Гомер буе бер һөнәргә тугры булган династияләр бар. Хезмәт юллары матур тарих булып озак елларга сузылган гаиләләр бигрәк тә педагоглар арасында күп очрый. Моны инде эш кенә дип атарга тел әйләнми. Бу – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләт, күңел тартуыдыр. Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы мәктәбендә дә шундый династия бар. Ваһапов-Шареевлар гаиләсе вәкилләре 205 ел дәвамында балаларга белем биреп, зур тормыш юлына озатып торалар. Читать полностью
Бу яшьлекнең генә карт чагы
Өлкәннәр, дип олылыйлар безне,
Бу яшьлекнең генә карт чагы,
Ә картлыкның гүзәл яшьлек чагы,
Шулай булгач, без бит яшь әле. Читать полностью
Үтә гомер аккан су кебек
Гомерләр үтә икән ул, үтә дә китә икән… — дип тикмәгә генә җырламый халык.
Чыннан да, вакыт дигән нәрсә, бернигә дә карамастан, үз җаена үтеп кенә тора. Адәм баласының гомере берничә кисәккә бүленгән — балачак еллары никтер акрын үтә, бала, кайчан үсеп җитәрмен дә, мөстәкыйль яши башлармын дип вакытны камчылый. Ә шашкан хисләргә бай булган яшьлек еллары күз ачып йомганчы узалар да китәләр. Сөйгән кешең белән кавышып, балалар үстергәндә, зур сөенеч белән көтеп алынган беренче оныгыңны кулыңа алганда, картлык турында уйланмыйсың әле. Оныкларның балачагы да акрын бара, ләкин бик тиз узып китә шул. Беркөн көзгедә ак чәчләреңне, җыерчыклар куна башлаган йөзеңне күреп, хәйран каласың. Ярый ла, ул җитешсезлекләрне күрми торган тормыш иптәшең бар. Ул синең эчке матурлыгыңны гына күрә… Читать полностью
«Ядәч! Истә! Бери да помни»
Күренекле режиссер Байбулат Батулла төшергән татар киносы дөнья күрде
Үзебезнең милли киноны үстерү максатыннан мин, “Яктылык” мәктәбендә укучы бер төркем балаларны һәм ата-аналарны ияртеп, фильм премьерасын карарга киттек. Читать полностью
Дәвамчылар булганда, татар рухы сүнмәячәк
Гомере буе эшләп, вакыты җиткәч, лаеклы ялга чыккан Адәм баласының вакыты иркенәя һәм ул үткән тормышына әйләнеп карый, нәтиҗә ясый башлый. Менә без дә, олыгайган көнендә Исаклы авылында гомер итүче Равил Фатыйх улы Гыйниятуллинның вакыйгаларга бай тормышын барлап утырабыз. Читать полностью
Фәрзанә Мәхмүтова: «Без регионнарда файдалырак»
Татарстанда XXXIII Татар яшьләре көннәре узды
Регионнарда һәм Татарстанда яшәүче татар яшьләре арасында эшлекле багланышлар булдыру, элемтәләрне ныгыту максатыннан Боровое Матюшино бистәсендә оештырылган чарада Россиянең 23 төбәгеннән 150 делегат катнашты. Читать полностью
Таң атканда…(Хикәя)
Хәрби техника, танклар төягән эшелон, шуышып килеп, вокзал бинасы янында туктады. Теплушкаларның ачык ишекләренә сырган солдатлар шундук сикерешеп җиргә төшә башладылар. Шул ук вакытта офицерларның: “Таралышмагыз, кемнәр эшелоннан кала, шулар дезертир булып санала, судить итәбез”, — дигән сүзләре яңгырады. Бер егет, вагон ишегенең яңагына ябышып, нидер күрергә теләпме, югарырак менәргә тырыша иде. Читать полностью
Таң атканда…(Хикәя)
Атлый торгач, кыялар артта калды, хәзер аның юлында күбрәк куаклар, агачлар, болыннар очрый башлады.Ул борын төбеннән үзенең яратып җырлаган “Хафизаләм иркәм” җырын көйләп атлады. Кояш бөтенләй агачлар артына төште. Кайдадыр еракта паровоз кычкыртып киткән тавыш ишетелде, димәк, тимер юлына да ерак калмаган. Читать полностью
Җырламый түзә алмый
«Ялкынлы яшьлек» солисткасы Марьям Асановага — 60 яшь!
Мәрьям сентябрь уртасында, әбиләр әйтмешли, бәрәңге өстендә, күп балалы гаиләдә бишенче бала булып дөньяга аваз салган. Әти-әнисе бусы инде малай булыр, дип көткәннәр. Әмма кап-кара чәчле, шомырт күзле матур кызны күрү белән әтисе, куанычыннан: «Мәрьям кызым! Минем Мариночкам!» — дип, йорт буйлап җырлап-биеп йөргән. Читать полностью
Таң атканда…(Хикәя)
Ниһаять, Сарыйм Кәрим улы Кәримов, ничә ел буе хезмәт иткән хәрби частенең тимер капкасын үтеп, туган ягына — Иске Ярмәк авылына, балалары һәм хатыны Шәмселгаян янына кайтырга чыкты. Кызарып баткан кояш нурлары аның, салкын Тын океаннан искән җилләрдә өшеп, шадраланып, җыерчыкланып беткән йөзенә якты нур сибәләр иде. Шундый күтәренке кәеф белән һәр иртәне марш бросок ясый торган юлдан иркенләп атлады ул бүген. Күңеленә ятышлы яр буйлары, кыяларга оя корган кошларның дулкыннар шавына кушылып кычкырышуы хәерле юл теләп калулары булып тоелды. Кояш, көндезге юлын тәмамларга дип, салмак кына кыя башындагы сирәк агач ботакларына эленеп тора иде. Көн кызуыннан төрле ярыкларга качкан бөҗәкләр, суынып килгән соңгы кояш нурларыннан файдаланып калырга теләп, арлы-бирле очалар иде. Яңгырдан соң матураеп, яшелләнеп киткән үләннәр дә, кыр чәчәкләре дә, искән җилдә тибрәлеп, башларын иеп, бу матур көн белән саубуллашалар иде. Табигать гүзәллегенә соклана-соклана атлаган Сарыйм, кыялар арасындагы арыш чәчелгән басуга килеп җитте. Читать полностью
Таң атканда…(Хикәя)
Сентябрьнең эссе көне иде. Бер атна буе яуган яңгырлардан соң ялтырап чыккан кояш, көзге көнне җылытып җибәрде. Ләкин юеш җирдән күтәрелгән һава парларыннан тын алырга да авыр иде. Өйләгә кергәндә кояш нурлары тәмам аздылар, әйтерсең лә кызу мунчада тун киеп утырасың… Ачыклыкта гына түгел, күләгәдә дә эссе. Кешеләр генә түгел, терлекләр һәм кошлар да үзләрен бик авыр хис итәләр. Кытай диңгезеннән менгән җылы агым Тын океан буендагы суларны да җылытып җибәргән. Халык диңгез буена агылды, суда кояш нурлары ул хәтле рәхимсез түгел иде. Читать полностью
Төрле булсак та, ят түгел без
Самарада Халыклар дуслыгы көнен билгеләп үттеләр
Быелгы этнофестиваль Самара шәһәренең 437 еллыгына туры килде. 10 сентябрьдә Куйбышев районының иң матур почмагында – Этнопарк архитектура комплексында үткән фестиваль программасы «Халыклар мирасы» — «Наследие народов» дип аталган иде. Биредә кунаклар егерме милли йортта Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, каралты-куралары белән таныша алдылар, хуҗалар оештырган конкурсларда һәм викториналарда, остаханәләрдә катнаштылар. Бәйрәмгә килергә уңайлы булсын өчен Аврора автостанциясе янында бушлай автобуслар көтеп торды, ә килеп җиткән халыкның вакыты бушка узмасын өчен махсус тематик мәйданчыклар оештырылган иде. Читать полностью