Рәис БИГЛОВ: «Ташлап киттең безне…»

1354089929_3Миңа бу хатны язарга  күңе­лемне биләп алган авыр кайгы мәҗбүр итте. Үткән елның ноябре азагында 54 ел бергә  яшәгән хатыным Диләфрүз ханым кинәт кенә вафат булды.

Мин үзем гомерем буе хәрби хезмәттә булдым. Безгә хатыным белән 30 ел дәвамында бер гарнизоннан — икенчесенә,  поезддан — поездга, квартирадан — квартирага чемоданнарыбызны сөйрәп, күченеп йөрергә туры килде. Читать полностью

Габделәхәт Латыйпов: “Бердәмлек” яшәсә, телебез дә, халкыбыз да яшәр! / Равия АБДУЛХАКОВА: «Гамәлегез изге сезнең»

Дамир Баталов. 81 яшь. Губанкүл авылы.

Дамир Баталов. 81 яшь. Губанкүл авылы.

Әссәләмегаләйкүм, хөрмәт­ле Рәфгать дустым!

“Бердәмлек”кә күптәннән язганым юк иде инде. Менә бүген язарга булдым бит әле. Яраткан басмабыз өйләребезгә атна саен килеп тора. Аны укысам, Рәфгать дустым, синең белән һәм башка хәбәрчеләребез бе­лән дә күрешкәндәй тоям үземне. Шунысы куаныч, “Бер­дәмлек”тән китеп, күп еллар кайдадыр югалып торган сәләтле журналист Исхак Апанаев та кабат газета битләрендә еш күренә башлады. Римма Нуретдинова сеңелебезнең язмалары да һәр санда диярлек. Мәчәләйдән Шамил Мамышев та сирәк булса да язгалап тора. Мин бу хәбәрчеләр язганнарны рәхәтләнеп укып барам. Ә башка хәбәрчеләребез – Нурсинә Хәкимова, Фәния Кә­римова, Разия Әюпова, Саи­мә Морзаһановалар белән мин әллә кайчаннан бирле таныш бит инде. Алар булмаса, “Бердәмлек” ямьсез дә, күңелсез дә булыр иде кебек. Читать полностью

Власть Самарской области: «Одну национальную общину региона должен представлять один руководитель. Это будет способствовать укреплению единства российской нации» / Россия милләтенең бердәмлеген ныгыту – төп бурычыбызның берсе

DSC_0253Сегодня, 23 декабря, в Доме дружбы народов Самарской области состоялось Региональное инструктивное совещание по реализации Стратегии государственной национальной политики Российской Федерации «Укрепление единства российской нации – региональный аспект: состояние и перспективы». На пленарном заседании, посвящённом актуальным задачам реализации государственной национальной политики в регионе, ее приоритетному направлению — укреплению единства российской нации,  приняли участие представители муниципальных органов власти, ответственные за реализацию государственной национальной политики, эксперты, руководители национально-культурных организаций, редакторы областных национальных СМИ.

Читать полностью

Бар яктан да камил, намуслы кеше…

рифкэт ф.Кешегә җир йөзендә яшәр өчен бик кыска вакыт бирелә. Барысына да өлгерермен әле, дип яши торгач, беркөнне артыңа борылып карыйсың да, гомернең инде үтеп баруын, тик кайбер нәрсәләргә инде көчең җитеп бетмәслеген аңлыйсың.

Тау итәгенә сыенып утырган Камышлы районындагы Яңа Усман авылында гомер итү­че Рифкать Ризаэтдин улы Фәр­зетдинов бүгенге көндә үзенең шәхси типографиясендә китап­лар бастырып чыгару белән шөгыльләнә. Читать полностью

Татар хатыны ниләр күрми!

DSC05624

Һәҗәр Нәҗип кызы Кәримова

Олы юлның тузанында

Югалттым эзләремне.

Их, кайтарып алыр идем

Узган гомерләремне…

Татар өендә радиоалгычтан агылган шушы җыр юллары күңелләрне җилкендереп, әллә кайларга алып китә, төрле уйларга этәрә.

- Дөрестән дә, адәм баласына җир йөзендә яшәр өчен бирелгән вакыт бигрәк тиз үтеп китә инде. Шуның өчен яшәү — мизгел ул, — ди, минем белән килешкәндәй, хәзер язылачак язмам герое, Камышлы районының Камышлы авылында сигезенче дистәне ваклаган Һәҗәр Нәҗип кызы Кәримова.  Читать полностью

Җыелабыз да кабат таралышабыз…

Советны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен әгъзалар саны бүген дә җитми.

Советны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен әгъзалар саны бүген дә җитми.

Киләчәктә бөтен өмет шу­шы “Туган тел” оешмасында хәзер

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте — милли-мәдәни оешмалар арасында иң өлкәне һәм соңгы вакытларда иң актив эшләүчеләрнең берсе, мөгаен. Тик нигәдер бу оешманы да нидер, нәрсәдер бизгәк тоттыра кебек. Совет составына сайланган 22 әгъзаның яртысы диярлек утырышларга килми интектерә. Ә кирәк кадәр кеше җыелмагач, оешма президенты Ильяс Шәкүровның әйтүенчә, күп вакыт тиешле карарларны  да раслау мөмкин түгел. Гомумҗыелышлар турында әйтеп торасы да юк. 130лап әгъзадан җыелышларга килүчеләрнең саны 50дән узмый. Ә инде регламентта каралган тиешле кадәр кеше җыелмагач, хәлиткеч карарларны да кабул итеп булмый. Читать полностью

Мәскәүне дә таң калдырган Ирек

DSC05787

Ирек Мо­тый­­гуллин

Рузалия ханым әле дә бу турыда көлемсерәп исенә ала. Ирек ул чагында рәтләп сөйли дә белми, ә менә ата­сының гармуныннан һич кенә дә аерыла алмый интегә. Әтисе эшкә китәргә җыенып беткән инде. Ә Ирек шул вакытта бүлмәсеннән йокылы күзләрен уа-уа йөгереп чыга да:

- Әтием, бер генә тапкыр тагын уйнап күрсәт әле, — дип ялвара башлый. Гармун моңы бу кечкенә гөнаһсыз нарасыйга ашау, эчү, саф һава кебек  яшәүгә көч бирүче, бик тә кирәкле гамәл булып тоелгандыр, күрәсең. Менә шулай кечкенәдән Ирек музы­ка дөньясына кереп чу­ма. Өч яшь тулганда ул әтисе бүләк иткән үз гармунында уйный инде. Бу мизгелләрдә дөньяда аңар­дан да бәхетлерәк ке­ше булмагандыр, мөгаен. Читать полностью

Бергә эшләгәндә генә уңышка ирешеп була

“Татмедиа” җитәкчеләре Ирек Миңнәхмәтов һәм Фә­рит ШАһиәхмәтов Исхак Хәлимовка бүләк тапшырганда.

“Татмедиа” җитәкчеләре Ирек Миңнәхмәтов һәм Фә­рит ШАһиәхмәтов Исхак Хәлимовка бүләк тапшырганда.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Казанда үткәрелгән 2014 елга йомгак ясауга багышланган утырышында татар милли массакүләм мәгълүмат чараларының, бигрәк тә Россия төбәкләрендә нәшер ителүче басмаларның бүгенге хәле, булган проблемаларны хәл итү турында да сүз алып барылды. Массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясендә чыгыш ясаучылар арасында самаралыларның күршеләре булган Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов та бар иде. Ул үзенең чыгышында басма хезмәткәрләре ничек өлкә хакимияте, губернатор, татар милли оешмалары белән бергә, аларның ярдәмен һәм җылы мөнәсәбәтен тоеп яшәүләре турында сөйләде. Читать полностью

Милләтне үстерүдә вак мәсьәләләр булмый…

Өлкә мөфтие Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН (сулда) бертөркем Самара эшкуарлары белән форумның секция утырышында.

Өлкә мөфтие Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН (сулда) бертөркем Самара эшкуарлары белән форумның секция утырышында.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында яңгыраган кайбер уй-фикерләр

Элегрәк елларда без, самаралылар, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты үткәргән чараларга бердәм делегация булып, бергәләшеп бара торган идек. Ә соңгы вакытларда бу традиция никтер үзгәрде. Һәр милли оешма вәкилләре (ә бездә алар берничә) аерым-аерым бара башладылар. Быелгы ел йомгакларына нәтиҗә ясауга багышланган киңәйтелгән утырышка да башкарма комитет президиумы әгъзаларыннан тыш, тагын региональ милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм Россия төбәкләрендә нәшер ителүче милли басмалар мөхәррирләре дә чакырылган иде. Читать полностью

Иске Мәчәләй авылының киләчәге өметле

скачанные файлы

Иске Мәчәләй уңганнары спорт залында.

Без, галилеләр, елына ике мәртәбә Подбельскига реабилитация үзәгенә дәваланырга йөрибез. Биредә үз ишләрең белән рәхәтләнеп аралашырга да мөмкинлек бар. Менә бу баруыбызда Иске Мәчәләй кешеләре белән очрашып сөй­ләштек. Реабилитация үзә­генә исәнлекләрен яхшыр­тырга аларны хуҗалары Ринат Искәндәров үз исә­бенә җибәргән. Әнисен дә, хаты­­нының әнисен дә бире­дә ял иттерә икән ул. Бу мөсел­ман кардәшебез турында мәчә­ләйлеләр бик мактап сөйлиләр. Читать полностью

Геройларыбыз хөрмәтенә — истәлек такталары / Безнең онытырга хакыбыз юк

SONY DSCСамарның Галактионовский урамында урнашкан 64нче өйгә Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуевка истәлек тактасы эленде. 

Самар шәһәрендә татар каһарманнары хөрмәтенә куелган ике һәйкәл бар иде. Алар — Революционный һәм Аэродромный урамнары чатында Советлар Союзы Герое Ольга Санфирова, ә Победа паркында Советлар Союзы Герое Дмитрий Карбышев һәйкәлләре.   Читать полностью

“Чайка”. “Шимбә көн кич белән”

Даһирә булачак кияве Афзал белән.

Даһирә булачак кияве Афзал белән.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Самарага осетин язучысы Георгий Хугаев әсәре буенча “Моя теща”музыкаль комедиясен алып килгән иде

Татарлар өчен әлеге әсәр Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемәсендә куела. Ул аңа “Шимбә көн кич белән“ дип яңа исем биргән (Аяз Гыйлаҗевның “Җомга көн кич белән” пьесасы белән бутамагыз!) һәм бу бик килешле килеп чыккан. Чөнки тамаша дәвамында геройларның һәрберсе шимбә кичен көтәләр – кайсы ашкынып, кайсы аяныч белән… Читать полностью

Ветерану войны и педагогического труда Аклиме Багаутдиновой на днях исполнилось 90 лет / Картлыкның да була матуры

90 летАклиму Галимовну в селе знают, пожалуй, все. Ветеран войны и педагогического труда, отличник народного просвещения,  она сорок восемь лет проработала в Староермаковской школе, учила ребятишек не только читать и писать, но, прежде всего, быть хорошими людьми.
Читать полностью