Минем күптән булган бер хәлне сөйлисем килгән иде. Бәлки, ул кызык та түгелдер. Бу үткән гасырның җитмешенче еллары уртасында, Яңа ел бәйрәме тирәсендәрәк булгандыр. Читать полностью
Урман юлында (Хикәя)
Түбәдән салынып торган лампочка тонык кына яна. Район милиция бүлеге нәчәлнигы бүлмәсендә соңга хәтле җинаятьләрне ачыклау комиссиясе эшләде. Бүлмәдә җыелган тәмәке төтенен хәтта шар ачык тәрәзәләр дә җилләтеп бетерә алмый. Өстәл артында тикшерү бүлеге нәчәлнигы майор Гладышев, уйга батып утыра-утыра, күн креслога чумып, йокымсырап киткән. Гладышевның кайчандыр шомырт кара төстәге күпереп торган чәчләре сирәкләнгән, чәч араларына көмеш нурлар сибелгән кебек. 45 яшендә генә булуына карамастан, яраткан каһарманы Василий Чапаевка охшарга тырышып, мыек җибәргән. Берәр авыр мәсьәлә чишәргә туры килгәндә бармаклары, ирексездән, мыек очларын бөтерә башлый. Читать полностью
Куркак булма син, Куянкай…
Үтә айлар, үтә еллар,
Сизмичә дә калабыз.
Инде Арслан елын да
Тарихларга салабыз.
Менә бүген ишек кага
Куркак Куян елыбыз.
Зур өметләр генә баглап,
Аны көтеп калабыз. Читать полностью
Урман юлында (Хикәя)
Әхәт, ашыга-ашыга, бабалары йортына таба юнәлде. Юл буе башында мең төрле уй бөтерелде. Ничек итеп картларга бу хәбәрне җиткерергә? Артык шатланудан әбисенең чире кузгалып китмәсен иде бит. Бабаларына барып җиткәнче уйларының очына чыга алмады ул. Аптырагач, ни булса — шул булыр дип, капка келәсен күтәрде. Ишегалдында йөгереп йөргән кош-корт, җил-җил атлап кергән Әхәткә юл биргәндәй, тирә-якка сибелделәр. Юкәле тау артына тәгәрәп төшеп баручы кояш соңгы нурлары белән ишек-тәрәзәләрне иркәләде. Әйтерсең лә йортыгызга шатлык килә, каршы алыгыз дип, картларны чакыра. Сап-сары итеп ышкып юылган баскыч төбендә аяк киемен салып, оекбашларын каккалап, Әхәт өй эченә узды, көр тавыш белән сәлам бирде. Читать полностью
Урман юлында (Хикәя)
Көзен караңгы тиз төшә. Күзләргә эленгән йокы пәрдәсен үгезләр мышнавы, арба тәгәрмәчләре шыгырдавы ерта. Ике туган, бер-берсенә елышып, сөйләшеп туялмыйлар. Читать полностью
Урман юлында (Хикәя)
Юл яңгырдан соң җебегән, үгезләр әкрен генә, үз җайларына атлыйлар. Рәхимҗан башыннан узганнарны әкрен генә, тирән кичерешләр аша бәян итте. Читать полностью
Ул минем яраткан җиңгәм иде

Урман юлында (Хикәя)
1946 елның көзе аеруча яңгырлы һәм салкын килде. ”Большевик” колхозы игенчеләре уңышны тиз арада җыеп алырга тырышсалар да, дәүләткә икмәк тапшыруны тиешенчә үти алмадылар. Шуңа күрә райком әгъзалары ”Большевик” колхозына ярдәмгә ике чылбырлы трактор җибәрергә дигән карар чыгардылар. Читать полностью
Самарцы – почетные граждане в Оренбуржье
Много общего в биографиях этих четырех наших соплеменников-земляков, славно поработавших в разных коллективах Оренбургской области и ставших почетными гражданами ее муниципальных образований. Родившись на самарской земле, они испытали трудности военного детства, а, получив соответствующее образование, многие годы отдали трудовой и общественной деятельности на малой родине, десятилетиями руководя различными организациями. Их вклад в общее дело отмечен и другими почетными званиями, а также государственными наградами.
Читать полностью
Яңа ел, яхшылыклар алып кил җиргә!
Күңеле миһербанлык белән тулы
«Өлкәннәр мине үз кызларыдай күрә, алар да минем якын кешеләремә әйләнделәр инде”, — ди алты ел социаль хезмәткәр булып эшләүче милләттәшебез – Рафаэль кызы Гөлназ Нураева. Читать полностью
И нужен стал берег турецкий
Бугульминская земля в период вхождения в Самарскую губернию стала родиной А.Р. Яруллина – известного турецкого ученого-языковеда, признанного во всем мире специалиста по древнемонгольским и тюркским письменным памятникам.
Ахмет Рашидович(в Турции его знают как Ахмета Тимера) был не только историком, но и талантливым публицистом, а также переводчиком. Кроме родного татарского языка, он свободно владел турецким, китайским, монгольским, немецким, английским, французским, венгерским и русским. Свои научные труды профессор писал на пяти языках и оставил после себя свыше 250 публикаций. Самарский период его жизни длился 8-10 лет, татарстанский – 9 лет, германский –12, а турецкий – более шести десятилетий. Нелегально удалившись из Советского Союза летом 1929 года, он эту страну и своих родителей больше не видел. Читать полностью
Аллаһыга да, заманага да зарланмагыз
Почта бүләкләрендә 2023 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара.
Үткән елларда өлкә авыллары арасында Мәчәләй авылы “Бердәмлек”кә язылу буенча беренче урында бара иде. Халык аны бик яратып укый. Милли газетабызда чыккан мәкаләләрне, туган көннәр белән котлауларны, хикәяләрне һәм яңалыкларны көтеп алабыз. Бүгенге көндә “Бердәмлек” газетасы югары биеклекне яулады. Алга таба да шулай булсын, югалып калмасын, үз кыйбласын югалтмыйча һаман алга барсын иде. Читать полностью