Яңа өйдә Яңа елны каршылау

DSC05792Татар ирләребезнең уңган­лыгына-булганлыгына сокла­нып туймаслык. Ә алар безнең якларда бик күп. Шундыйларның берсен мин күптән түгел Камышлы авылында очраттым.

Илдар Әхмәтгали улы Хәми­дуллин тумышы буенча – Камышлы районының Яңа Ярмәк, ә хатыны  Асия ханым Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Икесе дә инде күптәннән лаеклы ялда. Балалары Айдар, Ләйсән, Айнур, Илнур да үсеп җитеп, бүген кайсы кайда үз тормышлары белән яшәп яталар. Читать полностью

Айсылу Әбдиева: «Бер күрешү өчен бардык без» / «Ак калфак» в Германии

IMG_1413

Вильмерсдорф мәчете.

Россия халкы Яңа елны каршыларга әзерләнеп йөргән көннәрдә мин Германиядә яшәүче кызым Гүзәлне күрергә дип Берлинга очтым. Ул бит инде ун ел буе шунда яши, халыкара музыка төркемендә артдиректор булып эшли, җырчы буларак та танылып килә…

Берлин өстенә эленгән тыгыз томан да,  вакыт-вакыт сибәләп киткән яңгыр да минем кәефемне боза алмады. Очрашу шатлыгына бәйрәмчә бизәлгән шәһәр матурлыгы, Яңа ел уңаеннан ачылган чыршы базарлары, кичен бәйрәм балкышына күмелеп утыручы урамнар серлелеге, кибетләрдәге ыгы-зыгы һәм елмаючан йөзләр килеп кушылгач, күңелләребез тагын да күтәрелде, һәм без кабат шәһәр карарга чыгып киттек.

Читать полностью

Каз канаты каурый-каурый…

DSC05846 (1)

Казларны елгага төшеп юганнан соң, өйгә кайту күренеше.

Камышлыга соңгы баруымда Булат белән Фәүзия Сәлаховларда каз өмәсенә очрадым. Булат әфәнденең әнисе, кодагыйлары, туган­нары, күршеләре зур ак мун­чаның алгы бүлмәсендә ут уйнатып, җырлый-җырлый каз йолкый­лар иде. Барсының да чәчләренә, каш-керфекләренә кадәр бик тә матур булып, каз мамыгы кунган. Йортның тирә-юне уен-көлкедән шау-гөр килеп тора.
Читать полностью

Мәчәләйдә – Каз өмәсе

ак калфак каз

Мәчәләйдә каз өмәсен үткәрүдә катнашкан актив хатын-кызлар.

Кыш җитеп, беренче кар төшү белән элек-электән татар авылларында каз өмәләре башланып киткән. Берникадәр вакыт онытылып торганнан соң, бу матур милли йолабыз соңгы елларда күп урыннарда яңадан үткәрелә башлады. Моңа авылларда казларның күпләп үрчетелүе дә сәбәп булгандыр, мөгаен. Самарада татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы оештырылып, аның җитәкчесе итеп сайланып куелгач, минем бу бәйрәмне үз күзләрем белән күрү, аны үткәрүдә катнашу теләгем туды. Моңа Казанда “Ак калфак” оешмасы үткәргән очрашуларда Татарстан авылларында инде гадәткә кергән “Каз өмәләре” турында сөйләшүләр дә этәргеч булгандыр. Читать полностью

Өлешемә тигән көмешем…

книга-цв-217x300

“Бердәмлек” газетасы редакциясендә (Самара, Воронежская урамы, 9, 305 бүлмә) Похвистнево районының Гали авылында туып, бүген Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз, язучы Хәким Галидәннең “Дала җилендә әрем тәме” дигән яңа китабы сатыла. 

Бер авыл өендә шаулатып туй мәҗлесе барган чак. Килен кеше чит авылдан иде, кунакларның да күпчелеге шул яктан. Шактый гына кызып алып, ,,Әче! Әче!” — дип, бәллүр бокалларны бушатканнан соң, аякларын яздыру нияте белән өелешеп йортка чыктылар. Авыл көен сыздырып чыккан гармунчы бию көенә күчте. Шау килеп берәүләр бии, бер төркем ирләр урам якка узып тәмәке кабызды. Шул арада күрше йорт капкасында бер адәм пәйда булды. Чәчләренә чал кергән бу агайның бер кулында таяк, икенчесендә нечкә тал чыбыгы иде. Көтмәгәндә, кунакларны хәйран калдырып, таякка атланды да чыбыгы белән ,,атын” камчылый, камчылый, сабый бала шикелле сикергәли башлады. Бер тирәдә чаптырып йөргәннән соң: “Хатын, хатын, бер хатын — тулы хатын. Хатын, хатын, ике хатын — ярты хатын. Хатын, хатын, өч хатын — юк хатын!”- дип такмаклап туйчылар янәшәсеннән дә берничә кат әйләнеп узды.

- Такмагы мәгънәсез. Картлык көнендә бу мәхлүк гакылдан язган, — дип кунаклар чын күңелдән кызгану белдерделәр. Читать полностью

Көчең барында эшлә

и.зиннуров

Илгизәр Мәҗит улы сарыклары арасында.

“Тешең барында тешлә, көчең барында эшлә”, ди татар халык мәкале. Челно-Вершины авылының уңган ир-егете, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгизәр Мә­җит улы Зиннуровның күрше Ток­маклы авылындагы сарык фер­масына аяк баскач, исемә менә нәкъ шул килеп төште.
Читать полностью

Йомшак күңелле табиб

скачанные файлы

Әсгать Сәгый­ров

Күпләр тешләре бик сызласа да, теш врачына барырга куркып йөри. Ә менә Похвистнево шәһәрендә “Сатурн” стоматология клиникасында эшләүче Әсгать Сәгыйровның пациентлары кабинетка килеп керүгә  аның ачык йөзен, ягымлы тавышын, үз-үзенә булган ышанычын күреп, бик тиз тынычланалар.

“Сатурн” – Сәгыйровның шәхси клиникасы. Биредә аның кул астында 16 медицина хезмәткәре эшли. Аларның барысы да — тәҗрибәле, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы белгечләр. Шуңа күрә Богырыслан, Әсәкәй якларыннан, башка төбәкләрдән, хәтта Самарадан да килеп тешләрен биредә дәвалаучылар бар. Читать полностью

Милли аһәңнәребез тормыш чоңгылында югалып калмасын

Челно-Вершины авылының "Туган як" ансамбле җыр­чылары. Гармунда - Әсгать КӘБИРОВ.  

Челно-Вершины авылының «Туган як» ансамбле җырчылары. Гармунда — Әсгать КӘБИРОВ.

Челно-Вершины авылында булганда мин җыр-моңга гашыйк, гаҗәеп матур күңелле, искиткеч талант иясе “Туган як” фольклор ансамбле җитәкчесе Нурсинә Зәйдуллина белән очрашып, аның белән коллек­тивның эшчәнлеге, ничек оештырылуы турында сөйләштем. Шушы әңгәмәне “Бердәмлек” укучыларына тәкъдим итәм. Читать полностью

Иске елдан яңасына чыгып барганда

2-z13-5e0432e5-0c1b-49ef-a864-379fe9fa986eӘле кайчан гына Ат (Елкы) елын каршы алырга әзерләнеп йөри идек, баксаң, аңа йомгак ясар вакыт та җиткән икән. Сәгать телләре уникене сугып, җиһанга Кәҗә (Сарык) елы аяк басарга санаулы көннәр генә калып барганда, без өлкәбездә яшәүче милләттәшләребезнең берничәсеннән узып баручы елның нинди шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре белән истә калуы, Яңа елга нинди планнар корулары турында сораштык. Читать полностью

Кыш бабай бүләге

309540984Яңа ел хикәясе

Рәфис, педагогия институты студенты, икенче ел инде Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай булып “эшли”. Күңелле дә, бераз булса да акчасы керә.

Бүген “Кар кызы” Гөлнара авы­рып торганга, егет ата-ана­лар заказы буенча балаларны котларга үзе генә китте. Өйдән-өйгә кереп, алар сөй­ләгән шигырьләрне тың­лады, балаларга кушылып Чыршы турында җырлар җырлады. Барысы да гадәттәгечә булса да, Рәфиснең күңеле күтәренке, Яңа ел алдыннан һәркемдә бу­ла торган тылсым көтү хисе бар иде. Читать полностью

Ат китте, Кәҗә килде

IMG_4983-300x200Бездә хәзер елларны Көн­чыгыш календаре буенча төрле җанвар, хайван исемнәре белән атау гадәткә кереп китте. Менә үткән 2014 ел Ат (Елкы) елы дип аталып, ул дөньяга шатлык, куанычлар да, кайгы-хәсрәтләр дә алып килде. Кайбер урыннарда булган сугыш, террор, табигать афәтләрен күз алдына китерәсең дә, тәнең чымырдап, башың әйләнеп китә. Андый кайгы-хәсрәтләрне бер кешегә дә, беркайчан да күрергә язмасын иде дә бит.

Без, Самара татарлары, Ал­лаһыга шөкер, төбәгебездә яшәүче төрле милләт вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәттә булып, милли һәм дини бәйрәмнәребезне бергәләшеп үткәреп, уразалар тотып, корбаннар чалып, мәчетләребездә намазлар укып, мәктәпләрдә балаларыбызга татар телебезне өйрәтергә тырышып, Ат елының ничек үтеп киткәнен дә сизми калганбыз. Тук, тыныч  тормышта яшәгәндә, гомер бик тиз үтә шул ул. Читать полностью

Әкият дөньясында

скачанные файлы (2)

Бәйрәмнән соң барысы да Чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотосурәткә төшәргә теләде.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә бу юлы да, башка еллардагыча, Чыршы бәйрәменә нык­лап әзерләгәнлекләре күренеп тора иде. Тантана залына килеп керү белән үзеңне әкият дөньясына эләккәндәй тоя башлыйсың. Сәхнәдә бәйрәмчә бизәлгән чыршылар “урман”ы үзенә тартып тора, ә  алар арасында нинди генә урман хайваннары юк! Сәхнәнең икенче читендә “Чуртан әмере буенча” дип аталган рус халык әкиятеннән Емеля мич башына утырып, каядыр “ашыга”. Бәлки, аның шул тылсымлы урман аланындагы “боз белән капланган күл”дән башын чыгарган чуртан балыгы янына баруыдыр?!

Бу көнне 3нче сыйныф укучылары өчен үткәрелгән Чыршы бәйрәмендә (ә мондый бәйрәмнәрне төрле сыйныфларда, төрле яшьтәге укучы балалар өчен һәр көнне диярлек уздырып киләләр) әле тагын тылсымлы себеркесендә очып килгән Убырлы карчык та (Лиана Курмакаева), Шүрәле дә (Илнур Бикколов), кечкенә Мук та (Тәлгать Есмурзаев), “Маша һәм аю” мультфильмыннан Маша (София Макеечева) һәм җитди аю да (Дамир Кашапов), “Шүрәле” әкиятеннән Былтыр да (Сәет-Әкрәм Феоткулов) һәм башка әкият геройлары да бар иде. Читать полностью

Историческое решение: табличка улицы Самарской дополнится дореволюционным названием «Мечетная» (ВИДЕО) / Самарада Мәчет урамы булачак

400a2ae49e6cca3e7fb6b4d787ae4b34

На очередном заседании топонимической комиссии городского округа Самара 26 декабря, в числе многих других вопросов, было рассмотрено и обращение Регионального Духовного управления мусульман Самарской области. Оно касалось дублирования на уличных табличках названия «Самарская» дореволюционным наименованием «Мечетная».

Читать полностью