1 мартта Самарда икенче тапкыр талантлы җырчы, биюче, юмор һәм пародия остасы, шоумен (үзе әйтмешли, оригиналь жанр артисты) Данир Сабировның концерты булып узды. Ул тагын бер кат Самар тамашачын үзенең пародия уйнаулары, тел байлыгы, моңлы тавышы, оста биюе белән таң калдырып китте.
Артистның сүзләренә караганда, үткән елгы концертка самарлылар 450 билет сатып алган булса, быел залга, ил күләмендә финанс кризисы котырынуга да карамастан, 500 тамашачы җыелган.
Әле Данир икенче көнне Тольяттида да концерт бирергә җыенуларын сөйләде. Читать полностью














