Мәскәүдә иҗат итүче Казан язучысы Гүзәл Яхина “Зөләйха күзләрен ача” романы Сербия китап кибетләрендә сатуга чыккан. Бу хакта роман авторы Facebookтагы битендә хәбәр итә.
Гүзәл Яхинаның “Татар-информ” агентлыгы корреспондентына әйтүенчә, Радмила Мечанин тарафыннан тәрҗемә эшләре җәй көне тәмамланган, әмма китапны “Самиздат Б92” нәшрияты бу көннәрдә генә нәшер иткән. Читать полностью