16 февраль – каһарман якташыбыз, күренекле шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның туган көне
Самара өлкә хөкүмәте ярдәмендә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында китап дөнья күрәчәк
Мин аның турында, аның ачы язмышы турында беренче тапкыр үткән гасырның алтмышынчы еллары башында ишеткәнмендер, мөгаен. Ә беренче шигырьләрен Камышлы районының татар телендә нәшер ителүче “Югары уңыш өчен” газетасында укыганмындыр, дип уйлыйм. Моны ул елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлап, юллама буенча нәкъ шушы басмага эшкә җибәрелгән, аннан соң Татарстанның Лениногорск һәм Чирмешән районнары буенча “Социалистик Татарстан” (Хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасының үз хәбәрчесе булган, озак еллар Татарстан радиосы белән җитәкчелек иткән, “Чаян” журналында җаваплы секретарь булып эшләгән Минвагыйз Зәйнетдинов та сагынып искә ала. Читать полностью














