылып килә торган милли чараларның спонсоры да булып торасыз. Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!
Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!
*
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе.
C днем образования Ассоциации содействия татарским предпринимателям Самарской области!
Самарның “Яктылык” татар мәктәбенә — 20 ел!
Бүген шатлыклы вакыйга – тантаналы шартларда «Яктылык» татар мәктәбенең 20 еллыгын билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан әлеге уку йортының хөрмәтле хезмәткәрләрен, укучыларын, аларның ата-аналарын һәм, гомумән, барлык Самар татарларын чын күңелемнән тәбриклим.
Биредә тәрбияләнгән сабыйларда, белем алган укучыларда ата-бабаларыбыздан мирас итеп калдырылган туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, динебезгә карата мәхәббәт уяталар. Татар телен, тарихын һәм халкыбызның традицияләрен җиткерүнең кыйммәтен бәяләп бетереп булмый, әлбәттә. Шуңа да бу уку йортында белем бирүчеләр алдында баш иябез.
Мәктәп тудырган уңайлы мохит өчен аның барлык хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез, эшчәнлекләрендә, укучыларга телебезне, тарихыбызны һәм гореф-гадәтләребезне өйрәнүдә уңышлар телибез!
«Яктылык» мәктәбе һәрвакыт үсеш юлында булсын, ә безнең барыбызга да яңа позитив уйлар һәм планнар телим!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Саимә Әхмәдулла кызы МОРЗАХАНОВАга — 70 яшь!
Сез озак еллар “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе булып торасыз, өлкә татарларына Похвистнево районында узган милли һәм иҗтимагый чаралар, бәйгеләр турында хәбәрләр җиткерәсез. Дини тәрбия, туган тел темаларына, милләт язмышына багышланган язмаларыгыз да байтак.
Укучыларыбыз сезнең шигырьләрне, гыйбрәтле хикәяләрне дә көтеп алалар, яратып укыйлар. Аларда табигатьнең гүзәллеге, дөньяларның матурлыгы, тормышның яме чагыла. Кайберләрендә үзәкөзгеч юксыну, хатын-кызның моңлы күңеленнән саркып чыккан сагыш та бар. Читать полностью
Гомер юлын Тупли авылы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытуга багышлаган Җәрия апа ДӘҮЛӘТШИНАГА — 80 яшь!
Кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаган хөрмәтле укытучы апабыз! Сезне олы юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз!
Сезгә укытучы сыйфатлары тумыштан бирелгәндер, ярдәмчел булу сыйфатлары холкыгызга салынгандыр. Шуңа күрә дә Сез бүген дә хөрмәтле һәм кадерле кешебез.
Күңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен, изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.
Күпсанлы укучыларың һәм Шәкүровлар гаиләсе исеменнән Ильяс Шәкүров һәм Равиля Кыямова-Шәкүрова.
Губернатору Самарской области Н.И.Меркушкину!
Уважаемый Николай Иванович!
От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») и от меня лично примите самые теплые поздравления по случаю дня Вашего рождения!
Желаю Вам, уважаемый Николай Иванович, здоровья на долгие годы, семейного благополучия, новых успехов и достижений на благо народа нашего многонационального региона!
И.Г. Шакуров, президент СОТО «Туган тел» («Родной язык»).