Церемония открытия состоялась в здании Казанского татарского государственного театра юного зрителя им. Г.Кариева. С приветственным словом к делегатам форума обратился заместитель Премьер-министра Республики Татарстан, председатель Национального совета Василь Шайхразиев. Читать полностью
Илдар Гыйльметдинов: «Бөтенроссия татар яшьләре оешмасы кирәк»
Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты башлыгы, татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов “Татар-информ”га интервьюсында татар яшьләре көннәре, яшьләр оешмасында булучыларга яшь чикләве кирәкме, мәктәпләрдә туган телне ничек укытырга кирәк дигән сорауларга фикерләре белән уртаклашты. Читать полностью
Татар яшьләре татар бистәләренең торышы турында фикер алышачак
Идеал Галәветдинов: «Тыныч йокла, Фатыйх абый»
Күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышында Кенигсберг (хәзерге Калининград) өлкәсендәге Багратионовск шәһәреннән ерак түгел җирләрне немец фашистларыннан азат иткәндә 1945 елның 19 февралендә батырларча һәлак булган Фатыйх Кәримнең тууына быел 110 ел тулды. Читать полностью
Искә алу кичәсенә рәхим итегез!
Иң беренче татар теле дәресе 1989 елның 9 сентябрендә Хәридә ханым Дашкина эшләгән 12 санлы кичке мәктәптә оештырылган якшәмбе мәктәбендә узган иде.
Быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте 30 еллыгын бәйрәм итә. Оешма өлкәбездә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерүюнәлешендәзур эшләр башкара. Читать полностью
Байтуганда бай туганың булсын
Шөкер, андый туган бар. Бу көннәрдә генә Самара өлкәсе Камышлы районында булып кайттык. Әлифба авторы Сәләй Вагыйзов музеен булдыручы, аның якты истәлеген саклап, киләчәк буыннарга тапшыручы Нурания Абзалова белән күрештек. Чын мәгънәсендә бай ханым ул, рухы белән бай. Читать полностью
Шәхси үрнәк – иң көчле тәрбия чарасы
Зур фаҗигане булдырмый калган Дамир Йосыпов турында: «Намазлы, сабыр һәм тыйнак чын татар егете…»
Аздан гына ил күләмендә фаҗига булмый калды. Мәскәү өлкәсендәге Жуковскийдан Кырым башкаласы Симферопольгә очып киткән самолетның двигателенә кошлар эләгә һәм ул сүнә. Бераздан икенче двигателе дә сүнә. Самолетны татар егете — очучы Дамир Йосыпов кукуруз басуына шассисыз килеш утырта ала. Шулай итеп ул «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең А-321 пассажир самолетындагы 226 пассажир һәм экипаждагы 7 кешенең гомерен саклап кала. Читать полностью
Диләфрүз иҗаты, мәхәббәте һәм бәхете
10 — 15 ел элек “Бердәмлек” редакциясенә урта яшьләрдәге ханым килеп керде һәм: “Мин Мәскәү милли-мәдәни оешмасы каршында эшләп килүче “Диләфрүз” театры режиссеры һәм актрисасы Диләфрүз Дежурова булам. Танышырга, хәлегезне белергә кердем әле”, — дигәч, редакция хезмәткәрләре чәй өстәле корып, мөлаем ханым янына җыелдылар. Диләфрүз ханым үзенең тормыш иптәше, немец теленнән синхрон тәрҗемәче булып эшләүче Станислав Дежуров белән Идел буйлап сәяхәт итә икән. Самарада туктагач, татар җәмгыятен эзләп таба һәм безнең редакциягә дә сугыла. Шулай танышып киттек. Ул безгә Мәскәү татарлары тормышы, үзенең театры турында сөйләгән иде. Бәлкем, хөрмәтле газета укучыларыбыз аның турында язылган мәкаләне хәтерлиләрдер әле. Аны мәрхүм Исхак Апанаев язган иде.
Менә Диләфрүз ханым кабат безнең редакциядә кунакта. Олыгайган, әлбәттә, ләкин шундый ук мөлаем, ачык йөзле, гади һәм аралашучан. Читать полностью
ВИДЕО: Бельгийская девочка Николь Каньяндекви поет «Туган тел» на испанском побережье
Национальный костюм татарки достался на сабантуе бельгийской девочке Николь Каньяндекви. Фольклорный праздник проходил на днях на испанском побережье. Организатором выступил коллектив местного детского лагеря “Tatar camp for kids in Spain”. Читать полностью
Татарлар милләт буларак кайчан формалашкан? Айрат Фәйзрахмановның “Печән базары ” фестивалендә сөйләгән фикерләре
“Печән базары -2019” фестивале быел аеруча бай булды. Тарихи лекцияләрне исә аерым билгеләп үтәргә була. “Печән базары”нда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов сөйләгән “Милләтләр: генезис, үзбилгеләнү һәм дәүләтчелек” лекциясе күп кешене җәлеп итте. Төп фикерләрне “Татар-информ” хәбәрчесе язмасында укый аласыз. Читать полностью
Очрашулар, кавышулар, аерылу сагышлары…
Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының уңышлары турында “Бердәмлек” газетасы даими язып тора. Шушы көннәрдә тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште: алты укучы — Ләйсән Мөхетдинова, Гүзәлия Шәкүрова, Наилә Газизова, Алсу Гыйматдинова, Айдана Сыргак кызы һәм Ләйсән Зарипова мәктәпне алтын медальләргә тәмамлау бәхетенә ирешкәннәр. Быелгы чыгарылыш сыйныфы укучылары барысы да диярлек, Бердәм дәүләт имтиханнарында күп баллар җыеп, югары уку йортларының бюджет урыннарына укырга кергәннәр. Шушы көннәрдә алар шатлыклары белән уртаклашырга дип, мәктәпкә, укытучылары янына килделәр. Читать полностью
Кино, футбол һәм дуслык
Җиләкле-чәчәкле җәй сизелми дә үтеп бара. Быел ул кояшлы, кызу көннәре белән бик иркәләмәде дә кебек. Шулай да аның гүзәл ямен, тәмен тоеп калырга тырыштык. Бигрәк тә балаларның җәйге ялы истә калырлык булгандыр, дип ышанасы килә. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының каникуллары күңелле һәм файдалы узган.