“Шәһри казан” газетасында хәбәрче Дилбәр Гарифуллинаның Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән “Яшь имамнан да мескен кеше юк” дигән әңгәмәсе дөнья күргән иде. Анда дин әһеле: “Татарстанда булган мәчетләрнең 70 процентында имамлык вазифасын яшьләре җитмештән арткан бабайлар алып бара. Олы яшьтәгеләрнең мондый олы вазифаны алып барырга көчләре дә, белемнәре дә җитеп бетми. Ә яңа гына мәдрәсә тәмамлаган яшьләребез авыл мәчетләренә кайтырга ашыкмый, чөнки аларга анда яшәү һәм эшләү өчен шартлар юк”, — дип, авыл мәчетләре алдында торган проблемаларны да атап узган.
Ә менә безнең өлкә авыллары мәчетләре бүгенге көндә нинди шартларда яши икән соң? Бу сорауны без Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМгә бирдек. Читать полностью















