Сызран мәчетендә зур тантана

30-летие1615 ноябрьдә Сызранның Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәчетнең 30 еллык юбилее узды. Тантанада мәртәбәле кунаклар – шәһәр башлыгы урынбасары Алексей Романенко, шәһәр Думасы депутаты Эльдар Мәҗитов, Самара Җәмигъ мәчетенең өлкән имамы Иршат хәзрәт Сафин, якташыбыз, Ил Каһарманы Дамир Йосыпов, Ульян өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин һәм башкалар катнашты. Юбилей тантаналары алдыннан кунаклар Сызранның Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышып чыктылар. Тантана ризык тулы өстәләр артында мәҗлес төсендә һәм югары дәрәҗәдә узды. Читать полностью

Бәхетле бул, кызым!

наиля11Һәр ата-ана баласының тәртипле, тәүфыйклы, кешелек­ле булып үсүен тели. Бу яктан мин үземне бик бәхетле ана, дип саныйм. Аллаһыга шөкер, кызларым Наилә белән Галия йөземә бер генә дә кызыллык китермәделәр. Читать полностью

Мәрхәбә, и гали солтан, мәрхәбә

DSC_931911Мәчәләйнең Үзәк мәчетендә  Мәүлид бәйрәме үтте Читать полностью

Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын!

Маулюд Тольятти общая10 ноябрьдә Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен уздырды. Читать полностью

Бер күрешү өчен килдек без…

ак калфак11

Самара өлкә «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары

Өлкә татарлары өчен бу ел зур чараларга бай булды — апрельдә “Мирас” I Халыкара татар мәдәнияте  фестивале гөрләп узды,  июньдә Камышлыда Х Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелде, октябрьдә Бөтендөнья хәләл көне кунакларын каршы алдык, ә 13 ноябрьдә, унынчы Мәүлид ән-Нәби бәйрәме кысаларында,  Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Чара “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” темасына багышланды. «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы ике көнгә исәпләнгән иде. Беренче көнне  Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан килгән йөзләп  хатын-кыз Похвистнево районының Гали авылында булдылар. Анда балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, 3нче һәм 4нче мәхәллә мәчетләре, “Хәләл” цехы, “Исхаков” крестьян-фермер хужалыгы белән таныштылар. Читать полностью

ФОТООТЧЕТ: «Идел» татар халык эстрада ансамбленең чираттагы концерты искиткеч шәп булды

i (14)Соңгы вакытта Самарада татарча концертлар һәр атна саен диярлек булып тора. Рус халкы арасында яшәгән татарлар өчен бу концертлар тансык. Егерме еллык тарихы булган Самараның «Идел» татар эстрада җыры халык ансамбле концертлары да бик кадерле һәм көтеп алынган чара. «Заря» мәдәният сараена легендар ансамбльнең чираттагы концертына җыелган тулы зал моны тагын бер кат раслады.

Читать полностью

Мәчәләй авылының игелекле уллары

iҮткән атнада мин Та­тарстанда яшәүче туган­на­рымның хәлләрен белеп кайттым әле. Минем әнием Әлмәт районы, Тайсуган авы­лында туып-үскән бит. Шә­ригать туганлык җепләрен ныгытырга кирәк, ди, бу фарыз гамәл. Аларның тормышы белән кызыксынасың, үзеңнең  ничек яшәвеңне уйлап ка­рыйсың… Читать полностью

Күңелебезне җылытучы учак

Мидхат аб (3)

Сания ӘМИНОВА балалары арасында (гаилә архивыннан)

Ана — баласын чын күңелдән яратучы, ялгышларын, ха­таларын гафу итүче, һәрвакыт ярдәм итеп торучы олы йөрәкле зат. Безнең әниебез Сания Мәннән кызы Әминова да шундыйлардан.  Ничә яшькә җитсәк тә, безне сабый баладай кайгыртып, ут йотып яшәүче газиз кешебез ул. Читать полностью

Бүген бездә Сөмбелә

IMG_016311

Авыл хуҗалыгы алдынгыларын Азат НАДИРОВ котлый

2 ноябрьдә Самараның “Заря” мәдәният сараенда татар халкының Сөмбелә милли бәйрәме гөрләп узды. Чараны шәһәр администрациясе ярдәмендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе оештырган иде. Читать полностью

Самарада — “Татар дозоры”

татар-дозорӨлкә “Туган тел” татар яшь­ләре оешмасы “Татар до­зо­ры” дип аталган уен уз­дырды. Читать полностью

“Бердәмлег”егезне югалтмагыз…

9

Әлфия АЙДАРСКАЯ (алгы рәттә сулдан өченче) белән очрашуда катнашучылар

Вакыт дигән нәрсә шул­ка­дәр тиз үтә ки, сизмисең дә. Әле кичә генә татар халкының күре­нек­ле җырчысы, компо­зиторы, Габдулла Тукай исе­мендәге Дәүләт бүләге иясе Сара Садыйкованың һәм та­тар опера сәнгатенә нигез са­лучыларның берсе булган Га­зиз Айдарскийның кызы, за­манында танылган балерина, бик тере һәм иҗат утында янып яшәүче Әлфия Айдарская “Бер­дәмлек” редакциясендә ку­накта булып киткән иде. Очрашуда “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, Са­мараның “Яктылык” татар мәк­тәбе укытучылары, Са­мара хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы акти­вист­лары катнашкан иде. Әлфия ханым әни­сенең һәм әтисенең иҗатын бар­лау һәм саклау турында сөй­ләде, кызыксындырган со­рау­­ларыбызга җавап бирде, ки­ләчәккә планнары белән та­ныш­тырды. Ул үзе язган ки­тап­ла­рын, композиторның “Би­би­сара моңнары” дип атал­ган җырлар җыентыгын бүләк иткән иде. Читать полностью

Яшьләр заманча җырлар ярата

галимов и зайнетдин11Быелгы көз мәдәни чараларга бай булды. Сама­раның Киров мәйданында урнашкан Иҗат сарае адми­нистраторы, татар-баш­корт концертларын оеш­тыру­чы Флорида Локманова афи­ша­ларны алыштырып өл­герә алмый. Зинира-Ри­зат Рамазановлар, Ришат Төхвә­туллин, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев… Чын “йолдызлар яңгыры”!

Мин үзем татар-башкорт концертларына еш йөрим, кайчакта билетлар сатарга да ярдәм итәм. Кызганычка, алар соңгы елларда бик кыен сатыла. Моны артистларның еш килүе белән аңлатып буладыр, мөгаен. Халык кон­цертларга сайланып, үзе те­ләгән җырчыларга гына йөри хәзер. Әлбәттә, артист­ларга бу табышлы түгел. Шулай да Самарага киләләр, халыкның күңелен күрәләр. Моның өчен аларга рәхмәт.  Читать полностью

Таһир белән Зөһрә кебек

газизуллиныСеңелем Алия бе­лән мин бәхетле, тату гаиләдә үстек. Моның өчен әтиебез Әсгать һәм әниебез Рәсимә Газизулиннарга бик рәхмәтлебез.  Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшә­гән­гә, мәхәббәт җи­мешләрен җил дә тидермичә, наз­лап-ир­кәләп үстергән­нәр­дер алар. Читать полностью