Көз аеның матур бер кояшлы көнендә, эштән кайткач, урманга барып кайтырга булдым. Бу көнне — 17 октябрьдә, ирем Искәндәр белән тормыш корып жибәрүебезгә 40 ел тулды. Иптәшем минем белән бара алмады, мәчеткә намазга барасы иде аңа. Бисмилламны укып, тәвәккәлләп, яныбыздагы якын гына каенлыкка менеп киттем. Читать полностью
Көз
Җылы көннәр үтте,
Килде салкыннар,
Агачта яфрак саргайды,
Кыскарды көннәр. Читать полностью
Кызбурун турында риваять
Төньяк Кавказда, Нальчик шәһәрендә яшәгән вакытта, җирле газетада басылып чыккан бер хикәя, ә бәлки, риваятьтер, минем күңелемдә онытылмаслык тәэсир калдырды. Инде чирек гасыр вакыт узса да, мин аны кабат-кабат искә алам.
Читать полностью
Гармунчы Динар
Гармунчы егет Динар гармунны бик ярата.
Халкыбызның моңнарын бар дөньяга тарата.
Оста итеп, матур итеп, ничек уйный белә ул?
Йөрәкләрне җилкендереп, күңелгә моң үрә ул. Читать полностью
Якты булсын, апам, җылы булсын…
Шушы көннәрдә бертуган Халидә апамның кырыгын укытабыз
Йомгак сүтелгән сыман йөрәгемдә. Апамның тормышын — изгелекләрен, уңганлыгын, мәрхәмәтлелеген, шәфкатьлелеген яктыртып, күңелемдә хисләр яңара, сагынуым торган саен тирәнәя, югалтуым йөрәгемдә ерганаклар хасил итә сыман. Бу ачы хәсрәтне җиңеп чыгу өчен апам кебек түземле һәм сабыр булырга, үз-үзеңне йөгәнли белергә кирәк икән. Читать полностью
Тальян гармунга монолог
Балачак хатирәләрен онытмаган кеше беркайчан да картаймый, аның йөрәге гел яшь кала
Читать полностью
Бер күрешү — үзе бер гомер
Эх, сабакташларым!Кабык үз эчлеген суырырга түгел, сакларга тиеш!
Ислам дине буенча җәмгыяви яшәеш нигезендә дәүләт идарә системасы түгел, ә үзидарә системасы ята. Дәүләт — җәмгыяви үзидәрә системасының тышкы корылмасы яки саклавыч кабыгы вазифасын гына үти. Ә кабык үз эчлеген суырмаска, сакларга тиеш. Кызганычка, бүгенге тормышыбыз киресен раслый: идарә органнары дилбегәне үз кулларына алсалар да, авылларның күбесе күрексез хәлдә кала бирәләр. Ә ислам динендә мөселман бәндәсе үз милкенә, үз җиренә, үз иленә хуҗа булган хәлдә бер Аллаһыга гына буйсынып яшәргә тиеш диелә. Читать полностью
Зарыгып көткән күрешү
Мәктәп директорының эш көннәреннән бер бәләкәй генә, ләкин бик әһәмиятле вакцина.
Ике дәресемне уздырып, кабинетыма кереп үземнең директор эшләре белән шөгыльләнергә уйлаган гына идем, ишекне дә шакымыйча дулкынланган, бераз битләре дә кызарынган өченче класс укытучысы Мария Сергеевна килеп керде.
Якташыбыз истәлеге

Гөлсем ХӨББӘТОВА.
Авылыбыз Иске Ярмәк елдан ел матурлана,
Төрле матур мәйданчыклар лаеклы урын ала.
Үзгәреш җилләре еш кына безнең якка исәләр,
Узган гасыр шәхесләре бик еш искә төшәләр.
Читать полностью
Туганнарыма багышладым…
Чәчкә апа Шәгалиева Иске Усман авылында 30 елдан артык яши.Тормыш иптәше Хәмит абый белән оныкларын, оныкларының балаларын үстерешеп матур гына гомер кичерәләр. Ләкин Чәчкә апа Татарстанда вафат булган Гамилә, Гасимә, Нәсимә, Атлас исемле туганнарын сагына, юксына. Аларга багышлап шигырьләр яза. Шуларның берсен газетада бастырабыз. Читать полностью
Һаман сагынам
Дөньяга килүенә 85 яшь тулу уңаеннан 14 ел элек вафат булган хатыным Гөлчирәгә тереклек дөньясыннан сәламнәремне җибәрәм. Яткан кабере якты-йомшак булсын, укып багышлаган догаларым кабул булсын, каберләре иман нуры белән тулсын, өсләрендә кошлар сайрап торсын, урыны мәңге оҗмахларда булсын. Амин. Читать полностью
Урамнарыбызны тәртиптә тотабыз
Хак Тәгаләне таныган, көн саен эш гамәлендә булган бәндәләр өстен чыгачак, диелгән. Аллаһы Тәгаләне танып белмәүчеләрнең җаннары исә тыныч түгел. Тапкан мал-мөлкәте дә бәрәкәтсез, эшләгән эшләре дә барып чыкмый. Моның сере бер генә: бу адәмнәр бер эшләрен дә “Бисмилләәһир-рахмәәниррахиим” дип башламый, эшен тәмамлаганда “Аллаһыга тапшырдым” диюне кирәксенми.
Мактанып әйтүем түгел, әмма безнең Похвистнево районының Мәчәләй авылында эш сөючән, милләтебезне һәм динебезне хөрмәтләүчән, авылы өчен җанын да бирергә әзер булган татарлар яши. Туган ягыңның табигатен, кендек каның тамган җиреңне Аллаһы Тәгалә кушканча саклау да иманлы булудан килә бит. Читать полностью


