Бөтерелеп яуган карлар кебек,
Бөтерелә минем уйларым.
Гомерем буе сезгә соклансам да,
Бураннарым, һич тә туймадым.
Читать полностью
Кышкы Сабан туе
«Туган тел» татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган язмалар сериясен дәвам итеп, бу саныбызда 1989 елда “Волжская коммуна” газетасында басылып чыккан “Кышкы Сабан туе” мәкаләсен татар теленә тәрҗемә итеп бастырабыз. Аны ул вакытта өлкә газетасында эшләгән, ә бер елдан инде “Бердәмлек” газетасының редакторы булып киткән Рәфгать Әһлиуллин язган. Читать полностью
Бергә булу – үзе зур бәхет
“Исем китә гармунчыга:
Ничек талмый куллары?
Сөйгән яры көч бирәдер,
Булсын тизрәк туйлары”, - дип җырлана татар халык җырында. Бүген Тольяттида гомер итүче оста гармунчы Наил Ваһитовка карап, бу сүзләрнең дөрес булуына тагын бер кат инанасың. Тормыш иптәше Тәнзилә белән гаилә коруларына инде 54 ел тулса да, Наил абый һаман аңардан илһам алып яши, иң матур җырларын аңа багышлый. Читать полностью
Яшьлегебезгә йөгереп кайттык бүген
Бөек татар җырчысы, Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Мактау Ордены кавалеры, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, кыскача әйткәндә, татар халкының иң яраткан, иң моңлы җырчысы Илһам ШАКИРОВның вафатына 40 көн тулып узды. Урыны оҗмахта булсын иде.
Шушы уңайдан Самараның Халыклар дуслыгы йортында бер төркем аны күреп белгән, танышып сөйләшкән милләттәшләребез җыелып, җырларын җырлап, хатирәләре белән уртаклашып утырдылар. Читать полностью
“Бердәмлек” тирәсендә берләшеп яшик
Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы укучылары! Сез бүген кулыгызга басмабызның 1500нче санын алдыгыз. Андый юбилейлар еш булмый — ун елга бер генә. Шулай булгач, бу “Бердәмлек” гомерендәге өченче зур юбилей.
Читать полностью
Чаңгычылар салган шома юллар / Физкультура и спорт — гаранты крепости тела и духа
Иске Ярмәк авылында, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, бишенче мәртәбә чаңгы ярышлары узды
Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Кайбер кешеләргә, бигрәк тә балаларга, ак тунлы кыш ошый. Чана-чаңгыда шуу, кар атышып уйнау, кар түмгәген тәгәрәтеп, Кар бабай ясау да күңелле. Кар күп булган елларда уеннар тагын да кызыклырак була. Чаңгы яисә чанада биек таудан очып төшүләр, егылып, карга батып, тирләп-пешеп кабат өскә үрмәләүләр… Бер дә туйдырмый иде андый уеннар. Бияләйләр боз булып ката, битләр уттай яна, ә күңелгә шундый рәхәт!
Читать полностью
“Яктылык”та “Батырлык дәресе”
Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә ел саен февральдә патриотик тәрбия айлыгы уза. Быел укучылар “Җиңүнең исеме – Әфганистан” дип аталган чарада катнаштылар. Стройда җырлап йөрү аларның хәрби хезмәткә әзер һәм җырга оста булуларын күрсәтте, ә “Батырлык” дәресендә алар Россия Герое, Дәүләт думасы депутаты Игорь Станкевич белән таныштылар. Мәктәп директоры Радик Газизов мөхтәрәм кунакны тәкъдим иткәндә аның Әфган һәм Чечня сугышында катнашуы, “Кызыл йолдыз”, III дәрәҗә “Ватанга хезмәте өчен”, “Батырлык өчен” орденнары һәм медальләр белән бүләкләнүе турында сөйләп узды. Читать полностью
Туган телем – иркә гөлем / В Самаре День родного языка познакомил ребят с языками и традициями разных народов
Ел саен 21 февральдә уздырылучы Халыкара туган тел көнен өлкәбезнең бөтен төбәкләрендә дә зурлап үткәрделәр. Ә төп чаралар быел Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында оештырылган иде. Читать полностью
Конференциягә чакырабыз! / Областная татарская газета «Бердэмлек» приглашает на конференцию!
Бөтендөнья туган телләр көнен билгеләп үткән вакытта “Бердәмлек” өлкә татар газетасының нәкъ 1500нче саны дөнья күрәчәк. Шушы ике зур вакыйгага багышлап, редакция хезмәткәрләре “Бердәмлек” — киләчәккә карап” дип аталган газета укучылар конференциясе (читательская конференция) уздырырга ният итте. Чарага Татарстаннан, өлкәбезнең татарлар күпләп яшәгән район үзәкләреннән мөхтәрәм кунакларны, “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчеләрен, газета язмышына битараф булмаган газета укучыларын, тугры әбүнәчеләребезне шушы конференциядә катнашырга чакырабыз.
Читать полностью
Р.К. Багаутдинов: «Все обязательства, зависящие от Камышлинского района, будут выполнены» / Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена әзерлек бөтен көчкә бара
Очередное выездное совещание по вопросам подготовки к Всероссийскому сельскому Сабантую прошло в райцентре Камышла под председательством и.о. руководителя администрации губернатора Ю.А. Рожина. В обсуждении принимала участие заместитель министра культуры Самарской области И.Е.Калягина. Читать полностью
В ЦСДК Алькино состоялся концерт, посвященный 30-летию вывода Советских войск из Афганистана «Живая память» / Дөньялар тыныч булсын
15 февраля в ЦСДК Алькино состоялся концерт, посвященный 30-летию вывода Советских войск из Афганистана «Живая память». На эту встречу пришли наши воины — «афганцы» Сагдиев Хайдар, Гареев Шамиль, Латыпов Зуфар, Мурзаханов Ильгизар, Исхаков Ильяс, Маннанов Рафаиль, один участник боевых действий в Чечне Саликов Алмаз. Читать полностью
Үкенечкә калмасын
Ана телебезне саклап калу — милләтебез алдында торган иң зур проблемаларның берсе. Кызганычка, бүген татар авылларында да кайбер әти-әниләр балалары белән рус телендә сөйләшәләр. Һәркем моны үзенчә аңлата. Берәүләр: “Без авылдан киткәндә русча белми идек, шәһәргә укырга баргач кыен булды. Балам да интекмәсен әле”, — диләр, икенчеләре: “Соңгы елларда авылыбызга читтән килеп төпләнүчеләр күп. Алар татарча белми, шуңа күрә барыбыз да рус телендә сөйләшәбез”, — дип акланалар. Читать полностью
Күңеле һаман яшь аның
Бүген Иске Ярмәк авылы мәктәбенең физкультура укытучысы Әсгать Минаҗетдин улы Гыйлаҗевка 65 яшь тула!
Балаларны бөтен күңеле белән яраткан кешеләр генә мәктәптә эшли аладыр, мөгаен. Чын укытучы — ул бит дәрес бирүче генә түгел, укучыларының сәләтен күреп үстерүче дә, зур юлга озатучы да, кайгы-шатлыгын уртаклашучы да, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы да… Камышлы районының Иске Ярмәк мәктәбенең физкультура укытучысы Әсгать Гыйлаҗев нәкъ шундыйлардан. Таләпчән, эчкерсез гади һәм гадел, укытучыны балалар да ярата, ата-аналар, укытучылар да хөрмәт итәләр.