Напоминаем, 7 июня в селе Татарская Каргала Сакмарского района Оренбургской области прошел VI Всероссийский сельский Сабантуй — самый известный национальный праздник татар и башкир. О размахе празднования на оренбургской земле говорит количество участников. В Оренбуржье съехались более 500 общественных деятелей из 18 субъектов страны, 20 высших руководителей мусульманских религиозных обществ, более 60 представителей татарской диаспоры, проживающих в Китае, и активисты из соседнего Казахстана.
Вместе с оренбуржцами в Татарской Каргале Сабантуй отпраздновали и соплеменники из Самарской области. В число делегатов вошли руководители и активисты татарских НКО региона, представители администрации Камышлинского района и алькинцы.
Читать полностью
Байтуганда Сәләй Вагыйзов музее булырмы?

Сәләй ага ВАГЫЙЗОВ һәм Рәмзия апа ВӘЛИТОВА күренекле татар язучысы Гариф АХУНОВ һәм 1960 — 80 елларда училище директоры Мөнәвир ИБРАҺИМОВ белән.
Самара өлкәсендә халык яратып укый торган “Бердәмлек” татар газетасының инде менә 25 ел чыгуын беләм. Аның кайбер саннары кулыма килеп кергәч, һәр язмасын бик кызыксынып укыйм. Бу төбәктә олы җанлы, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклаучы милләтәшләребез барлыгы белән горурланам. Шундый вакытларда күз алдыма Самара өлкәсе Камышлы районының Татар Байтуганы авылында туып үскән бөек шәхесебез, татар мәгарифен үстерүгә бәяләп бетергесез зур хезмәт керткән Сәләй Гатат улы Вагыйзов килеп баса.
Сәләй ага Вагыйзов һәм аның гомерлек тормыш иптәше, хезмәттәше Рәмзия апа Вәлитова — татар мәгарифенә 50 елдан артык хезмәт иткән “Әлифба” һәм 40ка якын башка уку-укыту әсбаплары авторлары бит алар. Мин үзем дә бу олы шәхесләр белән Арча педагогия училищесында (хәзер педагогия көллияте дип атала) эшләү дәверендә дә, аннан соң алар лаеклы ялга киткәч тә, аралашып, фикерләшеп яшәдем. Читать полностью
Мөнәҗәтләр тыңлап үскән…
Биш бала анасы, хезмәт ветераны, 20 елдан артык Гали авылының хөрмәтле абыстае булган инәкәебез Халисә Исламгәрәй кызы Сәгъдиевага шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Мин аның турында язып, шатлыгыбызны “Бердәмлек” газетасы укучылары белән дә уртаклашасым килә. Читать полностью
Расих Латыпов награжден Почетным знаком Губернатора Самарской области «За труд во благо земли Самарской» / Зур хезмәткә — зур бәя
Согласно Постановлению Губернатора Самарской области от 20.02.2015 №24 за значительный вклад в социально-экономическое развитие Самарской области генеральный директор общества с ограниченной ответственностью «Халяль» муниципального района Похвистневский Самарской области Расих Музагитович Латыпов награжден Почетным знаком Губернатора Самарской области «За труд во благо земли Самарской». Читать полностью
Үтә дә кызу «Пресса — 2015″ фестивале
Самараның Струковлар бакчасында (элеккеге елларда ул Максим Горький исемендәге парк дип атала иде) менә инде егерме икенче мәртәбә шаулап-гөрләп “Матбугат-2015” фестивале булып узды. Быел аның оештыручылары – Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы һәм Самара шәһәре округы администрациясе бәйрәмне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлаганнар иде. Читать полностью
Гали авылында Сабан туе узды / Саимә МОРЗАХАНОВА: «Быел өлкәбездә беренче Сабан туе бездә — Гали авылында үткәрелде» (ФОТОСУРӘТЛӘР)
Җәй башланып китте, димәк чиратта – ямьле Сабан туе бәйрәме чоры. Милли гореф-гадәтләребезнең асылыннан саналган бу бәйрәмне Татарстан чикләрендә генә түгел, ил, хәтта дөнья күләмендә дә бихисап милләттәшләребез билгеләп үтә. Узган ялларда Самар өлкәсендәге Гали авылында Сабан туе гөрләде.
Җирнең бәһасе, һичшиксез, күтәреләчәк
Гомер үткән саен һәр кеше үткән тормыш юлына борылып карый, чагыштыра, уйлана. Миңа Кошки районының Яңа Фәйзулла авылында яшәүче Рәис һәм Гөлсем Гыйльметдиновлар белән нәкъ шул турыда сөйләшергә туры килде. Читать полностью
Самарада – Россия көне / Самара отметит День России масштабным мероприятием, в рамках которого будет организована работа национальной площадки
12 июньдә Самараның Куйбышев мәйданында Россия көненә багышланган зур бәйрәм булачак. Бер үк сәхнәдә легендар “Ария” рок-төркеме, җырчы Валерия, Кристина Орбакайте, атаклы Иосиф Кобзон һәм башкалар чыгыш ясыячак. Концерт 18 сәгатьтә башланып, 22 сәгать 30 минутта бәйрәм феерверкы белән тәмамланачак. Читать полностью
Өлкә буйлап атлый Сабан туе/Иске Ярмәктә халыкның сагынып, сөенеп көтеп алган Сабан туе үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Узган ял көннәрендә өлкәбезнең татар авылларында халкыбызның иң яраткан милли бәйрәме – сабантуйлары башланды. Иң беренче булып алар Камышлы районының Иске Ярмәк авылында һәм Похвистнево районының Гали авылында узды. Читать полностью
Язның бер көне ел туйдыра…
Ирем Габделәхәт белән Похвистнево районының Яңа Мансур авылына баруыбыз иде. Күк йөзендә шәфәкъ нуры кызарып, җиргә эңгер-меңгер төшеп килгән вакыт. Якында гына трактор гөрелтесе ишетелде. Ни күрик, артына чәчү агрегаты таккан трактор иген чәчә. Менә аның янына әрҗәсенә орлык төягән йөк машинасы килеп туктады. Без дә бу уңган хезмәткәрләр белән танышу, сөйләшү, хәл-әхвәл белер өчен юлыбызны туктатып, машинабыздан чыктык. Читать полностью
Җиңү бәйрәме — берләштерүче көч
Хәтер парадыннан соң туган уй-фикерләр

Һәйкәл янына чәчәкләрне җирлек башлыгы Идрис Муллабаев һәм хезмәт ветераны Сәйфиулла Сафиуллин куялар.
9 Май -хәтер бәйрәме, шатлык бәйрәме, сугыш кырларында ятып калган якташларыбызны искә алу бәйрәме. Ул гасырлардан-гасырларга күчеп, мәңгелеккә сакланыр, Аллаһы теләсә. Илебезнең ныклыгы, халкыбызның батырлыгы аркасында ата-бабаларыбыз җиңүгә ирешкән. Сугыш тәмамлануга җитмеш ел вакыт узса да, туган-үскән илебезне сөю тойгысы сүрелми, дошманнардан саклау теләге бетми. Ул — мәңгелек.
9 майда Похвистнево районының Гали авылында бәйрәмгә җыелган халыкның күңелендә шушы хисләр кайнады. Кызганыч, ветераннарыбыз бик аз калды инде. Быел арабызда алар дүртәү генә. Шуларның берсе — Низаметдинов Әсгать абый бәйрәмгә килә алмады, авырып киткән иде. Ә 95 яшьлек Мидхәт абый Саниев, Хәлиулла абый Сафиуллин һәм Мөсифулла Фәйзуллин бәйрәмебезне бизәп, түрдән урын алдылар. Читать полностью
“Чын тормыш ул – актарып ташланган тарих, тел, милләт өчен көн саен көрәш”
Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашкан Самара өлкәсе делегатлары Казаннан алып кайткан тәэсирләре һәм уй-фикерләре белән уртаклашалар.
Читать полностью
Без сезне яратабыз һәм көтәбез!
22 майда өлкәбезнең барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә быел унберенче сыйныфны 21 бала тәмамлый. Аларны олы юлга озатырга Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, Самара шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, шәһәр Думасы депутатлары Минәхмәт Хәлиуллов һәм Вячеслав Гришин, Самара шәһәренең мәгариф бүлеге вәкиле Юлия Хәлиуллина, ата-аналар, әби-бабайлар һәм башка мөхтәрәм кунаклар килгән иде. Читать полностью