31 декабрь – 8 гыйнвар көннәрендә Татарстанга 60 мең турист килеп киткән. Бу хакта «Ватаным Татарстан» газетасы яза.
Туристлар арасында иң популяр урын булып Казан Кремле тора. Икенче урында – Болгар һәм Свияжск. Шулай ук Алабугага, Раифа монастыренә һәм Кыш бабай резиденциясенә баручылар да күп булган.