Камышлинская программа под названием «Здесь тыл был фронтом» стала не набором отдельных номеров, а целостным театральным представлением
Камышлинская программа под названием «Здесь тыл был фронтом» стала не набором отдельных номеров, а целостным театральным представлением
Новокуйбышевски шәһәренең “Туган тел” татар милли-мәдәни җәмгыяте оештырылуга 5 ел тулды. Бу язмабыз оешманың рәисе Ринат Сәлимҗан улы СИТДЫЙКОВ һәм аның урынбасары Венера Миннехатип кызы ЯМАЛЕТДИНОВАның милли-мәдәни дөньябызда ирешелгән уңышлары һәм уңышсызлыклары турында.
Татарсызлык… Татар дөньясында килеп чыккан бу хәлне ничек аңлатып була икән? Милли йөзеңне җуеп, олы юл чатында аунап ятумы бу? Әллә инде бар булмыш татарлыгыңны югалтып, үлем тигәнәсенә тәгәрәп китүме? Россия киңлекләрендә милләтсез җаннарның исәбен-хисабын кемнәр белеп бетергән? Читать полностью
Быел «Самара Җәясе» милли паркы үзенең утыз еллык түгәрәк датасын билгеләп үтә. Шул уңайдан журналистлар өчен пресс-конференция һәм Самара Җәясе буенча сәяхәт оештырылды
Самара Җәясе — безнең өлкәнең генә түгел, Россиянең дә иң матур урыннарының берседер. 127186 гектар җирдә үсә торган меңләгән төр үсемлекнең 12се тик Жигули тауларында гына бар, кайбер җәнлекләр дә биредә борынгы заманнардан бирле яшәп киләләр. Шулай ук Себер урманнарында һәм Азия далаларында яшәүче хайваннар һәм кошлар да Идел буенда икенче йортларын тапканнар һәм биредә үзләрен бик яхшы хис итәләр. Аларның күбесе Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Читать полностью
Самарская областная татарская национально-культурная автономия (СОТНКА) выиграла грант Министерства культуры Республики Татарстан на изготовление и установку 4-5 мемориальных досок, увековечивающих память выдающихся земляков-соплеменников.
Так, по мнению директора СОТНКА, историка-краеведа Шамиля Хайдаровича Галимова, памятные доски необходимо установить по адресам: Читать полностью
“Шәһри казан” газетасында хәбәрче Дилбәр Гарифуллинаның Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән “Яшь имамнан да мескен кеше юк” дигән әңгәмәсе дөнья күргән иде. Анда дин әһеле: “Татарстанда булган мәчетләрнең 70 процентында имамлык вазифасын яшьләре җитмештән арткан бабайлар алып бара. Олы яшьтәгеләрнең мондый олы вазифаны алып барырга көчләре дә, белемнәре дә җитеп бетми. Ә яңа гына мәдрәсә тәмамлаган яшьләребез авыл мәчетләренә кайтырга ашыкмый, чөнки аларга анда яшәү һәм эшләү өчен шартлар юк”, — дип, авыл мәчетләре алдында торган проблемаларны да атап узган.
Ә менә безнең өлкә авыллары мәчетләре бүгенге көндә нинди шартларда яши икән соң? Бу сорауны без Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМгә бирдек. Читать полностью
Тоткынлыктан хатлар
Самара өлкәсе төрмәләренең берсендә тоткынлыкта яшәүче авторыбыз М.И. Кәрим турында 2013 елның 27 августында чыккан 18нче саныбызда “Мине аңларлармы икән?” дигән язма бастырган идек.
Менә кулыбызга аның тагын бер хаты килеп эләкте. Хәер, аны хат дип атарлык та түгел, ул пөхтә итеп кулдан төпләнгән дәфтәр. Анда проза да, шигырьләр дә бар. Бу язмаларны төрмәдән урау юллар белән яхшы кешеләр алып чыкканнар һәм безнең редакция хезмәткәренә китереп тапшырганнар. Детектив маҗара, дияргә дә була. Читать полностью
Бу елның июнь башында Дәүләт Думасы депутатлары Гаджимет Сәфәргалиев һәм Григорий Балыхин “Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы Законга үзгәрешләр кертү” мәсьәләсен күтәреп, аның проектын эшләп чыгарганнар һәм фикер алышуга куйганнар иде. Читать полностью
Бөек Ватан сугышы ветераны Заһидулла Галимуллинга 90 яшь тулу уңаеннан Самараның Железнодорожный (Тимерьюл) районындагы социаль ярдәм күрсәтү идарәсе хезмәткәрләре аны котларга килгәннәр.
Социаль ярдәм күрсәтү идарәсе хезмәткәре Эллина Карасик сөйләвенчә, бабай Оренбург өлкәсендәге күп балалы бер гаиләдә туып үскән. Сугыш вакытында Куйбышевның авиация заводында самолет детальләре ясаган, кичен автомобиль техникумында укып йөргән, шуннан армия хезмәтенә алынып, Сахалин якларында хәрби фәнгә төшенә башлаган. Соңрак шактый ук сугыш тәҗрибәсе туплаган егетне Уфаның пехота училищесы җитәкчесе итеп билгелиләр. Читать полностью
Өлкәбезнең Сок елгасы буенда урнашкан бердәнбер Камышлы татар районы көннән-көн чәчәк ата, матурлана, аның көнкүреш шартлары яхшыра бара. Без Камышлы авылы җирлеге җитәкчесе Заһид Әбделхак улы САФИН белән очрашып, нәкъ шул турыда сөйләштек. Хәзер шушы сөйләшүебезне хөрмәтле укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
Читать полностью
12 октябрь — авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне
Садриевлар гаиләсе Яңа Мансур авылында иң уңганнардан санала. Бер-берсен яратышып өйләнешкән Миргазиян белән Вәлимә бермәлне бәхетләрен читтә Таҗикстан якларына китеп эзләп карыйлар. Тик торган җирләре, эшләгән урыннары яхшы булса да, барыбер туган туфракның тарту көче үзенекен итә, алар авыру әтиләрен карарга Яңа Мансурга әйләнеп кайталар. Читать полностью
Мин үзем яшьтән чигү чигеп үстем, әле дә вакытым булганда тиз генә утырам да, үземә ошаган берәр нинди чигүне чигеп куям. Казанда Бөтендөнья “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы калфак һәм изү чигү буенча мастер-класс үткәрәчәген белгәч, түзмәдем, барсын да үзем барып күрәсем, өйрәнәсем килеп китте. Югыйсә, яшем дә бар бит инде, чигү чигәргә һәвәслегем дә, тиешле тәҗрибәм дә җитә кебек. Мин әйтәм: “Яшьләрне дә алып барырга кирәк, күрсеннәр, өйрәнсеннәр”. Ә инде мин үзем барсам, яңа гына эшли башлаган Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасында бу эшне җәелдереп җибәрергә җиңелрәк булачак. Читать полностью
Шенталы районының Четырла авылында туып үскән бертуган Виталий һәм Николай Сидоровлар призына чуваш милли көрәше буенча алтынчы тапкыр инде регионара ярышлар уздырылды. Быел бәйгедә катнашучылар саны буенча рекорд куелды. Самара өлкәсенең Шенталы, Исаклы, Камышлы, Челно-Вершины, Кошки, Приволжски районнарыннан, Новокуйбышевск шәһәреннән, Чувашстан, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан һәм Мәскәүдән көрәшчеләр килгән иде.
Читать полностью