Безнең яратып укый торган “БЕРДӘМЛЕК” газетабыз шушы көннәрдә үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итте. Мин дә бу бәйрәмгә бик теләп бардым, чөнки үземне аның тугры укучысы дип саныйм, 20 ел буе язылып, укып киләм бит аны.
Әгәр шушы газетабыз булмаса, нишләгән булыр идек икән? Ана телебезне дә, тарихыбызны да оныткан булыр идек, татар дөньясында нинди вакыйгалар булуын да белмәс идек… Ә “Бердәмлек” аша без данлы, танылган, абруйлы милләттәшләребезнең тормышы белән танышабыз, милли оешмаларда нинди чаралар уздырылуы турында белеп торабыз. Менә быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. “Бердәмлек” үзенең битләрендә бик аз санда калып баручы ветераннарыбызның һәрберсе турында материаллар язарга, илебезне фашист илбасарларыннан азат иткән вакытта аларның күргәннәре турында бөтен өлкә татарларына да белгертергә ниятли. Читать полностью