Гакыйль Сәгыйров турында китап дөнья күрәчәк

Рәфгать Әһлиуллинга сертификат тапшырганда.

Рәфгать Әһлиуллинга сертификат тапшырганда.

Өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин бер төркем мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә губерна бүләкләрен һәм грантларын тапшырды. Бу бүләкләр өлкәбездә 2003 елдан бирле бирелеп килә инде. Ә 2014 елда губернатор карары буенча аларның саны икеләтә арттырылды.

Тантаналы чараны ачканда губернатор мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә тырыш хезмәтләре өчен чын күңелдән үзенең рәхмәт сүзләрен әйтте һәм тарихи хәтернең мәдәният кыйммәтләренең бер зур өлеше булып торуын билгеләп үтте. Читать полностью

Память, бесконечная в пространстве и времени / Мулла авылында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә яңа һәйкәл ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_0305 (1)Шестого мая в селе Мулловка Елховского района открылся новый воинский обелиск. Он установлен по инициативе и на средства уроженца села, ныне директора самарской строительной компании «ЭЛРИ» Шамиля Хисамутдинова.

По этому случаю здесь состоялся большой праздник. На церемонию открытия памятника собрались участники (в Мулловке в живых остались только три) и ветераны Великой Отечественной войны, представители Правительства Самарской области, руководители района, жители села, а также его уроженцы, проживающие ныне в Самаре, Тольятти, других местах, многочисленные почетные гости. Читать полностью

Уңышлар һәм ихлас күңелле укучылар телим

нуранияБүген, 25 апрельдә кадерле “Бердәмлек” газетасының туган көнендә, газета хезмәткәрләре генә түгел, аның укучылары өчен дә зур бәйрәм. Мин бүгенгедәй “Бердәмлек”тә беренче язмам “Әти-әни хакы — Тәңре хакы” дип аталган мәкаләм чыкканны хәтерлим. Шуннан соң бер-бер артлы башка язмаларым да дөнья күрә башлады. Мин аларның барысын да җыеп барам. Читать полностью

“Илһам”лы Алсу

Алсу казань2Казанда Та­тарстан Респуб­ликасының мәгариф һәм фән ми­нистр­лыгы, Татарстан Рес­пуб­ли­касының Язучылар бер­леге оештырган “Илһам” яшь язучылар бәйгесен йом­гак­лау һәм җиңүчеләрне бү­ләк­ләү тантанасы узды­рыл­ды.

Бәйгедә Россиянең төрле почмакларыннан килгән ши­гырь, проза һәм драма әсәр­ләре язучы 715 бала катнашты. Шуларның берсе — безнең якташыбыз, “Яктылык” мәктәбенең 5нче «Б» сыйныфы укучысы Алсу Абдерәхимова иде. Читать полностью

Замечательный подарок мочалеевцам в честь 70-летия Великой Победы / Мәчәләй ветераннарының исемнәре мәңгеләштерелде

DSC_0407Замечательный подарок в честь 70-летия Великой Победы подготовил своим землякам-мочалеевцам Фахрутдин Бадретдинович Канюкаев, член Бюро Исполкома Всемирного конгресса татар, президент Самарской региональной творческой общественной организации «Дуслык» («Дружба»). По его проекту и финансовой поддержке издана книга «Подвиг огненных лет» о фронтовиках и тружениках тыла в годы войны — мочалеевцах.

Главный редактор и составитель книги — Идеал Мусинович Галяутдинов, советник президента «Дуслык», ветеран Вооруженных Сил, полковник в отставке, почетный гражданин города Нурлат РТ. Ранее, в связи с 60-летием Победы под его редакцией уже была издана книга о фронтовиках- нурлатовцах «Гордость земли Нурлатской». Читать полностью

Ак әбекәй Шакирә

шагалиеваКамышлы районы Яңа Усман авылында гомер итүче Шакирә Шагалиева — хөрмәткә лаеклы ак әбиләрнең берсе. Тугызынчы дистәне ваклаган әбекәйнең тормыш юлы күпләргә үрнәк итеп куярлык.

Әтисе Закирны Богырысланга эшкә алгач, гаиләләре белән Бозбаштан  шәһәргә күченгәндә Шакирә икенче сыйныфны гына тәмамлаган була әле. Читать полностью

Дары исе татыган имам

шияповыПохвистнево районы Яңа Мансур авылында яшәүче Исхак Хәсән улы Шиһапов, авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, механизатор булырга ниятли. Эшкә җибәрелгән Сосновка авылында аңа озак кына эш бирмичә аптыраталар. Шуннан ул армиягә китеп бара.

Көнбатыш Украинаның Станислав өлкәсендә хәрби уку үткәннән соң, аны әле Литва башкаласы Вильнюста командирлар мәктәбендә дә укыталар. Ул сержант дәрәҗәсендә 3240 санлы частька беркетелә һәм туп-туры сугышка килеп керә. Бу вакытта сугыш Украинада бара. Читать полностью

“Бердәмлек” күңелгә нур өсти

22-400x290Мине “Бердәмлек” газета­сының тугры укучысы дип атарга ярый. Аның һәр санын көтеп алам һәм беренче битеннән ахырына кадәр йотлыгып укыйм. Соңгы битендә күп итеп котлаулар басылуына һәрвакыт хәйран калам. Бу бик яхшы, димәк, минем кебек газетаны яратучыларның саны күп.

“Бердәмлек”не кулыма алган саен бер вакыйга искә төшә. Үткән гасырның сиксәненче елларында минем ике туган абыем Галимҗанның кызы Мөнирә Камышлы районының Дәүләткол авылы егетенә тормышка чыккан иде. Мин аларның туена кода булып бардым. Мәҗлес ахырында кодаларыма шунда ук чыгарган шигыремне укып күрсәттем. Аның соңгы юллары болай яңгырый: Читать полностью

Югалтканны торгызып булмый…

Мәчет картлары Минсәхи ага Вәли­әх­мәтов белән Минсәгыйть ага Лотфуллин.

Мәчет картлары Минсәхи ага Вәли­әх­мәтов белән Минсәгыйть ага Лотфуллин.

Ни аяныч, оптимальләштерү дигән ямьсез күренеш әле дә булса дәвам итә. Ел саен авыллар күзгә күренеп таркала тора.

Моңардан чыгу юлы бармы икән соң?! Бу турыда кем дә булса беләме? Менә шундый күңелсез уйлар йөрәгемне бимазалап торган көннәрнең берсендә миңа Камышлы районының кечкенә генә Бозбаш авылында булырга туры килде. Читать полностью

«Идел» татар халык эстрада ансамбленең зур концерты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ) / «Идел» яме – язгы яңарышта

1-DSC_036718 апрельдә Самар шәһәренең «Заря» Мәдәният йорты бинасында  «Идел» татар халык эстрада ансамбленең зур  концерты узды. 

Ике сәгатьтән артык барган бу тамашада җыр артыннан җыр яңгырады, биюләр алмашынып торды.

Коллективның җитәкчесе — танылган гармунчы Мидхәт Әминов кайчандыр дусты Рөстәв Вәлиев тарафыннан бүләк ителгән музыка уен коралларында уйнады.  Һәркайсыннан йөрәккә үтеп керердәй моң чыгарды ул. Гармуннарның кечкенәләрен дә, зурларын да өздереп сайратты музыкант. Шулай ул төрле зурлыктагы гармуннарында төрледән-төрле көйләр уйнап, тамашачының иң нечкә күңел кылларын тибрәтте.

Читать полностью

“Җиңү безнең белән”

1-300x280Якташыбыз Разия Букинаның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Самараның Ленин урамын­дагы яшүсмерләр китап­ха­нәсендә милләттәшебез Ра­зия ханым Букинаның “Җиңү безнең белән” (“Победа с нами”) дип аталган яңа китабын тәкъдир итү чарасы үткәрелде. Читать полностью

Олы йөрәкле әниебез

АСИЯ хакимоваЧелно-Вершины районы Якты Күл авылында туып үскән әниебез Асия Вәлиәхмәт кызы Хәкимова — бик олы тормыш юлы үткән кеше. Аның яшүсмер чагы Бөек Ватан сугышы вакытына туры килә. Шул чор балалары кебек үк әниебез дә олылар белән беррәттән колхозда эшли. Ә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт арбасына җигелә.  Өч улы да сугышта һәлак булгач, кайгыдан Әсма әбиебез сукырая, шуңа күрә Асиягә колхозда да, өйдә дә хатыннар эшен дә, ирләр эшен дә берүзенә башкарырга туры килә. 1948 елда аның фидакарь хезмәте “За доблестный и добросовестный труд в годы Великой Отечественной войны” медале белән билгеләнә. 18 яшьлек кызга бу зур шатлык була инде. Читать полностью

Яши әле, яши Әбдекием!

getImageТатар Әбдекие авылының Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулган. Карты-яше, бала-чагасы, иң матур кием­нәрен киеп, Татарстанның халык артисткасы Бәширә Насыйрова төркеме концертын карарга җыелган.

Менә сәхнәгә гармун кү­тәреп яшь кенә егет чыгып басты да өздереп уйнап җибәрде. Аңа салкын чишмә чылтыравын, сандугач сайравын хәтерләткән тавышлы җырчылар кушылып җырлады. Арада сәхнәгә сүз осталары да чыгып, җырчыларга ял итәргә мөмкинлек бирделәр. Аларның шаяруларыннан көлә-көлә, моң­лы җырлар тыңлый-тыңлый рәхәтләнеп ял иттек. Читать полностью