“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй…” дигән җырны белмәүчеләр юктыр, мөгаен. Һәркем үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян классташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә ак бантиклар тагып, кулыма чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хәтерлим.
Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан җитәкләп, укытучыбыз Ләйлә Фәрит кызы Гозәерова матур, якты класс бүлмәсенә алып керде. Читать полностью