
Исмәгыйль ХӘКИМОВ (сулдан уңга), Ильяс ШӘКҮРОВ, Тәлгать ХУҖИН һәм Таһир ӘБҮЗӘРОВ фикер алышалар.
Үткән шимбәдә Самараның “Яктылык” мәктәбендә “Самара татарларының каймагы” дип аталган зур җыелыш уздырылды. Ул өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 25 еллык юбилеена багышлап уздырылган чараларның берсе иде. Оештыручылар – “Туган тел” җәмгыятенең президенты Ильяс ШӘКҮРОВ һәм аның командасы, өлкәбездә зур уңышларга ирешә алган, татар киләчәгенә битараф булмаган шәхесләребезне җыеп, проблемаларны уртага салып фикер алышырга ният тоткан иде. Читать полностью