2018 елның 31 октябрендә «Бердәмлек» өлкә татар газетасының беренче баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин фани дөньядан бакыйлыкка күчкән иде. Кабере киң, урыны оҗмахта булсын. Читать полностью
Үзгәрешләр үзеңнән башлана
14 октябрьдә Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте идарәсе, “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды, Ислам бизнесы халыкара ассамблеясе (МАИБ) һәм “Единение” гаилә үзәге традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яңартуга юнәлдерелгән мөселман мәдәни-агарту форумы уздырдылар. Читать полностью
Алар хәзер бергә — гомергә!
“Самар татарлары” сайты һәм шул ук исемдәге журнал юбилейларына багышланган бик күңелле бәйрәм үтте
Самараның “Заря” мәдәният йорты янына килеп җиткәндә үк залның тулы булачагы күренеп тора иде, чөнки 9 Май проездында бу көнне түбәтәйле ирләр артыннан ашыгучы озын итәкле, матур яулыклы, кулларына чәчәкләр яисә баурсаклар тоткан хатыннар күп иде. Читать полностью
Илдар Камалтдинов: «Ил өстенә афәт килгәндә берләшергә кирәк»
Ни өчен отставкадагы офицерлар ашкынып кайнар нокталарга китәләр?
Хәрби кеше гомер буе да хәрби булып кала инде ул. Яшь гомерләренең бер өлешен кулларына корал тотып Ватанны саклауга багышлаган элеккеге офицерлар, запаска яки отставкага чыккач, дәүләт түләгән лаеклы пенсияне алып, ташламалы санаторийлар, шифаханәләрдә дәваланып, тыныч тормышның тәмен тоеп яшәргә хокуклы. Әмма алар пенсиядә дә офицер булып калалар. Көч-куәт, исәнлек булганда, Ватанына файдалы булырга теләүчеләр шактый. Читать полностью
Укытучым
Авылдашым Җәүһәр Габдуллина турында булыр бу язмам
Сугыш башланганда Җәүһәр җиденче сыйныфны тәмамлаган 14 – 15 яшьлек үсмер кыз була. Шулай бер көнне, җигүле атлар белән килеп, яхшы укыган балаларны Камышлы педагогия училищесына укырга керергә димли башлыйлар. Аны, сугыштан ераграк булсын дип, Ульяновскидан Камышлыга китереп урнаштырганнар икән. Шулай итеп, кыз педучилищеда укый башлый. Читать полностью
Һәрбер җөмләсенә тәрбия салынган
«Әлифба» авторының тууына 115 ел!
2023 елның 20 октябрендә Сәләй Гатат улы Вагыйзовның туган көне. Данлыклы якташыбызның олуг юбилее укытучы һәм остаз елына туры килде. Читать полностью
Өтерләрне дөрес куя беләсеңме?
13 — 15 октябрьдә «Татарча диктант» бөтендөнья акциясе узды
Самара татарлары бу акциядә ел саен актив катнашалар. Диктант язу өчен мәйданчыклар мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә, мәчетләрдә һәм Халыклар дуслыгы йортында оештырыла.
Читать полностью
Иң күркәм кеше булган ул
16 сентябрьдә Мәүлид ае башланды. Мәүлид ае Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килү ае буларак данлы. Быел Мәүлид кичәсе 26 сентябрь киченә туры килде. Бу уңайдан өлкә мәчетләрендә төрле чаралар үтте. Читать полностью
Бер гасыр гомер. Азмы ул, күпме?
Яңа Кызылсу авылында яшәүче Дөррия Исхак кызы Гайнуллинага бүген, 17 октябрьдә, 100 яшь тула
Йөз ел… Ул бит әйтергә генә җиңел. Шушы дәвер эчендә ил тарихында нинди генә вакыйгалар булмаган да, халкыбызга нинди генә сынаулар аша узарга туры килмәгән! Мәкаләбезнең герое, гомеренең 40 елын балалар укытуга багышлаган хезмәт ветераны, зур сугышлар, илебезне хәрабәләрдән торгызу чорларын күргән Дөррия апаның тормыш юлы китап язарлык.
Үткәннәргә хөрмәт булса гына киләчәк якты булачак
Мөкәррәмә әби кагыйдәләре буенча
Беренче мөгаллимәбезгә багышлана
Беренче укытучыбыз Хәтимә Нәҗметдин кызы Сәлаховага 15 августта 87 яшь тулды. Сабакташларыбыз белән киңәштек тә, бүләкләребезне хәстәрләп, өенә барып котларга булдык. Читать полностью
Балаң өчен утка да, суга да керәсең…
Ике улын хәрби операциягә озаткан атаның йөрәк сыкравы
Бала белән ана арасындагы ныклы бәйләнешләр, җылы мөнәсәбәтләр – гадәти күренеш инде ул. Ана – сабыен, сабые – әнисен яратканын кочаклашу, башыннан сыйпау, елмаеп күрешүләр аша күрсәтәләр. Ә әтиләрнең хисләре йөрәгендә ут булып янса да, гадәттә, тыштан күренми. Тик улы яисә кызына ярдәм кирәк булганда гына, ата назы вулкан кебек ташып чыга һәм әтиләр мәхәббәтенең дә никадәр көчле, никадәр ихлас булуын күреп хәйран каласың. Читать полностью
«Яктылык»та Мәүлид бәйрәме
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көне зурлап үткәрелде
Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә дәлилләр күп. Ул дин галимнәре тарафыннан да хуплаган гамәл. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам үзе дә дүшәмбе көнне ураза тоткан. Белгәнебезчә, ураза тоту ул – ислам терәкләренең берсе. Моннан күренә ки, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам үзенең туган көнен гыйбадәт белән үткәргән. Шуңа күрә мөселманнар да Пәйгамберебезнең туган көнен зурдан кубып уздыралар — мәчетләрдә һәм өйләрдә Коръән ашлары, мәҗлесләр үткәрелә, туганнар һәм дуслар җыелып, Пәйгамбәребез, аның якыннары, сәхабәләр, әрвахлар рухына ай буе догалар укыйлар, зикер әйтәләр, һидия-бүләк бирешәләр. Читать полностью