Яңа тәрәзәле булам дисәң, оекбаш бәйлә…

бабушка и окошко

Бу хатны сезгә Выселки авылында яшәүче 87 яшьлек Мәгълүмә әбиегез яза.

Балаларым үсеп җитеп, читкә таралдылар, иремнең бакыйлыкка күчүенә 25 ел тулды инде. Шуңа күрә ялгызым гына көн күреп ятам.

Беркөнне миңа бер ир кеше килеп: “Әби, сиңа яңа тәрәзәләр куячакбыз”, — дип тәрәзәләремне үлчәп китте. Мин аптырап: “Дөрес сүз микән бу?” - дип, икенче көнне үк авыл советына юл тоттым. Читать полностью

Без әнкәйнең биш шатлыгы булдык…

Мәдинә Галимулла кызы Галиуллина 90 яшьлек Нәсибә апасы белән.

Мәдинә Галимулла кызы Галиуллина 90 яшьлек Нәсибә апасы белән.

Минем әнием Мәдинә Галимулла кызы Галиуллина Камышлы районының  Иске Ярмәк авылында, унике балалы гаиләдә туып үскән. Аның  бала чагы бик авыр — Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Мәктәпнең өченче сыйныфын тәмамлагач, ул аз гына булса да ярдәмем тисен дип, әнисенә ияреп, кырга утауга йөри башлый, аннан фермада сарыклар караша, сыер саварга да өйрәнә.
Читать полностью

Хөсәенем– яшел бишегем

Благодаровка1Авылыбызның тарихы унсигезенче гасырга  барып тоташа. Татарстанның бүгенге Чирмешән районындагы Ел-ховой авылына  25 ел буе сол-датта хезмәт иткән Хөсәен исемле ир кайтып төшә. Ул вакытта закон  буенча, сол-даттан кайтучыларга җир бүлеп биргәннәр. Николай пат-ша указы нигезендә Хөсәен Чистай өязе, Сиделькино авылының Тархан елгасы буендагы тау итәгеннән җир сайлый. Урман да ерак түгел, туфрагы да уңдырышлы. Читать полностью

Дәваландык та, ял да иттек

загруженное (1)Кеше гомере йомгак кебек, тәгәрәп китә дә сүтелә. Гомер көзе бик тиз килеп җитә һәм пенсиядә яшәүче кеше зур дөнья белән элемтәсен югалта башлый. Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә эшләүчеләр, моны аңлап, еш кына авыл пенсионерларын бергә җыеп, алар белән төрле чаралар үткәрәләр. Ветераннар мондый ялларны көтеп алалар. Читать полностью

Гали авылында Сабан туе – 30 майда!

view_61783_tatarГали авылы Сабан туе 30 майга билгеләнде һәм ул иртәнге сәгать 11дә башлана.

Бәйрәм программасында төрле спорт ярышлары – көрәш, гер күтәрү, милли уеннар һәм ат чабышлары үткәрү каралган. Тамашачыларны танылган татар җырчылары Рафаэль һәм Динә Латыйповлар, Закир Шаһбан, Татарстанның Балык бистәсе районы үзешчәннәре катнашында зур концерт көтә. Сабан туе программасын Казан артистлары ирле — хатынлы Рафаэль һәм Динә Латыйповлар алып барачак. Килегез, кызык булачак! Читать полностью

Мәктәбебезнең горурлыгы алар!

Бүген, 22 майда, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлый

гульсум

Гөлсем Нәгыймулла кызы Әхмәтова

Камышлы районының Яңа Усман унберьеллык мәктәбе укытучылары Гөлсем Нәгыймулла кызы Әхмәтова белән  Алсу Сәлимҗан кызы Мохтарова турында иде сүзем.

Гөлсем Богырыслан педагогия училищесын тәмамлаганнан соң берникадәр вакыт Оренбург өлкәсенең Северный районы мәктәпләренең берсендә эшләп ала, ә инде аннан туган авылына кайтып, кайчандыр үзе укыган мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә башлый.  Ә авыл егете Мияссәргә тормышка чыккач, ул гомерлеккә биредә төпләнеп кала. Читать полностью

Хәләл хезмәттә үткән тормыш савабы

Тохватуллин

Краснояриха мәчете имамы Тәлгать Әбделәхәт улы Төхвәтуллин.

Челно-Вершины районын­дагы Краснояриха авылында төрле милләт халкы гомер-гомергә үзара дус-тату булып, бер-берсенең динен, тормыш кагыйдәләрен хөрмәт итеп яшиләр. Күптән түгел генә авыл уртасында бик матур мәчет калкып чыкты.

Ике катлы Аллаһ йорты заман таләпләренә җавап би­рерлек итеп төзелгән. Биредә тәһарәтнамә, кунакларны кабул итү бүлмәсе, мәдрәсәдә уку, ашханә, мәҗлесләр һәм компьютер бүлмәләре бар. “Манара әле күтәрелмәсә дә, намаз бүлмәсе өлгертелде инде, милләттәшләребез гыйбадәт  кылырга йөри башладылар”, - дип шатлыклары белән уртаклашты мәчет имамы Тәлгать хәзрәт Төхвәтуллин. Читать полностью

Ак пәрдәле тәрәзәдә яран гөле

1373916872-389sm-300x257Ак сатинга кызыл, сары, шәмәхә чәчәкләр чигелгән тәрәзә пәрдәләре арасыннан шау чәчәккә күмелеп утыручы яран гөлләре күренә. Самара өлкәсе, Похвистнево районының Гали авылында гомер итүче Саимә Әхмәдулла кызы Морзаханованың шигъри юллары да, менә шушы тәрәзә төпләрендәге гөлләр сыман, башта бөреләнә, күңелендә чәчәк яра, аннары дәфтәр битләренә төшерелеп, үз юлын, үз укучысын таба. Читать полностью

Яшәү белән үлем арасында ниләр бар?!

Маһира апа кызы Нәсимә, улы Дамир, килене Рузия, оныклары Әминә, Мәликә, Дария белән.

Маһира апа кызы Нәсимә, улы Дамир, килене Рузия, оныклары Әминә, Мәликә, Дария белән.

Алар Ульян өлкәсенең Павловка районы Моратовка авылы кешеләре иде. Бакыйлыкка күчеп киткән әтием Харис Хөсәен улы һәм үги әнием Мөнәвәрә Шәрип кызы Гайнуллиннарга мәдхия язасым килде.  Тик сүзем бу турыда гына түгел… Татарның газизләрдән дә газизрәк сабыена рус православиесе исемнәрен кушып, милләтеннән, ислам диненнән читләштерү кемнәрнең явыз максатларына хезмәт итә икән?!

Дөньяны аңлар-аңламас чагыннан ук баланы миңгерәвек хәленә төшерү, шушы балага алдан ук үлем карары чыгарып куюга бәрабәр түгелмени бу? Балага татар мөселман тәрбиясен бирүгә нәрсә комачаулый? Читать полностью

Гали һәм Ногай авылларында 9 Май бәйрәме

9 Май фото2Ел буе Гали авылы мәктәбе укучылары, укытучылар көтеп алган Җиңү бәйрәме күз ачып йомганчы үтте дә китте. Ә бит аны әзерләүгә күпме көч куелган! Мәктәп балалары үзләренең бабаларының, әбиләренең сугыш вакытындагы фидакарь хезмәте  турында тикшеренүләр алып бардылар, бу турыда иншалар, шигырьләр яздылар, рәсемнәр ясадылар. Шул рәсемнәрдән зур гына күргәзмә барлыкка килде, ә иншалардан, шигырьләрдән альбом тупланды. Балалар һәм укытучылар митингның һәм кичке концертның программасын да үзләре яздылар. Читать полностью

Яхшы эшкә — яхшы бәя

123 апрельдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният йортында зур уңыш белән XIX “Татар балалары җырлый” фестивале уздырылган иде. Белгәнегезчә, аны тулысынча Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары һәм укытучылары әзерләп сәхнәгә куйдылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган программа халыкка да, татар милли оешмаларына да бик ошады. Шуңа да татар эшкуарлары сугыш ветераннарына һәм тамашачыларга шундый зур бәйрәм бүләк иткән коллективка бүләкләр әзерләгәннәр. Читать полностью

Хезмәт ветераннары да игътибарга лаек

2015-04-13_16-05-31_1

Авыл администрациясе сугыш елы балаларына берәр мең акча тараткан икән. Анда әнигә: “Хезмәт ветераннарына бирелми”, — дигәннәр. Ул: «Күп эшләргә дә ярамый икән», дип, гарьләнеп елады…

Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Әтиләре фронтка киткәч, күпме бала ятим калган?!  Аларның саны бик күп, санап бетергесез. Ятимлек ачысын безнең әниебез  -  Минегаян Әһлиуллина да татыган. Аның әтисе Минәхмәт  бабай Мәрданов сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Ул вакытта минем әнигә  — өч, абыйсына унбер яшь булса, иң кече энеләре туганга бары тик 40 көн генә була әле. Бабам шул китүеннән кайтмый, хәбәрсез югала. Читать полностью

Миңа таллар кипаристан матуррак күренәләр

Хәйрет­ди­новлар гаиләсе.

Хәйрет­ди­новлар гаиләсе.

“Яшьлегеңдә өлкәннәргә нинди мөнәсәбәт күрсәтсәң, шулар кире үзеңә әйләнеп кайта” дигән гыйбарә бар. Ул Похвистнево районы Яңа Мансур авылында гомер итүче Хәйретдиновлар гаиләсенә туры килеп тора. Читать полностью