Җырчы Ринат Рәхмәтуллин концертының афишасын күргәч тә Гали авылы халкы гөж килеп концертка җыела башлады. Мин Мәдәният йортына килеп кергәндә залга үтеп керергә мөмкин түгел иде инде. Йортта Яңа Мансур авылыннан килгән уникеләп машина басып торуын күргәч, аңлашылды — тирә-як татар авылларыннан, Похвистневоның үзеннән дә килгән икән халык.
Оештыручылар мондый аншлагны күреп, эскәмияләр, урындыклар чыгарып тезделәр, калган тамашачылар басып карарга да риза булды. Шулай итеп, чын мәгънәсендә алма төшәргә урын калмагач, халык түземсезләнеп йолдызны көтә башлады. Читать полностью