Хәтерлим мин…

встречаФевральнең беренче ял көннәрендә Россия мәктәп­лә­рендә очрашу кичәләре үткәрү гадәте бар. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә дә андый очрашулар гел булып тора. Быел биредә мәктәпне 20, 15, 10, һәм 5 ел элек тәмамлаган укучылар очраштылар. Без дә, 2013 елда гына мәктәпне тәмамлаган булсак та, очрашуга барырга булдык.

Читать полностью

Бәхетле генә булыгыз…

love3_1367012897“Эх, яшьләр!” — дип көрсенеп куйды Әнвәр, нәрсә турындадыр кул болгый-болгый бик кызып бәхәсләшкән бер парны күзәтеп.

- Вакытыгызны бәхәсләшеп юкка үткәрәсез, соңыннан үке­нечкә калмасын, — дип әйтәсе килсә дә, ул әлеге дәгъвага кысылмады. Читать полностью

Галидә пешкән!

Пешкән ит җитештерү цехы коллективы.

Пешкән ит җитештерү цехы коллективы.

Расих Мөҗәһит улы Ла­тыйповның әти-әнисе яшәгән йорт нигезен саклап калу нияте белән туган авылына кайтуына әле нибары 12 ел гына үткән булса да, шушы кыс­ка вакыт эчендә күпме файдалы эшләр эшләп өлгерде ул! Күпме авылдашларыбызны эш белән тәэмин итте, ә авылыбызны бөтен татар дөньясына танытты! Дөрес, безнең Гали авылы шомлы үзгәртеп кору чорларында да тотрыклы гына яшәгән иде. Ә хәзер инде әйтергә дә юк, авыл гөрләп тора! Җиребезгә тамыр җибәреп, җан кертердәй ир-егетләребез байтак, халкыбыз гел уңганнар исемлегендә йөри, Аллаһыга шөкер! Читать полностью

Галиулла хәзрәт Субеев гомерен Исламга багышлады

getImageБезнең Мәчәләй авылының Үзәк мәчетендә 2012 елдан бирле имам булып Галиулла хәзрәт Субеев эшләп килә. Халык аның эшләгән эшләренә, Коръән кушканча яшәвенә бик зур бәя бирә. Галиулла абыйның тормыш юлы барыбызга да үрнәк булырлык. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаганнан соң, ул берникадәр вакыт колхозда төрле эшләрдә эшләгән, ә аннан Борское училищесында механизаторлыкка укып чыккан. Иптәшләре белән бергәләшеп, авылдан поезд вагоны өстенә атланып йөри торган булганнар. Читать полностью

Гали авылы мәктәбенә — 110 ел!

Тамаша залы халык белән тулы иде.

Тамаша залы халык белән тулы иде.

Похвистнево районының Га­ли авылы урта мәктәбе үзе­нең 110 еллык юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле вакыйга уңаен­нан белем йортына бик күп кунаклар — ветеран укытучылар, район җитәкчеләре, төрле елларда мәктәпне тәмамлап чыгып, аның данын еракларга тараткан күренекле шәхесләр килде. Мөхтәрәм кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи дә бар иде. Читать полностью

“Бердәмлек” юбилеена әзерлек башланды

clipart-newspaper«Бердәмлек» газетасы бы­ел үзенең 25 еллык юбилеен бәй­рәм итә. Шул уңайдан Ха­лыклар дуслыгы йортында та­тар иҗтимагый оешмалары әгъ­залары һәм редакция коллек­тивы очрашуы уздырылды. Көн тәртибендә ике мәсьәлә: га­зе­та­ны киләчәктә дә шулай ук тот­рык­лы чыгарып тору һәм юби­лей чараларын уздыру өчен ак­ча табу. Читать полностью

Нәфкать Нигъ­мәтуллин тамашачы күңеленә тагын бер сукмак салды

nafnafҮткән атнаның якшәм­бе­сендә “Татарстан – Яңа гасыр – планета” телевизион ка­налы көндез дә, кичен дә Та­тарстанның халык артисты, популяр татар җырчысы Нәфкать Нигъмәтуллинның былтыргы концерт программасын тулысынча диярлек күрсәтте. Самарада әле бер атна элек кенә ул үзенең яңа программасы белән чыгыш ясаган булса да, без бөтен гаиләбез белән телевизор алдына җыелып, тагын бер кат рәхәтләнеп яраткан җырчыбызны карадык. Читать полностью

В самарской школе №85 открыли мемориальную доску в память о погибшем афганце-татарине / Әфган сугышы батыры истәлегенә

11-DSC_0634В рамках военно-патриотического воспитания в образовательных учреждениях Самары устанавливаются мемориальные доски в память участников афганской войны, а также воевавших в «других горячих точках». Сегодня, 2 февраля 2015 года, в школе №85 прошла торжественная линейка, посвященная открытию мемориальной доски в честь выпускника учебного заведения, воина-афганца Альберта Равильевича Халиуллина.

В школу пришли представители администрации городского округа Самара,  руководители ветеранских организаций, ветераны локальных войн и конфликтов, родственники, друзья и одноклассники Альберта Халиуллина. Читать полностью

“Самара буйлап археолог белән” дип аталган күргәзмә ачылды / Открылась передвижная выставка «По Самаре с археологом»

03

Самара каласы 5 мең ел элек Хазар каганаты астында булган. Моны шәһәр тирәсендә табылган каберлекләр раслый. Шәһәребезнең Samar исеме да шуннан киләдер, бәлки, дип уйлыйлар галимнәр.

Самараның Алабин исемен­дәге музеенда “Самара буйлап археолог белән” дип аталган күргәзмә ачылды. Ул бу җирләрдә моннан йөз мең еллар элек яшәгән халыкларның тарихына һәм археологик казылмаларга багышлана.

Читать полностью

Нас объединила идея создания в селе Татарский Байтуган музея автора «Алифба» / Сәләй Вагыйзов музее туплана

 Музей "Элифба" (Музей татарского букваря) открыт в Арском педагогическом колледже, где работали авторы "Элифбы" С.Г.Вагизов и Р.Г.Валитова

Музей «Алифба» (Музей татарского букваря)  в Арском педагогическом колледже, где работали авторы «Элифбы» С.Г.Вагизов и Р.Г.Валитова

Идея создания в селе Татарский Байтуган Камышлинского района музея автора учебника для детей «Алифба» Салея Вагизова находит добрый отклик у многих жителей сельского поселения Байтуган, его уроженцев и гостей.

С пониманием отнесся к нашим намерениям Глава Администрации района Рафаэль Багаутдинов, по инициативе которого под музей был приобретен в селе дом самого Вагизова, создана рабочая группа, чёткий алгоритм действий которой направлен на решение вопросов по открытию сельского музея. Читать полностью

Гали авылы мәктәбе укучысы Әлфия ЛАТЫЙПОВА: «Минем яраткан укытучыма 60 яшь тулды»

скачанные файлы7нче сыйныфта гына укуыма карамастан, минем укы­тучыларым шактый күп. Аларның бөтенесе дә әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Мин бөтен укытучыларымны да хөр­мәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәх­мәтлемен.

Кем турында гына язсам да, аларның һәрберсен мактап бетерерлек түгел. Ләкин мин инглиз теле укытучысы Фәния Абдулла кызы Мөхәммәдиева турында язарга булдым. Фәния апа (без аңа шулай эн­дәшәбез) тумышы белән Новокуйбышевск шәһәреннән. Ул Куйбышев (хәзерге Самара) педагогия институтының чит телләр бүлеген тәмамлап, 1978 елда Похвистнево районына юллама буенча эшкә килә. Читать полностью

Биек йортлар төзегән ветеран

9 мая в школе 001

Минсәгыйрь Газизов

Вакыт үтә тора.  Картларыбыз  мәңгелеккә күчә тора, ә яшьләрнең алар белән исән чакларында сөйләшергә вакытлары җитми. Без дә элек хәзерге яшьләрдән бер дә аерылмый идек. Бүгенге көндә ата-ана, бабай-әби, абзый- апаларыбыз исән булса, без алардан бик күп нәрсәләр турында сорар идек. Тик терсәкне тешләп булмый шул, соңга калдык инде.

Мин бу язмамда Бөек Ватан сугышы елларында үскән бер яшь малай турында язарга ниятләдем. Ул Яңа Усман кырларында эшләгән, Куйбышев шәһәрендә торак йортлар һәм Металлург заводын төзүдә каткашкан. Мин язмамда “төзи” сүзен кулланам, чөнки төзү  сүзендә данлык, горурлык бар. Читать полностью

73 яшьлек хезмәт ветераны Минсалих НАСРЕТДИНОВ: «Батам тирән уйларга…»

294408Минем бу шигъри юлларымны милләттәш­ләребез кисәтү буларак кабул итсәләр, уйлансалар иде.

Хуҗасыз калган йортларның

Байтагы җимерелгән,

Эшсез яткан авыл халкы

Төрле якка сибелгән. Читать полностью