Нотариусу г. Тольятти Гульнаре Ибрагимовне АЮПОВОЙ!

s1200Примите самые добрые и искренние поздравления по случаю Вашего юбилея!

Желаю Вам крепкого здоровья, достатка, добра, семейного счастья, благополучия. Пусть Ваша жизнь остается всегда наполненной плодотворным трудом, поддержкой единомышленников, пониманием и любовью близких Вам людей!

Президент Самарского областного татарского общества  «Туган тел» Ильяс ШАКУРОВ.

Камышлы авылының 204нче мәхәллә имам-хатыйбы Минсәхи Минәхмәт улы БӘДРЕТДИНОВка — 70 яшь!

4eVki7a0RF0Хөрмәтле Минсәхи хәзрәт!

Сезне - Камышлыда яшәүче милләттәшләребезгә, дин кардәшләребезгә армый-талмый ярдәм итеп яшәүче дин әһелен — ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбриклибез! Ислам диненең асыл кыйммәтләрен таратуда куйган тырышлыкларыгыз, милләтебез файдасына китергән игелекләрегез өчен  ихластан рәхмәтебезне белдерәбез.

Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә корычтай нык исәнлек-саулык, хәерле гомерләр муафык кылсын иде. Киләчәктә дә игелекле эшчәнлегездә уңышлар телибез.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Тупли авылында гомер итүче Наҗия Нигъмәт кызы ХУҖИНАга!

382829-svetik_800x600Хөрмәтле,  сөекле авылдашыбыз!

Туган көнең уңаеннан сиңа котлауларның иң кайнарын, те­ләкләрнең иң изгесен җиткерәбез!

Син һәрвакытта да сабыр хо­лыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел булдың. Тормыш иптәшең Туктар әфәнде белән (урыны оҗмахта булсын) бергәләп акыллы, уңышлы,  татар милләтенә игелекле балалар — улларыгыз Тәлгать һәм Рифкатьне, кызыгыз Рәмзияне — тәрбияләп үстердегез.

Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, балаларыңның игелеген күреп, саулыкта, муллыкта, шат­лыкта гомер кичерүеңне телибез.

Ал син бездән тәбрик сүзен,
Шушы булсын бездән бүләкләр,
Тыныч тормыш, саулык, озын гомер
Сиңа бүген бездән теләкләр.

Шәкүровлар гаиләсе.

12 июнь – Россия көне! / 12 июня — День России!

58d52ea025b256e4ce8690fddc53cbd4_XLХөрмәтле милләттәшләребез! 

Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбриклибез! 12 июнь – илебезнең яңа тарихында аерым дата. Россия көне ирек һәм демократия, кеше һәм гражданин хокуклары кебек кыйммәтләр белән аерылгысыз.

Илебезнең хезмәт сөючән күпмилләтле халкы якты, матур киләчәккә лаек. Без бергәләп куелган максатларга ирешербез, сынауларны җиңәрбез.  Читать полностью

Асия Юныс кызы КАЮМОВАга!

setwalls.ru-60972Хөрмәтле Асия ханым!

Мин Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим һәм иң изге теләкләремне юллыйм.

Туар таңнарыгыз өметле, киләчәк һәм бүгенге көннәрегез тыныч, гомер юлыгыз якты булсын. Барлык теләкләрегез, хыялларыгыз чынга ашсын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәвегезне телим.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Руководителю департамента индустриальных проектов особой экономической зоны «Иннополис», экс-директору ТНКА г.Самара Илдару Сирачевичу ТРЕНГУЛОВУ!

inBQFdOPvDsУважаемый Илдар-эфэнде!

От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» и от себя лично сердечно поздравляю с днем Вашего рождения!

Желаю Вам отменного здоровья, успехов, оптимизма, добра и благополучия! Пусть Ваша жизнь остается всегда наполненной плодотворным трудом, поддержкой единомышленников, пониманием и любовью близких Вам людей!

Президент Самарского областного татарского общества  «Туган тел», член Общественной палаты г.о.Самара  Ильяс ШАКУРОВ.

Экс-активистке татарского движения г.о. Нефтегорск Линаре Анваровне НИКОЛАШКИНОЙ!

getImageУважаемая Линара-ханум!

От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» и от себя лично сердечно поздравляю Вас с днем рождения!

56e14be4a7945_1461Желаю Вам крепкого здоровья, достатка, добра, большого счастья, семейного благополучия, светлых и радостных дней, согретых любовью и уважением близких Вам людей.

Президент Самарского областного татарского общества  «Туган тел» Ильяс ШАКУРОВ.

Cоциаль хезмәткәрләр көне белән!

день социального работникаХөрмәтле халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм һәм катлаулы хезмәтегез, шәфкатьлегегез һәм риясызлыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм!
Социаль яклау хезмәткәрләре көне — кешеләрнең моң зарларын тыңлап, аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышучыларның һөнәри бәйрәме. Яклауга мохтажларның, авыр хәллеләрнең проблемаларына беркайчан да битараф калмыйча, тәҗрибәгезне һәм җан җылыгызны кушып, ярдәмгә килерсез дип өметләнеп калабыз. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм авыр, әмма кирәкле хезмәтегездә уңышлар телим. Чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре һәм хөрмәт һәрвакыт фидакарь хезмәтегезгә лаеклы бүләк булыр.
И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Самар өлкә “Ак калфак” оешмасының мәдәни бүлеге җитәкчесе, “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбленең солисты, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Айсылу Рәфыйк кызы ӘБДИЕВАга!

CuhdBs8kT54Хөрмәтле Айсылу ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез.

Татар хәрәкәтенә керткән өлешегезгә, киң күңелегезгә сокланабыз. Моңлы тавышыгыз, ягымлылыгыз, оештыру сәләтегез  белән барыбызның да күңелен яуладыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.

Озын гомер, тәнегезгә исәнлек, җаныгызга тынычлык, бәхетнең тулысын, тормышыгызда һәм күпкырлы эшчәнлегегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.

551006-300x2251И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Гөлсинә Нурулла кызы ЙОСЫПОВА-ШӘРӘПОВАга!

origАвылдашым! Сине туган көнең белән кайнар кот­лыйм. Иң изге теләкләремне юллыйм. Кайгы-хәсрәт күрмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телим. Исәнлек-саулык сиңа, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Иң матур теләкләр белән Ильяс ШӘКҮРОВ.

Главе муниципального района Челно-Вершинский Валерию Анатольевичу КНЯЗЬКИНУ!

glavaУважаемый  Валерий Анатольевич!

От имени СОТО «Туган тел», НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области» и от меня лично примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения, пожелания счастья,  успехов, и самого ценного – крепкого здоровья!

Отрадно, что в Челно-Вершинском районе в числе приоритетных задач  стоит вопрос по сохранению и развитию культур народов, населяющих многонациональный район. 

Желаю Вам и Вашей команде энергично и эффективно воплощать в жизнь полезные инициативы в области управленческих решений и дарить челновершинцам уверенность в завтрашнем дне!

Ильяс ШАКУРОВ, 

президент СОТО  «Туган тел», председатель Правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области», член Общественной палаты г.о.Самара, учредитель медиа-проектов «Самарские татары».

Корбан гаете белән!

kartinki-kurban-bairam-4
Кадерле милләттәшләр!

Сезне изге бәйрәмебез – Корбан гаете белән ихлас күңелдән котлыйм.

Гомер юлында һәркем Раббыбызга үзен ярлыкавын, эш-гамәлләребезне уң итүен, күңелләребезгә иман нуры, рух ныклыгы, илебез-көнебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек иңдерүен сорап, кат-кат мөрәҗәгать итә. Яхшылыкка омтылу, явызлык кылган өчен җәза биреләчәгенә ышану Корбан бәйрәменең бөек гуманистик асылы булып тора.

Аллаһының иң бөек көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен өләшергә язсын! Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә, гомерләребезне хәерле итеп үткәрергә насыйп итсен! Ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт бирсен иде!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

 

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Венера ханым ӘДИӘТУЛЛИНАга!

396_bigСезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәгез!

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.