Кайсыбер игътибарлы самаралылар аны әле үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында “Болгар егетләре” ансамблендә җырлаганнан бирле хәтерлиләрдер, мөгаен. Шул вакытта аларны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Самараның Физкультурный урамындагы Боз сараенда үткәрелгән “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәменә дә чакырганы истә. Җырчы карьерасы башында ук Нәфкать Нигъмәтуллин үзенчәлекле моңлы тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, эстрада җырларына, бигрәк тә халык җырларына, яңа яңгыраш, яңа төсмерләр бирү белән башка иҗатташларыннан аерылып тора иде. Соңрак ул үзенең иҗат төркемен оештырып, аерым концерт программалары белән Россия төбәкләре буйлап гастрольләрдә йөри башлады.
Читать полностью →