Куркынычсызлык өчен җаваплылар

Асылгареев - Абузяров (1)

10 ноябрь – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Похвистнево округының эч­ке эшләр бүлеге җитәкчесе, полковник Таһир Әбүзәров хез­мәтен тутырып, лаек­лы ялга чыкканнан соң Са­мараның “Волгопродмонтаж” предприятиесендә эшли, персонал өчен җавап бирә.

Авылдашым Таһир Әбү­зәров үзенең карьерасын 1981 елда Богатое районының яш­үсмерләр эшләре буенча участок инспекторы дәрәҗәсендә башлап җибәргән иде. Опер­уполномоченный,  өлкән участковый, районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары булып хезмәт итте. Аның сәләтен күреп, 2008 елда Пох­вистнево шәһәренең эчке эшләр бүлеге җитәкчесе итеп куйдылар. Читать полностью

Туганнарның очрашкан чагы

загруженное

Татар табыны шундый була.

Самара өлкәсенең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары көтеп алган 25 октябрь көне дә килеп җитте. Һиҗри календаре буенча Яңа, 1436 ел кергән көнгә татар оешмалары тарафыннан бик күп чаралар билгеләнгән иде. Өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләре, “Туган тел” оешмасы Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мә­дәният сараенда Сөмбелә халык бәйрәмен уздыру белән мәшгуль булса, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Сөмбеләгә дә, Чәкчәк бәйрәменә дә, Корбан ашына да өлгерергә тиеш иде.
Читать полностью

Фильм самарского телеканала «Очарованный странник. Асхат Зиганшин» стал победителем Всероссийский фестиваля-конкурса телевизионных проектов / Әсгать ҖИҺАНШИН тагын җиңүче!

Асхат Зиганшин, Филипп Поплавский,Анатолий Крючковский и Иван Федотов. Фото из архива А.Зиганшина

Асхат Зиганшин, Филипп Поплавский,Анатолий Крючковский и Иван Федотов.

В Самаре завершился Всероссийский фестиваль-конкурс телевизионных проектов, посвященных национальной тематике, «Моя большая страна». Он проходил в столице губернии два дня. 

В ДК железнодорожников им. А.С. Пушкина были названы имена победителей по восьми номинациям. Приз достался и самарскому телеканалу «Губерния»: в номинации «Наша история» победил фильм «Очарованный странник. Асхат Зиганшин». Это рассказ о подвиге четырёх советских солдат, которых в 1960 году штормом унесло в открытый океан и они 49 дней находились на неуправляемой барже без воды и продовольствия. Один из четверых был нашим земляком и соплеменником. 

Читать полностью

Миләшләрдәй матур тормыш еллары

Камил ага Халимов яраткан тормыш иптэше Изилэ апа белэн.Яңа Усман авылында “Камышлы районының Мактаулы кешесе” Камил Газизнур улы Хәлимов яши.

Кешенең гомере кылган эш-гамәлләре белән үлчәнә, диләр. Камил аганың эш-гамәлләрен бер үлчәүгә салсаң, икенчесенә Кызыл Байрак ордены, күпсанлы медальләрен куеп үлчәүне тигезләргә була. Читать полностью

Камышлының яңа мәктәбендә уку бигрәк рәхәт

DSC05614Ниһаять, җәйге каникуллар үтеп, яңа уку елы башланып китте. Күп авылларда мәктәп биналарына ка­питаль ремонт ясалган, ә Камышлы авылы укучылары 2001 елда төзелә башлап, быел, ниһаять, аякка бастырылган яңа мәктәп бусагасын атлап керделәр. Миңа аның җитәкчесе Айсылу Хәлил кызы КАЮМОВА белән очрашып, бу мәһабәт бина белән якыннан танышу бәхете насыйп булды.

Айсылу Хәлил кызы урамнан ук каршылап, мине яңа бинага “сәя­хәткә” алып китте. Бу мизгелдә аның шатлыгы эченә сыймый иде. Читать полностью

Ике халыкның уртак язмышы

репрессия30 октябрьдә россиядә репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләнеп үтте

Самарада нәшер ителүче “Социальная газета» еш кына Анатолий Мухортов исемле авторның публицистик язмаларын бастырып тора. Мин аларны бик яратып укыйм, чөнки үзенең авылы, туганнары, авылдашлары тормышы турында ничектер төсләргә бай һәм җылы итеп яза белә ул. Бигрәк тә христиан бәйрәмнәре, рус халкының гореф-гадәтләре турындагы мәкаләләре шул элеккеге елларга алып кереп китә.  Шундый вакытларда минем әнием сөйләгәннәр искә төшә…
Читать полностью

Мул уңышлы көзге бәйрәм / Умеем трудиться и отдыхать!

Самара шә­һә­р татар милли-мәдәни ав­то­но­мия­се рәисе Рифкать ХУ­ҖИН һәм аның директоры Ли­нар СА­БИРОВ авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләклиләр.

Самара шә­һә­р татар милли-мәдәни ав­то­но­мия­се рәисе Рифкать ХУ­ҖИН һәм аның директоры Ли­нар СА­БИРОВ авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләклиләр.

Әй, Сөмбелә, Сөмбелә,

Сөмбеләне кем белә?

Сөмбеләне шулар белә -

Кем эшенә өлгерә.

Мул уңышлы көзге бәйрәм

Һәркемне сөендерә.

Борынгыдан татар халкы, кырларда һәм бакчаларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәме Сөмбеләгә әзерләнә башлый. Көзге муллык  бәйрәмен мул өстәлләр әзерләп, көр күңел белән каршы алырга тырышканнар.  Һәр өйдә яңа оннан төрле камыр ашлары пешерелгән, муллык билгесе булып хезмәт итүче чәкчәк һәм бавырсаклар өстәлләргә менеп утырган. Читать полностью

Автобус йөртүче дә кәефне күтәрә ала

водитель26 октябрь – Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Шәһәр иртә уяна: картлар намаз укырга җыенып йөргән арада балалары эшкә, ә оныклары мәктәпкә җыена. Җылы өйдән чыгып, автобус тукталышына килеп баскан кеше әледән-әле сәгатенә күз сала: аның автобусы графиктан чыкмаган микән? Эшенә соңгармас микән? Юк, чыкмаган, әнә 37нче маршрут автобусы салмак кына тукталыш янына килеп басты. Кабинадан күптәнге танышым Исламнур Гайфулла улы ХАММАТШИН баш кагып исәнләшә.  Чиста тәрәзәләре аша көр елмаючы авылдашым белән горурланам мин. Аның үз эшен чын күңеленнән яратуын да, пассажирларыннан иртәрәк уянып эшкә китүен дә, икенче сменада эшләгәндә төн уртасында гына кайтып керүен дә яхшы беләм. Читать полностью

Эшләгәнең — кешегә, өйрәнгәнең – үзеңә / Убрался у себя — предложи соседям

субботник

Радик ГАЗИЗОВ, Вадим КОРОБОВ һәм Линар САБИРОВ .

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә шимбә өмәләре елына ике тапкыр – язын һәм көзен үткәрелә. Үткән шимбәдә анда чираттагы көзге өмә уздырылды

Иртәнге сәгать тугызларда мәктәп тирәсе гөр килә иде инде. Башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары, өлкән сыйныф укучылары һәм мәчет волонтерлары, көрәк-тырмалар белән коралланып, мәктәп йорты, якындагы балалар бакчасы һәм йортлар тирәләрен яфраклардан һәм чүп-чардан чистартуга керешкәннәр. Читать полностью

Мәдрәсәдә корбан ашы

галиГали авылы мәдрәсәсендә Өлкәннәр көненә багышлап инде икенче ел Корбан ашлары уздырыла. Быел  әлеге мәҗлесне авылдашыбыз Зәйтүнә Гыйльфанова, аның кызы Лилия һәм кияве Илфат Гарифуллиннар үткәрделәр. Мәдрәсәдән дә бер корбан өстәлеп, 3 корбан табынын бергә үткәрергә насыйп булды. Читать полностью

Здесь тыл был фронтом / Гала-концертта очрашырбыз!

14e259adfcd2082a2f5029edad74bdc8Камышлинская программа под названием «Здесь тыл был фронтом» стала не набором отдельных номеров, а целостным театральным представлением

18 сентября в Самаре открылся второй губернский фестиваль самодеятельного народного творчества «Рожденные в сердце России», приуроченный к 70-летию Победы в Великой Отечественной войне.

Читать полностью

Һаваларда оча ике аккош

3

Ринат СИТДЫЙКОВ һәм Венера ЯМАЛЕТ­ДИНОВА.

Новокуйбышевски шәһәренең “Туган тел”  татар милли-мәдәни җәмгыяте оештырылуга 5 ел тулды. Бу язмабыз  оешманың рәисе Ринат Сәлимҗан улы СИТДЫЙКОВ һәм аның урынбасары Венера Миннехатип кызы ЯМА­ЛЕТДИНОВАның мил­ли-­мәдәни дөньябызда ирешелгән уңышлары һәм уңыш­сызлыклары турында.

Татарсызлык… Татар дөнья­сында килеп чыккан бу хәлне ничек аңлатып була икән? Милли йөзеңне җуеп, олы юл чатында аунап ятумы бу? Әллә инде бар булмыш татарлыгыңны югалтып, үлем тигәнәсенә тәгәрәп китүме? Россия киңлекләрендә милләтсез җаннарның исәбен-хисабын кемнәр белеп бетер­гән? Читать полностью

Турист сукмаклары Муром шәһәрчегенә барып җитәрме?

Ширяеводагы Поп тавы янында экскурсия.

Ширяеводагы Поп тавы янында экскурсия.

Быел «Самара Җәясе» милли паркы үзенең утыз еллык түгәрәк датасын бил­геләп үтә. Шул уңайдан жур­налистлар өчен пресс-конференция һәм Самара Җәясе буенча сәяхәт оештырылды

Самара Җәясе — безнең өл­кәнең генә түгел, Россиянең дә иң матур урыннарының берседер. 127186 гектар җирдә үсә торган меңләгән төр үсемлекнең 12се тик Жигули тауларында гына бар, кайбер җәнлекләр дә биредә борынгы заманнардан бирле яшәп киләләр. Шулай ук Себер урманнарында һәм Азия далаларында яшәүче хайваннар һәм кошлар да Идел буенда икенче йорт­ларын тапканнар һәм биредә үзләрен бик яхшы хис итәләр. Аларның күбесе Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Читать полностью