Бу тормышка һәрбер бала
Саф мәхәббәт аша киләдер.
Әй, аналар! Йөрәк назыгызны
Сабый тавышы белән биләгез.
Читать полностью
«Грачи прилетели» — в Самаре отпраздновали башкирский праздник Карга туй / “Карга туе”на башкортлар җыелды
24 марта 2019 года в Доме культуры «Заря» в Самаре башкиры со всего региона и гости из Башкортостана собрались на ежегодном областном башкирском празднике Карга туй. В этом году он посвящен 100-летию образования Республики Башкортостан и 15-летию создания башкирского народного ансамбля танца «Ляйсан». Мероприятие организовано общественной организацией «Курултай башкир» г. Самара, Самарской областной общественной организацией поддержки национальной культуры «Курултай (конгресс) башкир» при поддержке Администрации г.о. Самары и Дома дружбы народов Самарской области. Читать полностью
Туган төбәк — асыл ягым
Авылым турында шигырь язарга теләгем зур иде. Гали авылында яшәүче Саимә Морзахановага мөрәҗәгать иттем. Минем соравым буенча ул шушы шигырьне язып бирде.
Читать полностью
Югалтулар язмасын
Яралы хатирәләремне яңартуымның сәбәбе язмышыма рәнҗүдән. Без дүрт тамак, иң олы бала мин — Гайшә. Әтиебез сугыштан ике кулсыз, күп тән җәрәхәтләре алып кайтты. Әниебез колхозда иң авыр эшләрдә эшләсә дә, без ач идек. Ул вакытта хезмәт хакы түләмиләр иде бит, ризык та бирмиләр, эшләгән өчен “амбар” журналына “таяк” кына куялар иде. Безне ачтан үтермәс өчен, әниебез кемнеңдер керләрен алып кайтып, төне буе юа иде. Шул элгән керләргә карап: “Эх, нинди матур чәчәкле күлмәкләр, минем дә шундый кием киясем килә”, — дип хыялланып, кулым белән сыйпап уза идем. Ә әнием миңа карап: “Кызым, әтиеңнең куллары булса, сез дә шундый күлмәкләр кияр идегез”, — дип үкси-үкси елый иде. Читать полностью
Матур яшәү сере нидә?
Авылдашым, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбленең моңлы җырчысы, йөрәкләрне җилкендереп биючесе, заманында ансамбльнең музыка җитәкчесе, Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йорты мөдире, уңган-булган, нинди эшкә алынса да, шуны булдыра алган Наил Галимуллинның тормыш, иҗат юлы, яшәү рәвеше, кешеләргә мөнәсәбәте турында укучыларның күңеленә илтеп җиткерерлек итеп язып булырмы, үзе кебек үк якты, нурлы, үтемле сүзләр табып булырмы икән? Аның турында барысын да язып бетерә алмам кебек булып тоелды башта… Читать полностью
Күңел ишекләре һәрвакыт ачык
Моннан ике ел элек Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җитәкчесе итеп Ренат Азизов сайланган иде. Шул дәвердә ул үзен лаеклы җитәкче, сәләтле режиссер буларак танытырга өлгерде. Бүген укучыларыбызны аның белән якыннанрак таныштырырга булдык. Читать полностью
Ә нечкә күңеле бар иде аның…
Бүген Камышлы авылында якташ шагыйребез Әнвәр Мортаза улы Давыдовның тууына 100 ел тулу уңаеннан чаралар үтә
Якташ шагыйребезнең 100 еллыгы якынлашып килгән искә алу көннәрендә редакциябезгә үткән гасырның 60нчы елларында Камышлының “Югары уңыш өчен” газетасында эшләп, Әнвәр Давыдовның иҗаты белән якыннан таныш булган Татарстан журналисты, шагыйрь Минвагыйз абый Зәйнетдинов килеп керде дә: “Әнвәр Давыдовның тере тавышын ишетәсегез киләме?” – дип сорады. “Әлбәттә, килә!” дигән җавап ишеткәч, флешкасын кесәсеннән тартып чыгарды: “Бу минем Татарстан радиосына Әнвәр Давыдов турында әзерләгән тапшыруымның язмасы. Ул вакытта Давыдовның сиксәненче юбилеен бәйрәм итәргә әзерләнә идек дип, язманы уйнатып та җибәрде. Без, редакция хезмәткәрләре, мәрхүм якташларыбыз Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, әдипләребез Хисам Камал, Әхсән Баян һәм шагыйрьнең туганнан туган энесе Альберт Нарбеков истәлекләрен, матур итеп шигырь укыганнарын йотылып тыңладык. Данлыклы диктор Тәлгать Хаматшинның йомшак тавышы да ниндидер башка халәткә, үткән тормышыбызга алып кайтты кебек. Читать полностью
Татарстан — рухи үзәк ул
2019 елның 15 мартында Казанда Федераль татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасының IX хисап-сайлау конференциясе узды. Хәзерге вакытта бу оешма 39 төбәкнең милли-мәдәни автономияләрен берләштерә. Конференциядә бу оешмалардан сиксәннән артык делегат катнашты. Чарада Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Әнвәр Горланов һәм мин, Тольяттида яшәүче Самара өлкә автономиясе әгъзасы Зөлфия Галиханова, катнаштык. Читать полностью
Авыл – һәр милләтнең нигезе
Татарстанда сигезенче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган бу чарада Россиянең 39 төбәгеннән 800ләп кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты. Һәрвакыттагыча, анда Самара өлкәсеннән дә зур делегация барган иде. Якташларыбызның бу сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашуыларын соралдык. Читать полностью
Язлар җитте
Син инде кышыңда. Моңланып
Языңны сагынма зарыгып.
Гомернең язы бер. Яңадан
Килмәс ул, уфтанма көенеп. Читать полностью
Сөйләрме икән?
Гөлчирәмне югалтуыма 11 ел тулды
Газраил килер беркөн мине алырга,
Сөйләрме икән, күргән-белгәнен?
Сөйләрме икән, минем җәмәгатьнең
Оҗмах кошы булып йөргәнен?
Читать полностью
Ике мәхәббәт тарихы
Регина хат ташучы булып эшли. Ул шәһәребезнең берничә күпкатлы йортына хезмәт күрсәтә — газеталар, хатлар, картларга пенсия ташый. Ягымлы, игътибарлы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кызны халык та хөрмәт итә. Бигрәк тә аны “Бердәмлек” газетасын яздырып алучы әбиләр яраталар. Ул бит аларның барысын да яхшы белә һәм шимбә көнне газетаны бик олы яшьтәгеләренең фатирларына ук кертеп бирә. Читать полностью
Әлифне таяктан аерырга өйрәтүчеләр
Самарада татар мәгарифе торгызылуга һәм татар якшәмбе мәктәбенең 30 еллыгына багышлана
Кичкә табарак булды бу. 1989 елның җылы язгы кичендә Куйбышевның Яшьләр йортында “Туган тел” татар җәмгыятен оештырып йөрүчеләрнең чираттагы утырышы бара иде. Кинәт кабинет ишеге ачылып китте дә йөзендә ихтыяр көче балкып торган хатын килеп керде. Кереш сүзләр сөйләп тормады ул. “Мин Хәридә Габделҗан кызы Дашкина булам. Александр Матросов урамындагы 12 санлы эшче яшьләр мәктәбендә директор булып эшлим. Мин шушы мәктәптә татар якшәмбе мәктәбе оештырырга тәкъдим итәм”, — дип нәрсә өчен килгәнен шунда ук әйтеп тә бирде. Читать полностью