23 ноября 2014 года в Доме дружбы народов Самарской области уже в четвертый раз прошёл областной детский фестиваль «Радуга талантов». Его организовала общественная организация «Курултай (конгресс) башкир» г. Самары при поддержке Дома дружбы народов Самарской области. Читать полностью
Гөрләп яши Усманград
Камышлы районындагы Яңа Усман авылы Урал таулары итәгенә сыенып утырган. Авылны икегә бүлеп Сок елгасы ага. Табигать-ана, читтән килгән кешегә могҗизаларын күрсәтеп калырга ашыккандай, тирә-юньне алтынсу-сары төсләргә буяп куйган. Менә шундый матур көннәрнең берсендә Яңа Усман авылының җирлек башлыгы Айдар Зариповның урынбасары Раилә Маннапова белән шушы авыл тормышы турында сөйләшеп утырабыз… Читать полностью
Успешные мусульмане стали гостями форума мусульманской молодежи в Самаре (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Яшьләр белән эшләргә дә эшләргә әле…
22 ноября 2014 года в Соборной мечети г.Самара состоялся Форум мусульманской молодежи, организованный Региональным Духовным управлением мусульман Самарской области при поддержке Администрации Губернатора региона. Заявленной темой форума было: «Ислам, успех и ты». Именно поэтому гостями мероприятия стали успешные представители мусульманской религии. Они поделились со слушателями тем, как в их жизни и деятельности помогает Ислам. Читать полностью
Губернатордан зур бүләк / Необычный подарок от Губернатора
Губернатор Николай Меркушкин быел җәй өлкәбезнең Похвистнево районына эшлекле визит белән баргач, беренче чиратта данлыклы Гали авылы, аның фермерлары, фермалары, уңдырышлы кырлары һәм, әлбәттә инде, “Авыл яме” агротуризм үзәге белән танышып йөргән иде. “Авыл яме” хуҗасы Расих Латыйпов белән сөйләшкәннән соң губернатор:
- Бик кызыклы проект һәм өлкәбезнең бик матур урынында урнашкан. Хуҗасы да үзенең эшен бик яратып башкара, күрәсең. Без аңа ярдәм итәрбез, — дип әйткән булган.
Губернатор сүзе — аткан ук. Усть-Кинель авылында уздырылган көзге ярминкәдә Расих Латыйповны күреп алгач, Николай Иванович аңа дөя бүләк итәргә җыенуы турында хәбәр иткән. Читать полностью
Татарстанның мәгариф министры – “Яктылык”та
Үткән атна уртасы Самараның “Яктылык” татар мәктәбе өчен мәшәкатьле дә, шул ук вакытта шатлыклы да булды. Бу көнне мәктәп Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Навап улы Фәттаховны каршылады.
Болай да чиста һәм пөхтә мәктәпнең бөтен почмакларын да юып, министрга нәрсә күрсәтергә кирәклеген барлап чыктылар. Әлбәттә, Татарстанның мәгариф министрын мәркәзебездән читтә яшәүче милләттәшләренең тел сафлыгы, укыту процессы, балаларның үз телебездә укый-яза, сөйләшә, иҗат итә алу-алмаулары кызыксындырадыр. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укытучысы Галия Тупасова “Театрга барабыз”, татар теле укытучылары Фәния Гыйлаҗева — “Сертотмас үрдәк”, ә Нурзидә Фәйзуллина “Сак-Сок бәете” темаларына ачык дәресләр үткәрергә әзерләнделәр. Читать полностью
Истәлекле нигез ташы
Сызранның Декабристлар урамындагы гыйбадәтханә каршында төзелә башлаган яңа Җәмигъ мәчете нигезенә истәлекле таш салынды
Сызранның Җәмигъ мәчетенең сигез-кырлы нигезе инде салынып бетә. Проект буенча аның ике манарасы 28 метр биеклеккә күтәреләчәк, калган дүртесе — кечкенәрәк булып, уртасы яссы түгәрәк гөмбәз белән капланачак. Гомумән, 500 кеше сыешлы бу мәчет Казанның Кол Шәриф мәчете проектына таянып төзелә һәм шундый ук җиңел һәм мәһабәт булып Идел өстендә күтәрелер, дип көтелә. Читать полностью
Татар хатынын эш куркытмый…
Ике ел элек Ульяновскида татар хатын-кызларының беренче өлкә форумы үткәрелгән иде. Быел инде ул, даирәсен шактый киңәйтеп, төбәкара форум дәрәҗeсенә күтәрелгән. Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе hәм «Ак калфак» җәмгыяте тырышлыгы белән оештырылган әлеге чарада авыл районнарыннан, күрше Татарстаннан, Санкт-Петербург шәhәрләреннән килгән ике йөздән артык гүзәл затларыбыз катнашты. Без дә, Самара шәһәренең “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе Винер Нурмөхәммәтов һәм мин, Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова, форумга чакыру алгач, бик теләп юлга чыктык.
Читать полностью
Була бит шундый кешеләр!
Гаиләбезнең якын дусты, күп еллар Тольяттиның татар милли-мәдәни автономиясендә хезмәт итеп, милләттәшләребез арасында зур ихтирам казанган Тәнзилә ханым Хәйруллинага шәһәребездә ислам динен ныгыту, татар телен укыту юлында уңышлар теләп, мин – Якуб, хатыным Мәрьям, балаларыбыз һәм оныкларыбыз, танылган адвокат Ибраһим Хасиятуллин һәм аның тормыш иптәше Разия ханым рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Хыяллар чынга аша
Дингә тартылучылар көннән-көн арта бара. Безнең Мәчәләй авылында да ислам кануннарына таянып яшәүчеләр, мәчетләребезгә килеп намаз укучылар байтак. Тик менә Үзәк мәчеттә намаз алдыннан тәһарәт алырга мөмкинлек булмавы, мәчет рәисе буларак мине бик борчый иде. “Авылыбыздагы мәчетләргә йөрүче дин әһелләренең күбесе олы кешеләр бит. Мәчеткә су кертеп, тәһарәт урыны булса, борчылмыйча намазга басарлар, мәчетебезгә килгән кунакларга да уңай булыр иде”, — дип уйлый идем. Читать полностью
Ташка уелган мәчет тарихы
Машинага утырып, кайда гына барсам да, татар авыллары игътибарымны җәлеп итә. Әгәр кояш нурларында ялтырап торучы көмеш айлы мәчет манарасы балкып күренсә: “Әлһәмдөлилләһи шөкер! Димәк, монда да мөселман дин кардәшләребез яши икән”, — дип, эчемнән генә сөенеп куям.
Бу юлы Камышлы районындагы Яңа Усман авылына юл тотам. Аның ике мәчете дә мине моңлы азан тавышы белән каршы алды. Җомга намазы вакытына туры килгәнмен икән. Халык таралгач кына Тарихи мәчет имамы Нурислам Гариф улы САФУАНОВ белән сөйләшеп алырга насыйп булды. Читать полностью
Иртәгәге көнгә өмет бар
Колхозлар таркалгач, бүгенге көндә авылларыбызны шәхси һәм фермер хуҗалыклары гына саклап кала ала, дисәң, дөрес булыр, минемчә. Өлкәбезнең Камышлы районында гына да мондый хуҗалыклар берничә. Шуларның берсе — Дәүләткол авылында яшәүче Фәрит һәм Фәридә Гыйлаҗевларның фермер хуҗалыгы.
2007 елда Яңа Ярмәктән Дәүләтколга килеп урнашкан гаилә җиң сызганып эшкә керешә: йорт салып керә, мал-туар тотар өчен каралты төзи һәм мөгезле эре терлек сатып алып, үзенең гаилә фермасын булдыра. Читать полностью
Хәким Галидән тәкъдим итә
Без, бердәмлеклеләр, аның белән үткән гасырның туксанынчы еллары уртасыннан бирле таныш идек инде. Похвистнево районы Гали авылында туып үскән, Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге инструменталь заводында эшләүче Габделхәким Закир улы Насыйровның “Бердәмлек”тә шигырьләрен бастырган идек. Ә инде 1996 елда ул чакта Яр Чаллыда нәшер ителүче “Аргамак” журналында якташыбызның туган ягына, атасыз, ятим үскән балачак дусларына, туган авылының күмәкләштерү чорындагы тормышына багышлап язылган “Карлыгачлар тагын кайтырмы?” дигән повестеннан өзекләр күргәч, без аларны “Бердәмлек”тә дә бастырган идек. Укучыларыбыз әсәрне яратып кабул иттеләр. Дөрес, повестьта исемнәре искә алынган кайбер кешеләрнең туганнары, ризасызлык белдереп, хатлар да язгалаган иде. Тик нишлисең бит, тарихка каршы барып, аны яңадан дөресләп язу мөмкин түгел. Читать полностью
Армиягә барыргамы, юкмы?
15 НОЯБРЬ – БӨТЕНРОССИЯ ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ ЧАКЫРЫЛУЧЫЛАР КӨНЕ
Ватаныңны саклау бурычы, иртәме, соңмы, һәр егет алдына килеп баса. Хезмәткә бару вакыты якынлашкан саен ата-аналар алдында да нарасыеңны армиягә җибәрергәме, әллә берәр сылтау яки чир табып, өйдә калдырыргамы, дигән сорау килеп баса. Бәлки җавапны Камышлы районының хәрби инспекторы булып хезмәт итүче Зөлфия Мәрдегелим кызы ДӘРҖЕМАНОВА бирә алыр? Читать полностью