Менә яз да килде… Ләкин бүген агач-куакларны энҗе бәсләргә төргән кышка рәхмәтемне белдерәм. Ул бик матур көннәр бүләк итте.
Сау бул, кыш! Икенче елга сине шатланып каршы алырга язсын!..
Кыш айлары сурәтләнгән рәсемнәремне тәкъдим итәм:
Менә яз да килде… Ләкин бүген агач-куакларны энҗе бәсләргә төргән кышка рәхмәтемне белдерәм. Ул бик матур көннәр бүләк итте.
Сау бул, кыш! Икенче елга сине шатланып каршы алырга язсын!..
Кыш айлары сурәтләнгән рәсемнәремне тәкъдим итәм:
Говорят, что на войне понтонёры шли первыми, а отступали последними, спасая свое инженерное имущество. С этой фразой могут не согласиться представители других военных профессий, привыкшие к нахождению в авангарде войск. Но в условиях передвижения Красной Армии по территориям, изобиловавшим речной гладью, именно понтонёры – опытнее мастера-мостовики – обеспечивали оперативную переброску воинских частей и техники, боеприпасов и продовольствия через эти природные препятствия, причем, чаще всего – под вражеским огнем. Не случайно же еще двести лет тому назад в армии императорской России отдельные понтонные роты были приданы пионерным батальонам Корпуса инженеров. В годы Великой Отечественной войны РККА располагала 11понтонно-мостовыми бригадами, 55 солдат и офицеров которых стали Героями Советского Союза. Об одном из них – красноармейце Шамкаеве А.Б., нашем соплеменнике и земляке – мы и поведаем в сей статье.
Читать полностью
Легенда гласит, что при рождением человека на небе зажигается его звезда. Если это так, то звезда, зажжённая при рождении Дамира Шамардановича Мустаева, наверно, была одной из самых ярких. Читать полностью
Авылыбызның тырыш халкы
Матур тормыш кичерә.
Якты сагышлы уйларым
Ерак елларга күчә.
Күренекле күп шәхесләр
Туган безнең авылда.
Халик Садри, Зыя Ярмәки
Илһам чыганагы алган монда. Читать полностью
Мәхәббәтне урлап бәхет табып булмаган кебек, аны йозакка да бикләп булмый икән. Шәфигулла — авылның иң чибәр һәм акыллы, уңган һәм булган егете. Тракторчы булып эшли, гел алдынгылар рәтендә. Тик сүзгә оста түгел, кыюлыгы юк. Мөхлисә исемле чибәркәйгә күз атып йөри үзе, ләкин сүз катырга ояла. Әллә билгеле бер вакытны көтә, очрашуга җай тапмый. Мөхлисә дә аны хыялында ярата, тик белгертми. Менә Шәфигуллага солдат хезмәтенә чакыру кәгазе килеп төшә. Нишләргә? Кызга хисләрне ничек аңлатырга? Бөтен кыюлыгын җыеп, туп-туры Мөхлисәләрнең өйләренә килә. Кыз куркып кала. Читать полностью
Табигатьнең матурлыгы
Бардыр инде һәркайда,
Чын матурлыкны күрдем
мин
Вәршинә урманында.
Читать полностью
Кеше сүзе кеше үтерә, дигән мәкальне белмичә әйтмәгәннәрдер, мөгаен. Менә бу язмада да бу сүз күп тапкыр кабатлана.
Читать полностью
(Дәвамы).
Озын юллар — узган еллар
1915 елның 1нче февралендә урта хәлле Хәсән һәм Хәтирә исемле кешеләрнең гаиләсендә бер сабый дөньяга килә. Тәртип буенча унынчы һәм иң азаккы малайга туганына ун көн узгач, аш-су әзерләп, мәхәлләнең ишанын — Лотфыйрахман мулланы дәшеп Коръән табыны уздырдылар. Шәригать ничек куша, барысын да туры китереп Кыяметдин дип исем кушалар һәм күлмәк итәген арттан бәйләп, бар үс дип идәнгә куялар. Бу мәҗлестә катнашкан карт-карчыклар озын гомерле, бәхетле, таза булып үссен дип теләкләр теләделәр. Аларның теләкләре кабул булгандырмы, Аллаһы Тәгалә шулай язгандырмы, озак та үтми Кыяметдин яңгырлы елның шайтан таягы кебек озын буйлы, таза булып үсеп тә китә. Исем кушу мәҗлесеннән соң Лотфыйрахман мулла мәдрәсә шәкертләренә сабак бирергә керә. Мәхәлләнең мәэзине Шакир мулла малае Әсхәт сорап куя: “Хәзрәт мөмкин булса, әйтегез әле, Хәсән абзый малаена нинди исем куштыгыз?”, — ди. Аның соравына хәзрәт тантаналы итеп кулын күтәреп: «Хәсән абзый малаеның исеме “Патша”, — дип шәкертләрне таң калдыра. Дөрестән дә бу гәҗәп сүз түгел, әти-әнисе өчен Кияметдин патшадан да зуррак, кадерлерәк иде. Ул бит гаиләдә соңгы бердәнбер малай. Аңардан алда туган абый тиешле дүрт малай, апа тиешле өч кыз бу дөньяда булган эшләрен озакка сузмыйча, тиз-тиз генә бетереп, бакый дөньяга китеп барганнар. Шулай да кечкенә чакта да, үскәч тә Лотфыйрахман мулла әйткән «патша» кушаматы тагып Кыяметдинне ирештермәделәр, исеменең «этдин»нен алып ыргытып Кыям дип кенә йөреттеләр. Гәрчә әтисе һәм әнисе өчен көтеп алынган малай булса да, ил кырларында кан дәрьялары аккан чорда дөньяга килүенә тормышка үпкәсе бар иде Кыямның. Еллар узган саен, әгәр дә 25-30 еллар соңрак туган булсам, күп кенә кыенлыкларны күрмәгән булыр идем, — дип фикер йөртте ул. Читать полностью
Миңа 1948 — 1951 елларда Тупли авылында укырга туры килде. Алмалы авылында бертуган апамда торып укыдым. Бик авыр еллар иде. Шул вакытларны искә алып, Алмалы авылы турында шигырь яздым. Самарада алмалылар шактый яши. Әгәр бу шигырем басылып чыкса, алар укып, үзләренең юкка чыккан авылларын искә алырлар иде. Читать полностью

Фәния Мәҗит кызы Кәримова.
Кереш сүз
Фәния Мәҗит кызы Кәримова Камышлы төбәге халкына таныш шәхес. Ул озак еллар “Камышлы хәбәрләре” район газетасында хәбәрче булып хезмәт итте. Ф.Кәримова — Россия журналистлары оешмасы әгъзасы. Төрле елларда биш шигырьләр, хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. Фәния ханым әле дә иҗат юлында, өлкә “Бердәмлек” татар газетасының хәбәрчесе булудан тыш, әдәби әсәрләр дә иҗат итә. Читать полностью
Яңа Мансурда да, башка авыллардагы кебек, күп кенә йортларда картлар яши. Бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызның йортлары бушап калган. Ятим өйләрнең караңгы тәрәзәләрен күреп күңел әрни. “Ә бит вакытында бу йортта алты бала үсте, бусында – бишәү, бусында дүртәү иде”, — дип күңелле яшь чакларыбызга кайтасың да йөрәк кысып куя. Читать полностью
На прошлой неделе завершился городской конкурс сочинений-размышлений на тему «Если бы я был Дедом Морозом, что бы я сделал для своего города…», в котором ученица 11 класса МБОУ школа «Яктылык» Алия Биксалиева стала одной из победительниц. Алия получила сладкий подарок от Думы городского округа Самара, который, без сомнения, придаст новый импульс для активной учебы и творческого вдохновения в наступающем году. Читать полностью
Яңа ел ул һәркем өчен дә ниндидер тылсымлы бер кичү. Бер елдан – икенче елга, бер халәттән – икенче халәткә…
Минем өчен 1999 ел ахыры да шундый бер кичү булып килде. Беренчедән, бер гасырдан икенче гасырга атлыйбыз. Нинди шатлыклар, нинди бәла-казалар алып килер ул? Билгесез! Ә икенчедән, минем пар канатым сынып, егерменче гасырда үлеп калды, 21нче гасырга ялгыз кереп баруым иде. Читать полностью