В Сызрани прошел День татарской культуры (ФОТО, ВИДЕО) / Татар мәдәнияте бай тарихлы

new_IMG_081620 февраля в Сызрани, в библиотеке №18, при поддержке и участии Национально-культурной автономии татар г.о.Сызрань прошел День татарской культуры.

Гостей праздника порадовали выступления татарских музыкальных коллективов, демонстрация татарского национального костюма, познавательная лекция об истории, культуре и традициях татарского народа. Встреча завершилась чаепитием с национальными угощениями. Читать полностью

Вакыт яраларны төзәтми…

artleo.com-10541Хәйдәр белән без бергә үстек. Миннән бер урам гына арада яшәгәнгә, мәктәпкә дә, кичке уеннарга да бергә йөри идек. Шулай бер-беребезгә гашыйк булганыбызны сизми дә калганбыз. Мин – аны, ул мине берсүзсез, күз карашыннан аңлый идек. Мәктәпне тәмамлагач, сөйгәнемне армия сафларына алдылар, ә мин шәһәргә укырга киттем. Ул елларда кесә телефоннары юк иде, ике арада сөю хатлары гына йөрде.

Бераздан Хәйдәрнең хатлары сирәгрәк килә башлады, алар да ничектер кыска, кырысрак иде сыман. Миңа карата хисләре суынганын сизсәм дә, “Ялгышамын гына”, — дип үз-үземне тынычландырырга тырыштым. Читать полностью

Талантлы гармунчыбыз

шакуров

Мөхәммәт ага ШӘКҮРОВ.

Мөхәммәт абыйны мин күптәннән беләм. Ләкин төрле гармуннарында өздереп уйнавын ишеткәндә, һәрвакыт шаккатам. Югыйсә, музыкаль белеме дә юк бит, үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнгән кеше ул. Халык көйләрен үзәкләрне өзәрлек, күңел кылларын тибрәтерлек итеп башкара, бии белмәгәннәрне дә биетә. Шулай бөтен дәртен җигеп уйнаган кеше генә чын гармунчы буладыр. Ул авылдашларының һәм тирә-юнь авылларда яшәүче якташларының гармуннарын да төзәтә бит әле. Читать полностью

Аңа бүген дә – утыз биш!

Любовь Максимова и Мидехат Аминов

Мидхәт ӘМИНОВ һәм Любовь МАКСИМОВА.

“Заря” Мәдәният сараенда “Самар ен” чуваш халык җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Любовь Максимованың юбилее гөрләп үтте

Самараның Халыклар дуслыгы йортында без — татар, чуваш, мордва, башкорт, украин һәм тагын дистәләгән мил¬ләтләрнең иҗтимагый оешмалары, зур һәм дус бер гаилә булып яшибез. Быел безнең җылы һәм сыйфатлы итеп ремонтланган йортыбыз да үзенең 15 еллык түгәрәк датасын каршы ала бит инде. Ә унбиш ел эчендә, кем әйтмешли, бергәләшеп бер пот тоз ашап бетерергә була. Читать полностью

Әткәй-әнкәй, көтегез, исән-сау әйләнеп кайтырмын!

DSC07284 (1)23 февраль — Ватанны саклаучылар көне

Армиядә хезмәт итү — ир-егетләрнең төп, изге бурычы, дип әйтергә яратабыз. Бу турыда сөйләшү өчен бүген шун­дыйларның берсе — Шен­талы районының Денис авылы егете Айнур Баһаутдиновның әтисе — Хәлил әфәнде һәм әнисе Әлфия ханым белән оч­ра­шырга булдым. Дөрестән дә, нинди хисләр кичереп яши икән бүген яшь солдатның ата-ана­лары?! Читать полностью

Ана телен югалтмыйк

Өлкә “Туган тел” татар оешмасы советы әгъзасы Фәһим Йосыпов.

Өлкә “Туган тел” татар оешмасы советы әгъзасы Фәһим Йосыпов.

21 февраль – Халыкара туган тел көне

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез саф­лыгы, матурлыгы, аһәң­лелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эш­ләргә кирәк.

Өлкәбездә татарлар күп­ләп яшәсә дә, бүген ана телен саклап калу, аны үстерү мәсьәләсе бик җитди тора. Мәсәлән, Камышлы авылы мәктәбендә ана телебез дәресләрен бетереп, аңа факультатив сәгатьләр генә калдырылган икән. Бу проблеманы өлкә “Туган тел” татар оешмасы берничә мәртәбә күтәреп чыгып, татар теле дәресләрен укыту программасына кайтарту буенча эшче төркем дә оештырылган иде. Аның җитәкчесе итеп билгеләнгән өлкә “Туган тел” татар оешмасы советы әгъзасы Фәһим Йосыпов өлкә милли-мәдәни автономиясе, өлкә “Туган тел” һәм Самара региональ иҗтимагый иҗади “Дуслык” оешмасы әгъзалары, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары катнашында күптән түгел бу мәсьәлә буенча җыелыш үткәрде. Читать полностью

Самарский лыжник Камиль Биккулов стал чемпионом мира / Алтмыштамы, алтмышта…

bikСемь медалей завоевали в Финляндии на чемпионате мира по лыжным гонкам среди ветеранов (любителей) три участвовавших в турнире представителя Самарской области.

Четыре награды привез домой 60-летний самарец Камиль Биккулов. Он помог сборной России выиграть «золото» в эстафете 4х5 км в категории 60-64 года. А в личном зачете Камиль выиграл 15 км, стал вторым на 30 км и третьим — на 5 км. Читать полностью

Изгелек җирдә ятмый

image

Яңа Мансур авылы

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында эшләп килгән инвалидлар оешмасында унга якын кеше теркәлгән.  Аның җитәкчесе Габдулла Гыйниятуллин барсының да хәлен белеп, алар белән аралашып тора. Читать полностью

Шенталы станциясендә яшәүче Әхмәди ШӘҺИТ: «Дөрес гыйбрәт ала бел…»

m175518Кызганыч ки, соңгы вакытта дөньяда, безнең илдә булган фаҗигалы вакыйгалар турында еш ишетелә башлады. Террорчылар биналарны басып алалар, очкычлар шартлый, кайбер илләрдә сугышлар бара. Күпме халык вафат була, бер гаепсезгә күпме кан коела… Читать полностью

Ветеринар – авылда иң кирәкле һөнәр

диляра каримова

Диләрә Кәрам кызы Кәримова.

Диләрә ханым Кәримова белән аның эш урынында — Камышлы районының Иске Ярмәк авылындагы ветеринария үзә­гендә очраштык. Ул Сергиевскидагы зооветеринар тех­никумын тәмамлаганнан соң берникадәр вакыт Большая Черниговка районы хуҗа­лыкларының берсендә эшләп ала. Аннан Иске Ярмәккә кайтып, колхоз таркалганчы фермада ясалма орлык­ландыручы һәм менә күп еллар инде авылның ветеринария дәвалау үзәгендә аптекарь булып эшли. Читать полностью

Чемпионы «Лыжни России» / Нәниләр дә чаңгыга басты…

IMG_6952В г. Самара на лыжной базе УСЦ «Чайка» прошли массовые Всероссийские лыжные гонки «Лыжня России в Самаре – 2016». В этих соревнованиях ежегодно принимают участие лыжники Челно-Вершинского района. Текущий год не стал исключением. Фирдинант Хабибуллин на дистанции 5 км первым пересёк финишную прямую, став чемпионом соревнований. Второй — представитель этого же района Динис Багаутдинов повторил успех своего земляка, став чемпионом на дистанции 10 км.  Читать полностью

В Камышле разыграли кубок Главы района / Өлкә авылларында волейбол турнирлары

DSC_6224Лучшие волейбольные команды сошлись в бескомпромиссной борьбе за спортивный трофей — кубок Главы района по волейболу.

В турнире приняли участие 10 команд из всех сельских по­селений района. Это Камышла, Байтуган, Балыкла, Новое и Старое Усманово, Ермаково. От­крыл турнир Глава района Рафаэль Багаутдинов. Он по­приветствовал волейболистов и пожелал им успешной борь­бы за победу. Читать полностью

Волонтеры Победы / Камышлының “Җиңү волонтерлары”

WP_20160204_10_35_59_ProСоциально-экономические преобразования, происходящие в России в последние десятиле­тия, привели к необходимости возрождения ценностных ори­ентиров общества. В связи с этим особую актуальность приобретает волонтерское движение, как общественно полезная деятельность, осуще­ствляемая на безвозмездной ос­нове, направленная на улучше­ние социальной ситуации и по­зитивные общественные пре­образования.

В Камышлинском районе получило свое развитие обще­ственное движение «Волонтеры Победы», основанное в год 70-летия Победы в Великой Оте­чественной войне. Неравно­душные молодые люди объеди­нились под общим движением, чтобы оказать помощь ветера­нам, в организации мероприя­тий, проведении акций. Читать полностью