Ник очрадың минем
юлларымда,
“Бир кулыңны миңа” димәгәч?
Ник елмайдың миңа шул
вакытта,
“Яратам” дип йөгереп
килмәгәч? Читать полностью
Кая таба тәгәрибез?
Без, сугыш чоры балалары, ачлык-ялангачлык, фәкыйрьлек, юклык күреп, иң авыр заманда, бар авырлыкларны, кыенлыкларны күреп үстек. Барга канәгать булдык, булмаса — түздек. Чөнки барыбыз да бер хокукта, бер карашта, бер дәрәҗәдә идек. Хәзерге заман белән чагыштырып карыйк. Әлхәмдүлилләһи! Өс-башыбызга кияргә, ашарга ни телисең — барысы да бар. Пенсияне өйгә үк китереп бирәләр. Урман кисәсе юк — газ яна, керосин эзлисе юк — бер басу белән ут кабына. Хәтта кер юасы, идән себерәсе дә юк — барысын да автомат машиналар эшли. Әмма без барыбер канәгать түгел, һаман нәрсәдер җитми. Чөнки тормышка карашыбыз үзгәрде, йөрәкләребез каралды, эчке халәтебез сәламәтлегебезгә зыян китереп тора, шуңа авырулар да күбәйде. Кемнең акылы, йөрәге сәламәт — тәнендәге бөтен әгъзалары, калебе чиста була. Дөньясы да, халкы да хәзер акчага ябышкан. Аны Аллаһы урынына күрәләр. Йөрәк каралыгы, комсызлык, нәфес, саранлык… Көнләшеп, үпкәләп, яхшылыкны танымыйча, гел явызлыкта үчләнеп яшәсәк, әлбәттә, сәламәт була алмыйбыз. Читать полностью
Ничек бер-берсенә туры килгәннәр иде!

Хәйдәр һәм Әлфия Сәфиуллиннар.
Хәйдәр абый һәм Әлфия апай СӘФИУЛЛИННАР турында…
Һәр кешегә гаилә – олы таяныч ул. Гаилә тормышы — һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.
Гаилә мәхәббәтсез булмый. Мәхәббәт — бездән сорамый гына йөрәккә кереп урнашкан өермә диимме, сер димме шунда… Мәхәббәт булган урында рәхәт, серле мөнәсәбәтләр була. Читать полностью
Рухи байлыгы көчле
Авылыбызның танылган кешеләре, эшмәкәр-иганәчеләре белән күзгә-күз очрашып сөйләшү миңа бик нык тәэсир итте. Ике алтын багана бар — тел һәм дин! Динле һәм телле кеше беркайчан да кыенлыкларга очрамый. Тормыш сынауларын да җиңел кичерә, тырыш, намуслы булуы белән дә алдыра, яхшылыкка да көчен беркайчан кызганмый, барысына да ярдәм итәргә тырыша. Шундыйларның берсе — Гали авылы егете Рәфгать Әсхәт улы Исхаков.
Җан тартмаса, кан тарта
Исәнмесез, «Бердәмлек» газетасы редакциясе!
Мин Самара өлкәсе, Шенталы районы, Денис авылы кызы Лилия Галиуллина булам. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшим.
Сезгә үземнең хикәямне җибәрәм. Шушы хикәямне сезнең гәҗит битләрендә күрү минем күптәнге зур хыялым иде. Мөмкинлек булып, бастырып чыгарсагыз, мин бик зур рәхмәтле булыр идем! Читать полностью
Җир кешесе
Исламшәриф — 5 ел буе сугыш кырларында йөреп, 1946 елда туган авылы Галигә кайтып төшкән батыр егет. Озак та үтми, өрмәсәң дә янып китәргә торган, уңган һәм булган иң чибәр кызга өйләнә. Әнисәгә шундук шарт та куя: бер генә баланы да югалтмыйсың, Аллаһы Тәгалә күпме насыйп итсә, шул хәтлене табасың. Читать полностью
Айсылу (Автобиографик очерк)
(Дәвамы).
Шуннан соң тагын бер ел үтте. Менә Айсылу бүген дә авырып ята. Янында һаман Рөстәме. Хәзер ул аның белән зурларча сөйләшә инде. Ләкин барыбер күңеле белән генә… Шушы бер ел эчендә Айсылу сизелерлек үзгәрде. Кеше шулай үзгәрсә дә үзгәрер икән. Күңелле, шат кызга әйләнде, авырлыкларны тыныч кына кичерергә, кеше күңеленә сизгер булырга өйрәнде. Аның сүз белән түгел, хәтта карашы белән дә кешеләрне рәнҗетәсе килми иде. Ул гел шат булып күренә иде. Күренә генә иде шул… Ә үзенең йөрәгендә ут яна. Кая куярга белмичә йөри ул үзен.
Читать полностью
Айсылу (Автобиографик очерк)
(Дәвамы).
Тугызынчы класста Айсылуга уку авыррак бирелә башлады. Башка еллардагыга караганда, программасы катлаулырак кебек тоелды. Ләкин һәрвакытта да тырышып, һәр дәрескә әзерләнеп йөрергә өйрәнгәнлектән, ул дружинада пионер эшләрен дә алып барырга, яхшы укырга да өлгерде. Моның сәбәбе, бәлки, Айсылуның көннең һәр минутын дөрес файдалана белүеннәндер. Ул бит һәр кичне, дәресләрен әзерләп бетергәч, иртәгесе көнгә план төзеп куя иде. Һәр иртә саен физзарядка ясарга да онытмый.
Айсылу (Автобиографик очерк)
(Дәвамы)
“Орленок” белән саубуллашырга да вакыт җитте. Яңа гына килгән кебек тоелса да, кырык көн үтеп тә киткән иде инде. Күпме күңелле кичәләр, отряд җыелышлары, пионер учаклары, кызыклы дәресләр артта калды. Дуслары да күбәйде Айсылуның. Алар да шушы бәләкәй генә буйлы, озын сары чәчле башкорт кызын якын күрделәр, шатлыкларын да, кыенлыкларын да бергә җиңделәр. Читать полностью
Айсылу (Автобиографик очерк)
Салкын көзге җил исә. Кояшлы көннәр белән саубуллашырга теләмәгән ак каен, җил белән тарткалашып, һәр саргайган яфрагын саклап калырга тырыша, ләкин булдыра алмый. Кыштырдап торган яфраклар өстенә шыбыр-шыбыр килеп көзге яңгыр ява башлый һәм, күп тә үтми, яфраклар, соры төскә кереп, йомшарып җиргә сарылалар… Читать полностью
Сөекле Гөлфия апама (бәет)

Шарипова Гөлфия Мөхибулла кызы.
Әгәр исән булса, бүген аңа 75 яшь тулыр иде.
Ничек итеп башлыйм икән
Бу бәетнең башларын?
Сөекле Гөлфия апабыз
Безне мәңгегә ташлады.
Без алты кыз бер төптәге
Гөл булып үскән идек,
Тирән картлыкка җитәргә
Аллаһыдан өмет иттек. Читать полностью
Җитмеш сигез чишмә авылы
Җирең күпме, дип сорама, суың күпме дип сора, ди борынгы мәкаль. Кеше үзенең яшәү урынын су яныннан эзләгән. Менә безнең авылга нигез салган Мансур исемле кеше дә урман уртасыннан аккан киң булмаган елга буена килеп урнашкан. Бу елганың ике яры да югары булган, аннан чишмәләр агып торган. Яңа Мансур авылында кешеләр күбәйгән саен, чишмәләр дә арта барган. Моннан күп еллар элек 78 чишмә авыл халкын су белән туендырып торган. Хатын-кызлар, көянтә-чиләкләрен асып, шушы чишмәләргә суга йөргәннәр, чишмә улакларында кер чайкаганнар. Егетләр дә, үзләренә уңган кәләш күзаллап, елга буена төшкәннәр. Читать полностью
Культура, традиции и нравственные принципы — всегда были первоосновой, матрицей жизни
В области культуры, как и в любой сфере деятельности, большую роль играют люди, которые наделены яркими талантами. Своим музыкальным дарованием и способностью подымать настроение людей, они находятся на особом счету у сельских жителей.
Супруги Равиль и Рафиса Минибаевы — коренные жители села Старое Фейзуллово, и они являются патриотами своей малой родины. Даже тогда, когда настали сложные времена, они не покинули село. Свои таланты и музыкальное дарование они и сегодня используют для поддержания уровня культуры в селе. Читать полностью


