Тарихта эзебез ярылып ята…

IMG_709918 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм музейлар көне

Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Самара татарлары тарихына бәйле вакыйгаларны һәм исемнәрне мәңгеләштерү буенча берничә ел инде зур эш алып бара.

Андый урыннар  өлкә үзә­гендә генә дә ике дистәгә якын. Бу элеккеге мәчетләребез һәм татар мәктәпләре урыннары да, танылган дин әһелләре, галимнәр, мәгърифәтчеләр, эшкуарлар һәм илебезнең данын күтәргән шәхесләребез яшәгән йортлар да… Читать полностью

«Безнең бурыч»лар түләнгән көн

IMG_2193Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда XIX төбәкара “Татар балалары җырлый” фестивале үткәрелде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараны өлкә мәдәният министрлыгы, Самара шәһәре мәгариф бүлеге, Халыклар дуслыгы йорты һәм татар милли мәдәни оешмалары ярдәмендә Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе оештырды. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре фестивальгә кадерле кунаклар буларак чакырылган иде. Читать полностью

Казан артистлары “кыздырды”!

1-DSC_08855 апрельдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда Казан артистларының “Зур концерт”ы тулы залда гөрләп узды

- Минем буем кечкенә булганга күрә залны “кыздырырга” чыгарып җибәрделәр, көнләшеп торсыннар әле, көчлерәк алкышлагыз, — дип тамашачыларны көлдерде сәхнәгә беренче булып чыккан “Татар җыры-2013” бәйгесе лауреаты Илназ Гарипов. Һәм ул  чынлап та үзенең “Яратам!” дигән җыры белән залны “кабызып” җибәрде. Читать полностью

Иҗат — сер ул, кеше — үзе дә сер…

BU_uuSpXOrM1Бәлки, исегездәдер, без, өлкәбезнең татар авыллары мәк­тәпләрендә укучы бер төркем кызлар һәм егетләр, туксанынчы еллар башында “Бердәмлек” газетасы редакциясе чакыруы буенча кышкы каникуллар вакытында бер атнага якын Самарада журналистика серләрен үзләштерү белән шөгыльләнгән идек. Кайберәүләребез шуннан бирле газеталарга язу өстендә күбрәк эшли башлап, мәктәпне тәмамлаганчы “Бердәмлек” белән тыгыз элемтәдә яшәде, “Яшь журналистлар” клубы дигән рубрика астында байтак кына язмаларыбыз да “Бердәмлек”  битләрендә дөнья күрде.
Читать полностью

Сталин аңа Куйбышев шәһәренең Нагорный урамында җир биргән

загруженное (1)Бөек Ватан сугышы вакытында фашист илбасарларын илебездән куып чыгаруга Рәй­сә әбиемнең әтисе Шакир бабамның да өлеше кергән.

Шакир Исмәгыйль улы Сафин 1913 елның 10 авгус­тында Ульян өлкәсенең Урта Исәнтимер авылында дөньяга килә. Туган авылында үсеп, 18 яшен тутырган егетне 1931 елда Кызыл Армия сафларына алалар. 4 еллык хезмәтен Сахалинда үтәгәннән соң ул туган якларына әйләнеп кайта. Читать полностью

Мөселманнар ярдәмләшеп яшәргә тиеш

new-18713-2012-01-10Пәйгамбәребез: “Аллаһы­ның коллары арасында шундый кешеләр бар ки, алар пәйгамбәрләр дә, шәһитләр дә түгел, әмма аларның дәрәҗәләренә пәйгамбәрләр дә, шәһитлар да кызыгыр. Болар — мөселман булып, бер-берсен Аллаһы хакы өчен яратучылар”, — дип әйткән.

Безнең Мәчәләй авылында да бүген андый кеше бар. “Восток”  авыл хуҗалыгы җитәкчесе  Ринат Зәйнулла улы Искәндәров авылыбыз өчен бик күп яхшы эшләр башкара. Ул гел халык арасында, бөтен проблемаларыбызны ишетеп, белеп тора. Кемгә ярдәм кирәксә, булыша, күбрәк кар явып үтсә, урамнарыбызны чистарттырып тора. Шундый ипле, тәрбияле кеше — бер генә начар сүз дә ишетмәссең үзеннән. Читать полностью

Роберт Миңнуллин Галидә кунакта / Вот такая была встреча

в алькиноТатарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлары белән халкыбызның күңелен яулап алган шагыйрь Роберт МИҢНУЛЛИН Похвистнево районының Гали авылында әдәби кичә уздырды. Читать полностью

Ракеталар төзүче татарлар

Байбеков (2)

Миңлетаһир Байбәков.

12 АПРЕЛЬ – БӨТЕНДӨНЬЯ АВИАЦИЯ ҺӘМ КОСМОНАВТИКА КӨНЕ 

Россия космонавтикасы нигезенә бихисап конст­рук­торларның, галимнәр­нең, кос­монавт­ларның, ракета-космос тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләрнең сәләте, зур хезмәте һәм батырлыгы салынган. Арада милләттәшләребез дә байтак.

Мин үзем дә бит ракета-космос төзү эшенә 45 ел гомеремне бирдем. Хезмәт юлым 1963 елда Михаил Васильевич Фрунзе исемендәге мотор төзү заводының конструктор бюросында башланган иде. Югары белемем булмаса да, конструктор булып эшләргә, ә кичләрен авиация институтының кичке бүлегендә укырга туры килде. Читать полностью

Карга боткасын авыз иттек

ташбулат

Ташбулат авылының «Яшьлек» ансамбле.

Моннан ун ел элек без, Самара башкортлары, беренче мәртәбә “Карга туе” дип аталган милли бәйрәмебезне үткәргән идек. Ул Самараның Халыклар дуслыгы йортында барлыгы 50 — 60 кеше катнашында узды. Хәзер инде ул халкыбызның көтеп алган зур бәйрәменә әверелде һәм без аны зурлап үткәрәбез.

Быелгы “Карга туе” бәйрәме дә Тимерьюлчыларның Мәдә­ният йортында шыг­рым тулы залда үтте. Без милләтебезгә кагылышлы берничә юбилейны, истәлекле датаны да берләштереп, “Карга туе”нда үткәрергә булдык. Читать полностью

Киң күңелле Фирзәнә

хайбуллова ф

Бүгенге көндә 86 яшьлек Фирзәнә апабыз ялгызы гына Гали авылында гомер кичерә.

Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы редакциясе! Төрле басмалар битендә сугыш чоры балалары турында язмаларны укыгач, мин дә бик күп хәсрәтләр кичергән апам Фирзәнә Хәй­буллова турында аның яраткан “Бердәмлек” газетасына язарга булдым.

Ул 1929 елда Кошки районы Моисеевка авылында гади крестьян гаиләсендә туа.

Әтисе озак  чирләп ятканнан соң терелә алмый, үлеп китә. Озак та тормый әниләре дә бакыйлыкка күчкәч, Фирзәнә абыйсы һәм сеңелесе белән ятим калалар, туган-тумачалар, күрше, тирә-юнь ярдәме белән көн күрә башлыйлар. Фирзәнәгә бу вакытта бары 12 яшь була. Ул олы апаларга ияреп, колхоз эшләренә йөри, үсә төшкәч, көлтә бәйли, ашлык суктыруда да катнаша. Үзләренең эше өчен авыл халкына колхоздан берни дә бирелми, чөнки авыр сугыш елларында бөтен ил кебек: “Барсы да фронт өчен, барсы да җиңү өчен” дигән лозунг астында яшиләр. Читать полностью

ФОТООТЧЕТ: “Ялкынлы яшьлек” ансамбле үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтте / Молодость – не возраст, а состояние души: «Ялкынлы яшьлек» отметил 45-летие / “Кайнап чыккан шигъри юлларымны, багышлыйм мин сиңа, “Яшьлегем”!….”

image4 апрельдә — үзенең 45нче туган көнендә — “Ялкынлы яшьлек”  җыр, бию һәм поэзия ансамбле күп кенә яңа яшь артистлары катнашындагы зур юбилей концертын тәкъдим итте. Тамаша Самар шәһәренең Управленческий бистәсендәге “Чайка” Мәдәният йортында үтте.

Читать полностью

1952-1954 елларда Иске Ярмәк авылында укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән Маннур САТТАРОВ: “Яшәү рәхәт, бер мәшәкать тә юк…”

маннуровМаннур Саттаров – фрон­товик-шагыйрь, 1941-45 елларда сугышта булган, батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән кеше. Маннур абыйга 2014 елның 29 ноябрендә 94 яшь тулды. Яшенең зур булуына да карамастан, ул гел йөреп тора. Аның әле автобуска менеп барганын күреп каласың, әле ул, шоферларның котын алып, бөтен кагыйдәләрне бозып, зур юл аша йөгереп чыга, әле “Идел-пресс” ашханәсендә, пешекче кызларга шаян сүзләр әйткәләп, ашарга ала. Гомумән, “Идел-пресс”ка ул көн саен диярлек килеп, бө­тен редакцияләргә кереп, шигырьләрен укытып, кайсыларын бастырырга калдырып чыгып китә иде. Иде дим, чөнки соңгы вакытта күзгә-башка чалынмый. Әмма без аңа чылтыраткалап, хәлен сораштырып торабыз. Соңгы чылтыратуыбызга шифаханәдән җавап бирде, “хәлем яхшы, ял итеп ятам әле”, диде.

Читать полностью

Бәйрәмебез котлы булсын! (ВИДЕО)

"Ялкынлы яшьлек"нең 80нче еллар ахыры коллективы.

«Ялкынлы яшьлек»нең 80нче еллар ахыры коллективы.

Кара син гомер агышын! Әле генә студент егетләр Шамил Сатдаров, Мидхәт Галимуллин, Илгиз Колючев, Камил Шамкаев һәм Әхмәт Нәфыйгин Куйбышевта татар ансамбле оештырып йөриләр иде. Күз ачып йомарга да өлгермәделәр, менә инде аларның гөлҗимеше – “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле үзенең 45 яшен бәйрәм итә. Читать полностью